20.11.2010 - Җәмгыять

Йонны юньле булсын өчен

Туган авылымда нибары өч айда төзелеп, декабрь башында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның шәхсән үзе катнашлыгында ике ел элек “Иман” мәчете ачылу авыл халкы, аның иманлы мөэмин-мөэминәләре өчен чын-чыннан шатлыклы вакыйгага әверелгән иде. Аның элекке мәчет урынына салынуы ата-бабаларыбызның рухын да шатландыргандыр, аларга да изге һәм сөенечле хәбәр булып барып ирешкәндер.

Бу изге эшкә башлап йөрүче Ибраһим Хаҗимөхәммәт улы Мәгъдәнов Илеш районының Түбән Йонны авылында мәчет төзү уе белән күптән янып йөрүче төп иганәчеләр Рәвис Рәхимҗан улы Мансуров, Рузил Риф улы Мәгъдәнов һәм Фәйләс Флүн улы Гәрәев белән киңәшләшеп, бергәләшеп тотыналар. Төзелешнең прорабы Рәзиф Әлмөхәммәтов җитәкчелегендә актив алып барылган эш нибары өч айда төгәлләнә. Монда, әлбәттә, түләүле эшләр дә башкарыла, өмәләр дә оештырыла. Соңгыларында бигрәк тә актив катнашкан Фәрит абый Мансуров, Риф абый Мәгъданов, Мирзанур абый Хираҗев, Рәшит абый Фәсхиев, Әлтаф абый Хәертдинов, Фәрит абый Әхмәдиев һәм башкаларга авыл халкы бик рәхмәтле. Хәзер “Иман” мәчете Түбән Йонны авылына ямь биреп, азан тавышлары белән тирә-якка иман нуры таратып утыра.

Һөнәри бурычым буенча республика районнарында, төрле авылларда командировкаларда еш булырга туры килә. Үткән елларда, мәчет төзетү яисә төзү модада булган чорда күпләп төзелеп, хәзер буш, бикле торучы мәчетләрне күреп сыкранып кайткан чаклар да булгалый. Монысы, әлбәттә, зур һәм аерым тема, сәбәпләре дә күптөрле. Әмма туган авылымда ачылган мәчет андый язмышка дучар ителмәде,шунысына сөенәм. Ярый, мәчеткә йөрүчеләр әлегә күп тә булмасын, ди, иң мөһиме — ихлас күңелдән йөрүчеләр. Җомга намазына килүчеләр 10-15 кешедән дә артмасын, ди, иң мөһиме — үзләре теләп килүчеләр. Моңа аптырыйсы  да юк, 70 ел дәвамында диннән көлеп, аннан мәҗбүриләп читләштерелгән халыкка диннең тормышыбызда уйнаган ролен аңлату һәм аның моны аңлавы тиз генә булмас әле. Сабыр булыйк.

Әнә, өметле үрчем — сабыйларыбыз да безнең арттан күтәрелеп килә. Җәй көннәрендә “Иман” мәчете янында махсус җиһазландырылган аерым бинада эшләп килүче мәдрәсәдә кайчак 10-15 бала җыелып китә, алар анда дин сабагы ала, гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Иң мөһиме — урамда трай тибеп йөрми, дингә тартыла, тәрбия һәм гыйлем ала. Ә дини тәрбиянең әле беркайчан да юньсезлеккә илткәне юк.

Югарыда җомга намазына йөрүче иманлы авылдашларымның күп булмавын телгә алсам да, бу урында авылыбызны Базы елгасы икегә бүлеп агуын, “аръяк” дип йөртелүче Югары Йонныда да мәчеткә йөрергә теләүчеләрнең күп булуын, әмма мәңге төзекләндерелмәгән, язлы-көзле ерып чыккысыз авыл урамнары аша “Иман” мәчетенә йөрү картлар өчен бик авырга төшүен искә алырга кирәк. Һәм бу хакта туган авылымның икенче канаты булган аръякта да авыл руханилары тәкъдиме белән күптән түгел халык җыены үтеп, Югары Йонныда да Аллаһ йорты төзү турында киңәш корганнар, Йонны авылының ике ягын да юньле итәргә омтылучы аксакаллар моны бик хуплаган. Өстәвенә, анда да иске мәчет урыны буш торган, мәгънәле халык ул урында йорт тергезергә кыймаган. Төп иганәчеләрне дә көтеп тормаганнар, халык үз акчасына төзергә карар иткән. Муллагаян абый Әмирханов башкаларга үрнәк күрсәтү йөзеннән беренчеләрдән булып 50 мең сумын чыгарып салган. Бу эштә, шулай ук, Идиятулла Нуриәхмәтов, Әнәс Рәхмәтуллин, Зөлфә Исламова зур активлык күрсәтәләр. Зөлфә апа исә халыктан акча җыю мәшәкатен үз өстенә алган. “Пенсионерлар булуына карамастан, берсе дә бер мең сумнан ким бирмәде, авылдашларыма рәхмәт, изге эш өчен кызганып тормадылар”, ди тынгысыз Зөлфә апа.

