19.11.2010 - Җәмгыять

Әтисенең рухын югары тотты

Гәзит укучылар игътибарына тәкъдим ителүче бу ике фото Мәҗит Гафуринең Уфадагы йорт-музеенда саклана. Сугышка кадәр төшерелгән беренче фотода ике яшь кеше — Әнвәр Гафури белән Үзбәк Алпаров патефон тыңлап утыра.

Аларның әтиләре дә якын дус булган. Хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе, бөтен төрки дөньяга билгеле профессор Гыйбадулла Алпаров яшьлегендә — 1914-1918 елларда туган авылы Корманайда (Авыргазы районы) һәм тирә-якта мәдәни-мәгърифәт эшләре алып бара. Бу чорда ул үзеннән сигез яшькә өлкән шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслаша. Гафуринең киңәшен тотып, Алпаров Башкортстан мәктәпләре өчен уку китаплары язуда актив катнаша.

Әтиләренең эчкерсез дуслыгын уллары дәвам итә. Әти-әниләре кебек үк берсе — Уфада, икенчесе Казанда яшәгән бу талант ияләре ерак араларны якынайтып очрашырга форсат таба, даими хат алышалар, Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен алар Казанда икәү бергә ишетә. Әнвәр Мәҗит улының истәлекләрендә ул болай теркәлеп калган:

“Якшәмбе көн иртән ашадым-эчтем дә, үземнең күптәнге дустым Үзбәк Алпаровка юл тоттым. Үзбәкнең теләген хәтердә тотып, үзем белән шахмат алдым. Көн шундый матур! Җил-фәлән юк. Һава тып-тын. Тәүдә паркка бардык. Үзбәкнең хатыны да безгә иярде. Ике-өч сәгать саф һавада йөреп, кире өйгә кайттык.

— Әнвәр, син шахмат  фигураларын тезә тор, мин чәчкәләргә су сибәм, — диде Үзбәк.

Аның чыгып китүе булды, тыштан көчле тавышы ишетелде:

— Әнвәр, чык тизрәк!

Йөрәгем “жу” итеп китте. Йорт алдына йөгереп чыктым. Үзбәкнең йөзе ап-ак, күзләре зур ачылган.

— Сугыш! Безгә Германия  һөҗүм иткән! — диде ул. Каршысында торган биш-алты кеше аның сүзен дөресләп:

— Бүген таң алдыннан безнең илгә басып кергәннәр, — диделәр”.

Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуринең улы Әнвәр 1910 елның 27 ноябрендә Уфада туган. 1918-1927 елларда урта мәктәптә белем ала һәм Мәскәүдәге туку сәнәгате институтына укырга керә. Ләкин сайлаган һөнәрен яратмыйча булса кирәк, укуын ташлап, башкаланың “Коммунист” гәзите редакциясендә эшләп ала. 1933 елда әтисенең сәламәтлеге үтә начараю сәбәпле Уфага кайта. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, педагогия институтына керә, аннан Казанга китеп, пединститутны шунда тәмамлый. Кызыл Армиядә хезмәт итә. Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китә. 11нче гвардия армиясе сафында бик күп алышларда катнаша, хәрби журналист вазыйфасын башкара.

“Мин үзем Кенигсберг шәһәренә кадәр җирне тик сугышларда үттем, — дип язды ул. — Һич башка да килмәгән куркыныч минутларны кичерергә, янган һәм җимерелгән шәһәр-авылларны, ерткычларча үтерелгән совет кешеләрен күрергә туры килде”.

