23.11.2010 - Җәмгыять

Штраф түлә һәм исән кал!

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генеральный ассамблеясе резолюциясенә ярашлы, ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне билгеләнә. Бу көн республикада да игътибардан читтә калмый. Күптән түгел “Комсомольская правда” гәзитенең матбугат үзәгендә хәтер көненә багышланган матбугат конференциясе үтте. Сөйләшү корбаннарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

— Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, юл фаҗигаләренең күпчелегендә кеше үзе гаепле, — дип билгеләде чыгышында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Әйе, кайбер аянычлы вакыйгаларга техниканың төзек булмавы, томан төшүе, юллардагы бозлавык сәбәпче. Шул ук вакытта җәяүлеләр юлларны рөхсәт ителмәгән урыннарда, яисә светофорда кызыл ут янганда кисеп чыга. Водительләр җил белән узыша, эчкән килеш руль артына утыра, юл билгеләренә игътибар итми, һава торышының көйсезлеген күздә тотмыйча ерак сәфәргә чыга. Бу сәбәпләр бөтенесе дә юл фаҗигаләре, корбаннар артуына китерә. Быел ун айда гына Башкортстанда 4208 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 547 кешенең гомере өзелгән, 5289 кеше җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләр дә, водительләр дә юл кагыйдәләрен бозмаса, корбаннар саны кимер идеме? Әлбәттә, кимер иде. Бу максатка пропаганда эшен активлаштырып, штраф күләмен арттырып ирешергә планлаштырабыз. Хәвефсезлек каешын эләктермәүчеләргә ярыйсы гына штраф салыну тиешле нәтиҗә бирде бит. Башка төр кагыйдә бозучыларны да шулай тәртипкә утыртачакбыз. Кагыйдә бозган җәяүлеләр дә штраф түләячәк.

Республикада һәр унберенче юл фаҗигасенә үсмерләр таруы аеруча аяныч. Башкортстанда ел башыннан үсмерләр катнашлыгында 377 юл вакыйгасы теркәлгән, 394 бала зыян күргән һәм 17сенең гомере өзелгән. Дөньяда бернинди байлык та бала күз яшеннән, бала гомереннән кыйммәт түгел. Машинаны сатып алырга, ватылса төзәтергә мөмкин. Кайберәүләр хәтта таныклыкны да сатып ала. Ләкин киткәннәр кире кайтмый. Юлга чыкканда, руль артына утыргач, газ педаленә чама белмичә басар алдыннан, светофорда кызыл ут янгач адым ясарга җыенган чакта һәркем бу хакта уйлансын иде.

Сөйләшүдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Урыс православие чиркәве Уфа епархиясенең Эчке эшләр министрлыгы белән бәйләнешләр буенча бүлеге җитәкчесе, протоирей Олег Самойлов, Башкортстанның Яһүд милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Симеон Спивак та катнашты.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»