Шул рәвешле йөз мең сум чамасы җыелган  акчага бүгенге көнгә булачак гыйбадәтханәнең нигезе салынган, “нуле” чыгарылган. Изге эшкә ярдәмнәрен төзелеш материаллары белән күрсәткән игелекле кешеләр дә бар авылда. Андыйлардан Рим Яппаровны, Фәйләс Гәрәевны, Илдус Исмәгыйлевны һәм Илнур Гәрәевны атап үттеләр. Әлеге вакытта мәчетнең диварларын күтәрү өчен блоклар, йөзләү  кирпече һәм башка төзелеш материаллары туплана. Әле генә үткән Корбан бәйрәме көннәрендә стеналарын күтәрә башлаганнар да инде, әлхәмдүлиллаһ!

Әмма җыелган акча гына мондый зур төзелешкә җитмәячәк, әлбәттә. Шуңа да авылда төпләнгән якташларым язмыш җилләре, тормыш борылмалары төрле тарафларга алып киткән, шулай да газиз туган ягы белән бәйләнешне өзмәгән, иң мөһиме — туган авылы, аның кешеләре язмышына, шатлык-куанычларына, кайгы-хәсрәтләренә, хәстәрлекләренә битараф булмаган, мән һәм мәгънәлелек, ата-бабалар рухы һәм иман дигән нәрсәләрне онытмаган авылдашларына шушы саваплы эштә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәкче.

— Югары Йонны халкы без көткәннән дә актив, ихлас, ярдәмчел булып чыкты, монысы аеруча сөендерә, — ди “Иман” мәчете имам-хатибы Ибраһим хәзрәт. — Чит спонсорлар төзеп биргән мәчетнең кадере дә шулкадәр генә була, ә бу эшкә һәркем кулыннан килгәнчә акчасын, я булмаса маңгай тирен тамызган хәләл көчен салса, өлеш кертсә, аның кадере дә бермә-бер артачак, ул хезмәт җимешенә дә хуҗаларча “үзебезнеке” дип караячак. Мин ышанам: халыкта Аллаһ йорты төзүгә ихлас омтылыш бар, читтә яшәүче авылдашлар да үз ярдәмнәрен күрсәтер, изге эшкә үз өлешен кертеп, саваплы булырлар, дигән өметтәмен, иншаллаһ!

Мин гомер буе дус, тату, бердәм һәм бер йодрык булып яшәүче авыллар халкына сокландым, әле дә сокланам. Алар һәрвакыт бердәм: авылны төзекләндерү эшләрендә дә, мәктәптә туган тел укыту мәсьәләсендә дә. Авылның йөзен бозып, халкын аздырып, эчеп-тузып йөрүче килмешәкләрне авылдан куу турында халык җыенында карар чыгарган авыллар барлыгы турында да беләм мин. Шуңа да туган авылым халкының да иманлы, инсафлы, тәүфыйклы, итагатьле, дус һәм бердәм булуын телим. Йонны һәрьяклап юньле һәм үрнәкле булсын иде. Ә бу эштә, кадерле авылдашларым, дөньядагы иң гадел, иң тыныч һәм иң чиста булган Ислам динебез, аның тәрбиясе, кануннары бик тә әһәмиятле роль уйный. Дингә көлеп, мыскыллап караган заманалар үтте, ихтирам һәм хөрмәт, олылау һәм изге күрү, аның асылын аңлау дәрәҗәсенә омтылырга вакыт. Әйдәгез, газиз якташларым, Йонныны бергәләшеп юньле итик!

Фәнис ГӘРӘЕВ.

Банковские реквизиты Дюртюлинского отделения №4605 Сбербанка России:

ИНН/КПП 7707083893/026002001

Р/сч 47422810506059940001

К/сч 30101810300000000601

Расчетный счет для перечисления:

№42306810806050815956.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»