20.11.2010 - Җәмгыять

Авылларда каз өмәсе гөрли

Каз өмәләре — көзге муллык билгесе, хуҗабикәләрнең уңганлыгына-булганлыгына ишарә. Халкыбызның борынгыдан килгән йоласы хәзер татарлар гына түгел, башкорт халкы һәм башка милләтләр дус, тату, бердәм яшәгән авылларның да яраткан бәйрәменә әверелде.

Түбән Усылының иң уңган кызлары, казларның мамыгын йолкып, җиренә җиткереп чистартканнан соң,  көянтәләренә казлар элеп, җырлый-җырлый су буена  төшеп китте.

Аларга  бәйрәмчә җигелгән тарантасларга утырган авыл егетләре, милли киемнәр кигән гармунчылар иярде.  Җыр-моңга күмелгән авыл урамына баккан бихисап тәрәзәләрнең челтәрләре күтәрелә барды. Кызлар каз чайкаганда авыл яшьләре бер-берсенә такмак әйтешеп, уйнап-көлеп, су буен бәйрәм рухына  күмде.

— Стәрлетамак районында инде унберенче авылда менә шулай матур итеп, халкыбызның борынгы йолаларына туры китереп, фольклор бәйрәме төсендә каз өмәләре уза, — диде  районның Мәдәният сарае директоры Нәсимә Фәтхуллина. — Быел мондый бәйрәмнәр барлыгы кырык авылда үтәчәк.

Стәрлетамак районында казларны күпләп асрау күптән гадәткә кергән икән. Кайбер хуҗалыкларда 50-80 каз үстереп, өмә үткәрүчеләр дә бар. Каз асрау каз шулпасы яраткан өчен генә түгел,  бу шөгыль — күпмедер дәрәҗәдә керем чыганагы, авыл халкы өчен кечкенә бер эшкуарлык та әле ул.

Ә менә без тукталган чәчәкле капка Фәридә һәм Фәрит Хисамовларның төзек һәм матур хуҗалыгына чакырып тора. Алар моннан берничә ел элек кенә үз көчләре, уллары һәм кызлары ярдәме белән балкып торучы зур, матур өй төзеп чыккан. Хуҗа кеше Фәрит Рәшит улы инде чирек гасыр Себер киңлекләренә йөреп эшләсә дә, күңеле белән туган җиренә, гаиләсенә береккән эшсөяр. Аш-су остасы, җырга-биюгә маһир хуҗабикә — мәдәният йорты хезмәткәре. Алар күп еллар Нефтекама шәһәрендә яшәп, хәзер инде төп нигезгә — Түбән Усылыга кайтып урнашкан.

Каз өмәсе табыны милли ризыклардан сыгылып тора.  Каз  шулпасы,  каз бәлеше, баллы чәкчәк, каз тәбикмәге һәм татар халкының башка милли сыйларын оста итеп әзерләгән хуҗабикәбез Фәридә саф башкорт кызы булып чыкты. Тумышы белән ул Баймак районыннан. Татар килене булгач,  менә дигән итеп саф татарча сөйләшә.

— Тик менә сәхнәдә башкортча җырлыйм, — ди ул. — Һәр халыкның  күңел моңы, йола-гадәтләре, милли ризыклары үзенчә була. Менә шулай,  ике тугандаш халыкның матур сыйфатларын, гореф-гадәтләрен берләштереп, йолаларын үтәп яшәргә тырышабыз, балаларыбызны, оныкларыбызны да шушы рухта тәрбиялибез.

Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр спонсорларсыз гына үтми.   Авылда нинди күмәк чара булса да, шушында уңышлы эшләп килүче ике кондитер цехы үз күчтәнәчләрен тәкъдим итә, мондый бәйрәмнәргә еш кына Түбән Усылыда туып-үскән Стәрлетамак физкультура институты директоры Мидхәт Мусакаев да матди ярдәм күрсәтә, колхоз, авыл җитәкчелеге дә шартлар тудыра. Ә иң мөһиме — авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангычын авыл халкы күтәреп ала, чөнки аларда милли рух, милли дәрт, моң яши.

Ләйсән Кәшфиева.

Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»