19.11.2010 - Җәмгыять

Аның җыры колагымда яңгырый

Бу вакыйгадан соң күп еллар үтте инде. Әмма аның җыры әле булса колак төбемдә чыңлап торган сыман...

Җәйге җылы тын кич иде. Шәһәр яны дачасында караңгы төшү белән эшләр тукталды. Кешеләрнең кайберләре өйләренә кайтып китте, кайберләре дачада йокларга калды. Мин бакча өе болдырында кичке тынлыкка колак салып утырам.

Һәм кинәт... Миннән шактый еракта, тау битенә урнашкан йорттан берәүнең җырлавы ишетелде. Моңлы озын көйләрнең берсе “Зөлхиҗә” иде бу. Башкорт хатын-кызларының борынгы авыр язмышын тетрәткеч көч белән безнең заманнарга китереп җиткергән бу моңлы көйнең бер генә тамчысын да читкә чәчрәтми, югалтмый җырлый бу кеше. Кем бу? Үтә кычкырып та җырламый ул. Ә тын һава моңны еракларга алып китә. Җыр артыннан җыр агылды. “Ашкадар”, “Урал”, “Сибай”, “Азамат”...

Җырлаучы ару да, талу да белмәде. Шушы кадәр моң кем күңеленә сыеп бетә икән?! Шул кадәр өздереп җырлар өчен кеше ничаклы дәртле, илһамлы булырга тиеш. Әгәр кузгалсам, бу җырлардан күңелемә мөлдерәмә тулган моң чайпалып китәр дә, түгелер дип куркыпмы, кем җырлаганын бик беләсем килсә дә, бармадым ул тау битендәге дачага.

Иртән “җырлы дача”ның хуҗабикәсе Мәгъния апа мине килеп уятты:

— Тор инде, кояш сөңге буе күтәрелгән бит. Нигә озак йоклыйсың?

— Мин бит таңгача җыр тыңладым.

— Йокламый тыңладыңмы? — дип аптырады Мәгъния апа.

— Андый чакта йоклап яткан кешенең эчендә җаны булмас!

— Безнең кунагыбыз җырлады...

— Кем ул?

— Мин сине чәйгә чакыра килдем. Әйдә, баргач күрерсең.

Мәгъния апа — карт журналист Лотфый Закир улы Гадиловның хатыны. Күп еллар авыл хуҗалыгы институтында укытты.

Гадиловлар дачасының верандасында елмаеп утырган Котыш абыйны күрдем. “Котыш абый”. Егерменче еллар уртасыннан башлап республикабыз гәзит, журнал редакцияләрендә, китап нәшриятында өзлексез эшләп килгән танылган журналист Әхмәт Шаһиәхмәт улы Котышевны минем буын кешеләре — журналистлар, язучылар — һәммәбез дә шулай “Котыш абый” дип йөртә идек. Якын күреп, яратып. Мөлаем кыяфәтле, ягымлы, тыныч холыклы, күзләреннән елмаю китми торган бу кешене яратмау мөмкин түгел иде.

Тирә-ягыма карандым. Бүтән кунак күренми. Башымнан уй йөгереп үтте: “Әллә Котыш абый җырлаганмы?” Шулай булып чыкты да.

Мин аны утызынчы еллар башыннан ук белә идем. Ничәмә-ничә еллар. Ләкин аны гел генә эш өстәле артында башын күтәрми эшләп-язып яки башкалар язганны төзәтеп-көйләп утырган хәлдә күрә идем. Ә ул, бактың исә, ял да итә белә  икән... Ничегрәк әле!

— Син җырладыңмы, Котыш абый?

Ул гадәтенчә тыныч, чак кына оялчанрак елмаеп тик утыра.

— Ул инде, ул! Тагын кем булсын? — диде Мәгъния апа. — Нигә, әллә Котыш абыеңның җырлаганын ишеткәнең юк идеме?

— Баймак ягында бии белмәгән башкорт булмаган кебек, безнең Макарда җырламаган кеше юктыр, — дип куйды Котыш абый.

