23.11.2010 - Җәмгыять

Республикага нинди һөнәр ияләре кирәк?

Илебездәге соңгы еллардагы үзгәрешләр, икътисадның инновацияле  үсеше һәркемнең  бүгенге көнгә яраклы, тормыш таләп иткән  һөнәрле булуын сорый.  Һөнәрле — димәк, җәмгыятькә файдалы.  Өстәвенә бер юнәлештә генә түгел, бер үк кеше берничә һөнәргә ия булырга тиеш.  Бу — заман таләбе. Базар икътисады шартларында күп һөнәрлелекнең өстенлеге үзен аеруча аклый. Ниндидер сәбәпләр аркасында эшсез калганнар моны үз җилкәләрендә татып, ягъни яңа һөнәрләр үзләштереп ачыклады. Алай гына да түгел, техник яктан көннән-көн  яңарып торган оешма, предприятиеләргә югары квалификацияле  белгечләр һәм эшчеләр кирәк. Өстәвенә, бик тиз кирәк. Илебезнең киләчәге яшь буынның хезмәт мөмкинлеге никадәр дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланылачагына бәйле.  Әлеге вакытта республикада һөнәри белем бирү  һәм яшь белгечләрнең эш белән тәэмин ителүе  нинди дәрәҗәдә соң?  Республика икътисады таләп иткән эшче кадрлар  тиешле санда һәм кирәкле юнәлештә әзерләнәме?  Яшь белгечләр арасында  эш таба алмый йөрүчеләр нигә күп? Училище-лицей тәмамлаучыларның киләчәге кем кулында? Бу проблемалар соңгы биш елда аеруча кискенләнде.  Аларны хәл итү өстендә  ата-аналардан башлап, мәктәп, һөнәрчелек училищелары, вуз укытучылары, предприятие җитәкчеләре, министрлыклар җитди уйлана, тоемлы гына чаралар да күрелә, әмма  проблема кала бирә.  Һөнәри белем бирүнең торышы Президент Советының ел башында уздырылган утырышында да каралган иде. Күптән түгел генә Башкортстан Хөкүмәтенең бер утырышы шушы мәсьәләгә багышланды.  Димәк, бу өлкәдә җитди  борчылу тудырган нәрсәләр бар әле.

Беренчедән, республикада кадрларга ихтыяҗны өйрәнүнең камил булмавы. Икътисади үсеш министрлыгы  республикада кадрларга ихтыяҗны  өйрәнеп, 2020 елга кадәр фараз төзегән төзүен. Тик һәр өлкәдә теге яки бу сәбәпләр белән структур үзгәрешләр туып торганлыктан, яңа хезмәтләр барлыкка килгәнлектән, аңа  ел саен төзәтмә кертү сорала. Ә бездә икътисадчылар, бухгалтерлар,  юристлар, кирәкме-юкмы, озак еллар шулай күпләп әзерләнү дәвам итте. Нәтиҗәдә  яшь белгечләр эш таба алмый. Чөнки бу һөнәр ияләре белән ил тулды.  Ярый әле бу уку елында, мәгариф министры Зиннәт Аллаяров әйтүенчә, вузларда “Икътисад һәм идарә итү” (48 процентка),”Мәгариф һәм педагогика” (12 процентка), “Гуманитар фәннәр”  (34 процентка), урта һөнәрчелек белем бирү учреждениеләрендә  “Икътисад һәм бухгалтерлык хисабы”, “Хокук белеме”  кебек белгечлекләр буенча бюджет урыннарына кабул итү  кыскартылган.  Бу белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү берничә тапкырга артып киткән иде. Гуманитар фәннәр буенча, мәсәлән, 1,8 тапкырга артык  белгеч әзерләнгән.  Мәгариф һәм педагогика буенча — 4,7 тапкырга, икътисад һәм идарә итү буенча 10 тапкырга якын. Әмма югары уку йортларының түләүле бүлекләрендә бу һөнәрләргә укыту барыбер дәвам итә. Барлык вузларның юридик һәм икътисад факультетлары әзерләгән белгечләрнең өчтән бере дәүләтнеке булмаган һәм матди-техник базасы түбән дәрәҗәле шикле филиаллар өлешенә туры килә.  Шуңа да сыйфатсыз кадрлар әзерләнә. Мондый “белемле” белгечләр танышлык, акча ярдәмендә эшнең дә яхшысын табалар, дәүләт вузлары әзерләгән белгечләр урынын билиләр.  Республикада уздырылган тикшерүләрдән соң 2009 елда 88 шундый шикле филиал ябылды. Әле 42се  эшләвен дәвам итә.

Республиканың хезмәт базары белән  мәгариф хезмәте базары арасында нисбәтсезлек үсә. Алар  бүгенге көндә һәрберсе аерым яши. 1995 ел белән чагыштырганда, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар саны  өч тапкырга диярлек (35,3 проценттан 12,1 процентка кадәр) кимегән. Аның каравы, вузларда укучылар саны 29 проценттан 58,3 процентка күтәрелгән.  Шулай булуга карамастан, икътисадта эшләүче югары белемле белгечләрнең күрсәткече нибары — 17 процент, ә  башлангыч һөнәри белемле кадрлар — 28 процент. 

