23.11.2010 - Җәмгыять

Зур үс, “Диләфрүз+”

Уфада хатын-кызлар өчен татар телендә журнал чыккан икән дигән хәбәр күптән таралган иде инде. Әмма басманың үзен кулга төшерү җае гына чыкмый торды. Матбугат киоскыларындагы апалар: “Бездә андый журнал юк”, — дип кырт кисте. Ниһаять, без журналның оештыручысы, шәхси эшкуар Галия Сәфәрҗанова белән очраштык һәм яңа басма хакында аның үзеннән белештек.

— Балачактан туган телдә яратып укыган “Азат хатын”, ягъни әлеге “Сөембикә” журналы Башкортстанда яшәүче милләттәш хатын-кызларның рухи ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмый, билгеле. Шуңа да үзебезнең журналны булдыру теләге күптән инде тынгылык бирмәде. Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты — без “Диләфрүз+” журналының менә инде икенче санын кулга алабыз. Ул 32 битле, әлегә гади гәзит кәгазендә чыга. Әмма киләчәктә аның сыйфатын барьяклап та яхшыртырбыз дигән ышанычыбыз көчле. Моның өчен тик талантлы гүзәл затлардан гына торган күркәм коллектив тупладык. Мөхәрриребез — билгеле журналист Дилә Мөхәррәмова. Әлегә басманы почта бүлекчәләре һәм киосклардан сатып алсагыз, киләсе елдан инде безгә язылу мөмкинлеге дә булачак.

Без укучыларыбызга тик ханым һәм туташлар өчен генә файдалы киңәшләр, аш-су әзерләү, бакчаны дөрес карау, сәламәт һәм нәфис булу, ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр һәм башка бик күп мәсьәләләр турында язмалар тәкъдим итәчәкбез. Спорт, йолдызлар тормышы да кызыксындыра безне. Ә инде һәр санда төп герой гади хатын-кыз үзе булачак.

Диләфрүз фарсы теленнән — сөекле, сылу, мөлаем, нәфис, күңелне үзенә тартып торучы, куандыручы, юатучы. Шушы барлык сыйфатларга да ия бул, зур үс, “Диләфрүз+”.

Резида ВӘЛИТОВА.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»