Барысын да аңладым шикелле. Котыш абыйның күңеленең киңлегенә һәм яхшы, изгелекле булуына, кешегә каты сүз әйтү түгел, ачуланып карый да белмәвенә, һәркемгә ярдәм итәргә әзер торуына гомерем буена сокландым мин. Ә менә бүген бу сыйфатларның тамырын, чыганагын аңладым кебек. Аның күңеле дәрьядай киң, иксез-чиксез бай икән. Моны җырлары аңлатып бирде. Тар күңелле, саран һәм фәкыйрь йөрәкле кешедә бу кадәр моң булмый.

Аның яшен билгеләү кыен иде. Тамырларын ташлар арасыннан тирәнгә җибәреп, салкынга да, эссегә дә бирешми үсеп утырган имәннең яшен чамалап кара син...

Котыш абый минем күз алдымда гомере буе бер кыяфәттә булган кебек күренә иде — 30нчы еллар башында да, утыз еллап вакыт үткәч тә.

Әхмәт Котышев 1900 елның 2 октябрендә хәзерге Ишембай районының Карайган авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Булачак атаклы журналист, талантлы тел остасы һәм белгече Октябрь революциясенә кадәр ярлы крестьян балалары ни кичерсә, шуларны башыннан үткәреп үсә. Ярым ачлык, ялангачлык, караңгылык, наданлык... Авыл байларында көнлекче булып эшләү.

Тумыштан зирәк Әхмәт яктылыкка омтыла. 1911-1913 елларда Стәрлетамакта ачылган татар мәктәбенә йөреп, зур авырлык белән башлангыч белем ала. 1919-1922 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Монда ул сәяси мәктәп үтә. Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайтып, ярым җимерек туган йортында яши башлый, иген игә. Ләкин сөрергә сука, җигәргә ат юк...

Авылдашлары элекке солдатны авыл Советы рәисе итеп сайлый. Эш күп авылда. Үтә җаваплы һәм мөһим эшләр. Ә белем аз... Укырга керү теләге белән Әхмәт Котышев 1924 елда Уфага юл тота. Әмма белем алуны аңа үзлегеннән уку юлы белән генә дәвам итәргә туры килә. Уфада ул башта Мәгариф халык комиссариатында эш башкаручы булып, соңыннан Эчке эшләр комиссариатында эшли.

1926 елның язында элекке авыл хәбәрчесе Әхмәт Котышевны Уфада чыга торган “Башкортостан” гәзитенә эшкә чакыралар. Ул матбугат дөньясына килә һәм гомере буе шунда кала.

Системалы белем алу хакындагы хыялын фәкать утыз яшькә җиткәч кенә гамәлгә ашыра ала ул. 1930 елда партиянең Башкортстан өлкә комитеты Котышевны Мәскәүгә Бөтенсоюз журналистика институтына укырга җибәрә. Аны тәмамлагач, ул берникадәр вакыт партия Үзәк Комитетының матбугат секторы карамагында эшли. Аннары — Свердловск шәһәре. Монда ул башкорт телендә чыга башлаган “Урал большевигы” гәзитендә җаваплы мөхәррир урынбасары булып эшли. Бу чорларда мин Свердловскида Кызыл Армия хезмәте үтә идем. Туган якларны, “гәзит исен” бик сагынып китсәм, аның янына бара идем.

— Энекәш, хәрби хезмәтеңне төгәлләгәч тә бездә эшләргә калырсың, — диде ул миңа берчак.— Безнең бу гәзит башкорт эшчеләре өчен чыгарыла. Шахтерлар, завод эшчеләре өчен. Алар тормышына үтеп керерсең. Бераздан бу хакта әдәби әсәрләр яза алырсың. Югыйсә, безнең башкорт әдәбияты әле булса крестьян әдәбияты булып кала килә. Ә бит эшче сыйныфы — җирнең кендеге ул!