Тагын берничә санга игътибар итик. Авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә халыкның 14,4 проценты эшли. Ә бу өлкәгә белгечләр әзерләү 6,2 процент кына. Төзелештә белгечләр 8,6 процент таләп ителә, 6 процент әзерләнә. Транспорт һәм элемтә  (6,4: 4,2), сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләр күрсәтү (6,2:4,7) өлкәләрендә дә шуңа якын хәл. Мәгариф өлкәсендә киресенчә, 9,1 процент кирәк булса,  11,9 процент әзерләнә.

Икенчедән, яшьләрнең һөнәр сайлавына, аеруча эшче һөнәрләренә игътибары кимүенә эш бирүчеләрнең битарафлыгы. Яшьләр өлгер, замана икенче бит хәзер: кайда яхшырак, кем үзенә ныграк чакыра, шунда баралар. Өстәвенә, Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән кабул итү оештырылгач, барып та йөрисе юк. Чит төбәктә генә түгел, чит илгә чыгып уку да яшьләргә берни түгел. Быел мәктәп тәмамлаучыларның 21 проценты республикадан читтә укырга кергән. Һәм ни кызганыч, анда иң яхшылар китә. Китә дә шунда ук эш табып, торып кала. Бу республикада белгечләр ярлылыгына китерә. Яшьләрнең яхшырак уку йорты эзләүләренең икенче сәбәбе дә бар: Русиядә җиде уку йорты федераль, 29ы гомумдәүләт тикшеренү университеты статусына ия булган бервакытта республиканың бер генә вузының да мондый статусы юк. Аннары, 230 һөнәри белем бирү учреждениесенең унбише генә “Мәгариф” өстенлекле проект кысаларында грант яулый алды. Бу бик аз.

Дипломлы белгечләрнең, эшчеләрнең уку йортын тәмамлаганнан соң да эш таба алмаулары белән бик күпләр таныш. Моның да сәбәпләре берничә: белгеч, алда әйткәнчә, хезмәт базары  соравы белән әзерләнмәгән; алган белем предприятиедәге шартларга туры килми, икенче төрле әйткәндә, яшь белгечне яңадан укытырга кирәк. Хәзер предприятиеләр мондый мәшәкатьне үз өстенә алып бармый. Президент Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында: “Безнең белем бирү системасы бүгенге икътисад таләп иткән белгечләрне укытып чыгарырга әзер түгел. Хәлне үзгәртү өчен хезмәт базарында, белем бирүдә катнашучыларның көчен бергә туплау таләп ителә. Эш бирүчеләр, министрлыклар, ведомстволар, бизнес берләшмәсе вәкилләре барысы да кадрлар әзерләүдә  бердәм катнашканда гына яшь  белгеч  хезмәт базары таләп иткән сыйфатларга ия булачак”, — дигән иде. Дөрестән дә, уку практикадан аерылган бервакытта предприятие  белгечләре үзләренең гамәли тәҗрибәсен кулланып, уку йортларында лекцияләр укыса, практика үтүне оештырса, программалар төзүдә катнашса, ихтыяҗ белән файдаланылмаучы яшь кадрлар әзерләнмәс иде. Һәр предприятие үзләренә кирәкле белгечнең диплом алганын көтеп алыр иде.

Яшьләрнең эшче һөнәрләре белән аз кызыксынуының сәбәбе училище-лицейларның матди-техник базаларының заманнан нык калышуындадыр да әле. Әле булса, һөнәрчелек училищеларының барысы да диярлек моннан егерме ел элек алган укыту-лаборатория җиһазларыннан  файдалана. Алар иске булуы белән беррәттән, бүгенге технологик алымнар кулланып эшләүдә комачаулый гына. Хезмәт хакының аз булуы аркасында һөнәрчелек училищеларында тәҗрибәле, алдынгы белемле укытучылар да, производствога өйрәтү мастерлары да тоткарланмый. Яшь белгечләр бөтенләй диярлек килми. Биш ел стажы булган педагоглар ун процент кына тәшкил итә.

Мәгариф министры Зиннәт Аллаяров фикеренчә, яшьләрнең училище-лицейларга караганда вузларга өстенлек бирүе югары белем аласы килгәннән генә түгел. Эшче һөнәрен үзләштерү озакка сузылу да яшьләрне читләштерә. Алга киткән чит илләрдә алты-сигез ай вакыт эчендә үсмер һөнәрле булып чыга. Ә бездә һөнәргә укыту белән бергә мәҗбүри урта белем дә бирелгәнлектән, ике-өч елга сузыла.

Шулай итеп, Башкортстан мәгарифе алдында профессиональ белгечләр, аеруча эшче кадрлар әзерләүдә җитди үзгәреш таләп иткән бурычлар тора. Шуңа да Президент Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Мәгариф министрлыгы һөнәри белем бирүне үстерү буенча концепция әзерли. Тиздән ул расланып, киң җәмәгатьчелек  игътибарына чыгарылачак.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»