23.11.2010 - Җәмгыять

О, син, гүзәл зат...

Хатын белән икәү генә утырып озак итеп сөйләшергә яратабыз. Үткәннәрне барлыйбыз, бер-беребезне макташтырабыз, үзебез шуңа чыннан ышанган булабыз тагын... “Сезнең халыкка Алла ярдәм бирсен инде, дөнья тоткасы бит үзегез”, — дим моңа бервакыт. “И, беркатлы бахыркаем минем, — ди бу миңа, — син хатыннар башында гына туарга мөмкин мәкерлекләрне белмисең әле, без бик куркыныч зат та була беләбез...” 

Ул сөйләгәннәрдән, чыннан да, чәчләрең үрә торыр. Сара — бер тапкыр да кияүгә чыкмаган кырыктан узган шәһәр хатыны. Бай, тәкәббер үзе. Барлык сөяркәләре — өйләнгән ирләр. Берәү булса, зина кылганын яшереп маташыр иде, моныкы бөтен дөньяга билгеле. Хәтта аны үзенә күрә бер дәрәҗәгә саный ул — чираттагы сөяркәсен туганнары, дуслары, хәтта авылдагы әти-әнисе белән таныштырырга ашыга. Тагын да бер яраткан шөгыле бар аның — мәгъшугының хатынына каршы ачыктан-ачык сугыш кабызырга ярата. О, бу өлкәдә бөек стратег инде ул! 

Кич буе тәрәзәдән күзен алмый, ничарадан иренә шалтырата хатын. Бу вакытта анысының телефоны тавышсыз режимга куелган була инде! Сара аны яшереп кенә ванна бүлмәсенә алып керә дә, краннан аккан су тавышына якынрак басып, көндәшенең номерын җыя. “Синең ирең яңа гына минем кочактан чыкты, кадерлем, хәзер үзен су коендырам да кайтарып җибәрәм...” Шунда ук әлеге шалтыратуны телефон хәтерендә калмаслык итә һәм май кояшы кебек балкып бүлмәдән килеп чыга. Бернәрсә дә белми, эштә тоткарландым дип акланырга өметләнеп өйгә кайткан ирне ни көткәне билгеле инде. Икенче көнне ул Сарага тавыш чыгарырга уйлый. Ә тегесенең җавабы әзер: “ Үзем утырган ботакка балта чабарга тиле дип уйлыйсыңмы әллә мине? Менә күрдеңме инде хатыныңның нинди истеричка икәнен!”

Хатыннарга гына түгел, балаларга да көн юк Сарадан. Бер сөяркәсенең өч кызы була. Аларның телефон номерларын кулга төшерә дә бу, смс сугышы ача. Урысча вата-җимерә язылган хәбәрләрдә нинди генә шакшы сүзләр булмый. Ниһаять, кызлар аның телефон номерын ачыклыйлар һәм каршы язалар. Котырынган Сара караңгы төндә район үзәгендә алар торган йорт тәрәзәләрен барып кыра. Шунысы кызык  — аларның атасы бу хәлгә күз йома. Шуңа илһамланган мәкерле хатын аны ничек булса да, хатыныннан аеру максатын куя. Һәм юлын таба. Ир шәһәрдә яңа йорт сала. Бервакыт ул гаиләсе янында булганда Сара шалтырата. “Мин сиңа бер сәгать вакыт бирәм, әгәр шул арада аерылу турында гариза язмасаң, йортыңны яндырам”, ди ул котырынып. Һәм морадына ирешә!

Ир аерыла, әмма яңадан өйләнергә җыенмый. Сара исә бу хәлне дә үзенчә хәл итә. Ул ирнең туган көнендә үзәк каналларның берсенә котлаулар программасына мөрәжәгать итә. Анда исә “Фәлән районда туып үскән фәлән фәләновны туган көне белән яраткан тормыш иптәше Сара котлый” дигән котлау яңгырый. Шул рәвешле рәсми өйләнешми дә халык алдында ир белән хатын була да куя болар.

Вакыт узу белән әлеге бичара ир Сарага юлны суытырга була. Кая ул, котылырсың аннан бик тиз. Милиция өстәленә аннан гариза барып ята, янәсе, сөяркәсе аның фәләнчә йөз мең акчасын урлаган. Китә тикшерүләр... Барысын да язып бетерергә кәгазь аклыгы кызганыч. Соңгы хәбәрләрдән — әлеге ир башка гаилә корган. Ә Сарамы? Ә Сара аның шәһәрдәге яңа йортын ачып кергән дә, стеналарын лакка буяп тавык йоны сибеп чыккан!

Бр-р-р... Кызлар, сез шундый да була беләсезмени?!

Самат УСМАНОВ.

Куергазы районы.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»