Арытаба Котыш абый Чиләбе шәһәрендә гәзит эшендә була. 1936 елның башында партия Үзәк Комитеты рөхсәте белән Уфага кайта. “Башкортостан” гәзите редакциясендә әдәби секретарь вазыйфасын башкара. Бу эш аңа башкорт әдәби телен камилләштерә баруда турыдан-туры, гамәли катнашырга мөмкинлек бирә. Ул чагында башкорт әдәби теле гыйльми яктан төгәл эшләнеп бет-мәгән, төрле тармакларда терминнар тамырлашып җитмәгән шартларда Әхмәт Котышев барлык журналистлар, язучылар өчен генә түгел, тел галимнәре өчен дә зур авторитетларның берсе иде.

1938 елның гыйнварында партия өлкә комитетында “Ленин комиссиясе” дип аталган оешма төзелде. Аңа иң югары квалификацияле журналистлар, мөхәррирләр һәм тәрҗемәче кадрлар тупланды. Комиссиянең бурычы — марксизм-ленинизм классикларының әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгару. Яңа, бик җаваплы эш. Әхмәт Котышев шунда эшкә чакырыла һәм калган барлык гомерен шушы җаваплы эшкә бирә. Монда аның барлык осталыгы ачыла һәм талантлы канатлана.

Әгәр дә хәзерге көндә башкорт әдәби телендә фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси терминнар нык эшләнгән икән, моның өчен без беренче чиратта Әхмәт Котышев һәм аның хезмәттәш дуслары Гали Ишбулатов, Әхтәм Йомагуҗин, Лотфый Гадилов, Равил Сабашев һәм аларның шәкертләре алдында бурычлыбыз.

К. Маркс белән Ф. Энгельсның “Коммунистлар партиясе манифесты” дигән бөек әсәрен, К. Марксның “Гота программасына тәнкыйть” китабын башкорт теленә тәрҗемә итеп дөньяга чыгарды ул. Марксның “Луи Бонапартның унсигезенче брюмере”, Энгельсның “Людвиг Фейербах һәм немец классик философиясенең бетүе”, “Гаиләнең, хосусый милекнең һәм дәүләтнең килеп чыгуы” дигән чиктән тыш тирән һәм катлаулы әсәрләрен тәрҗемә итүдә һәм тәрҗемә текстын редакторлауда катнашты.

1938-1961 еллар эчендә В. И. Ленинның өч йөзгә якын әсәре башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгарылды. Аларның тиражы ярты миллионга җитә. Бу эшләр Әхмәт Котышевның якыннан торып катнашлыгында башкарылды. “КПСС тарихы” китабы, күптөрле сәяси уку дәреслекләре, партия съездлары, конференцияләре һәм Үзәк Комитет Пленумнары резолюцияләре, карарларының зур томнары шулай ук Ә. Ш. Котышев катнашлыгында тәрҗемә итеп бастырылды.

Аннары тагын халык хуҗалыгының, фәннең төрле тармаклары буенча терминологик сүзлекләр төзүдә, капиталь хезмәтләр — башкортча — урысча, урысча — башкортча сүзлекләр төзүдә катнашу...

Әхмәт Котышев күп еллар буена Башкортстан китап нәшриятында баш мөхәррир вазыйфасын башкарды. Без, язучылар — яшьләребез дә, картларыбыз да — иҗади мәсьәләләр буенча гына түгел, күптөрле үтенеч, сорауларыбыз, мохтаҗлыкларыбыз буенча да “Котыш абый!” дип аңа бара, ярдәм ала идек.

Юк, барлык гомерен намуслы һәм иҗади хезмәткә биреп яшәгән һәр кешенең физик үлеме һич кенә дә бөтенләй үлү, юкка чыгу түгел әле ул. Кеше үзенең файдалы һәм изге эшләре белән тереләр арасында, безнең эшләребездә катнашып яши.

Котыш абыйның гүзәл җыры минем колак төбендә гел чыңлап тора кебек...

Гайнан Әмири.

1980 ел.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»