— Әнвәр Гафурине ничегрәк хәтерлисез? — дигән соравыма Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев уйлап та тормыйча түбәндәгеләрне сөйләде:

— Сугыштан кайтып, әдәбиятка ныклап аяк баскач, мин Мәҗит Гафуринең әсәрләрен укудан тыш, аның тормышы, гаиләсе, улы белән кызыксындым. Бервакыт мине үзем кебек фронтовик, яшь шагыйрь Хәким Гыйләҗев тере классик Гариф Гомәргә алып барды. Анда зур булмаган  мәҗлескә тап булдык. Яшь бер ир-егетнең фортепианода уйнап, үзебезнең милли көйләрне җырлавы сокландырды. Әнвәр Гафури, диделәр. Халык шагыйренең улын күрүем минем өчен зур бәхет иде. Уртача  буйлы, салмак хәрәкәтле, итагатьле, матур сөйләүче бу кешегә карата миндә шунда ук хөрмәт туды. Аның әтисе  турында пьеса язганлыгын да әйттеләр, соңрак миңа ул пьесаны да укырга туры килде.

Язучыларның “Аклан” дип аталган дачалар ширкәте барлыкка килгәч, без Әнвәрләр белән бакча күршеләре буларак та еш аралаштык. Һәр бала ата-анасына лаек булырга тиеш. Әнвәр дә әтисенең рухын югары тотты, җәмгыятьтә матур абруй яулады, талантлы да, шул ук вакытта бик гади дә кеше иде. Әтисе белән горурланды, әмма аның исеме белән сату итмәде...

Әнвәр Гафури иҗат эше белән әтисе исән чакта ук мавыгып китә. Очерклар, хикәяләр, шигырьләр, фельетоннар, мәкаләләр яза. 1935 елда ук СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алына. Сугыштан соң озак еллар Башкортстан радиокомитетында музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли, Бөтенсоюз “Белем” җәмгыяте республика бүлекчәсенең актив әгъзасы, лектор-пропагандисты була.

“Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны”, “Советская Башкирия”, “Ленинсы”, “Башкортостан пионеры”, “Пионер” кебек гәзит-журналларда иҗат җимешләрен күпләп бастыра, Татарстан, Казахстан, Украина матбугаты белән дә хезмәттәшлек иткән Әнвәр Гафури әтисенең  иҗатын һәм тормыш юлын халыкка җиткерү, пропагандалау буенча зур эш башкара. Менә аның матбугатта дөнья күргән кайбер язмалары: “Мәҗит Гафури әсәрләрендә хатын-кыз образы”, “Шагыйрьнең якын дусты”, “Илле ел үткәч”, “Даут Юлтыйның Мәҗит Гафуригә хатлары”, “Шагыйрь образы”. Республика радиосы аша “Шагыйрь йөрәге”, “Сүнмәс мәхәббәт”, “Язучы һәм заман”, “Туган моңнар”, “Даладагы хәл”, “Халык җырчысы”, “Олы тантана”, “Халык шагыйре Мәҗит Гафури” дигән тапшырулар оештыра, 1958 елда “Рождение гнева” дигән китап нәшер итә.

Ялкынланып яшәгән, иҗат иткән Әнвәр Гафури 1977 елда кинәт кенә вафат була. 2001 елда филология фәннәре кандидаты Миңнегали Нәзергулов бу шәхеснең истәлекләрен, әсәрләрен бергә туплап һәм авторның үзе турында да тәфсилле мәкалә язып, “Әтием” дигән баш астында җыентык бастырып чыгара. Җыентыкны төзүче галимнең билгеләвенчә, әтисе турында улы эчке бер җылылык, горурлык тойгысы белән яза, аның шәхси сыйфатларын, холык-кылыкларын анык детальләрдә, хәл-күренешләрдә ача. Хатирәләрне укыганда Гафуриләр йортында, Дим һәм Агыйдел буйларында, Җилем-Каранда, Уфада һәм башка урыннарда барган вакыйгалар җанлы картиналар булып күз алдыннан үтә. Әнвәр Гафури үзенең бала чактагы һәм яшьлектәге күргән-кичергәннәрен әтисенең, әнисенең һәм башка кайбер кешеләрнең хатирәләренә үреп-ялгап хикәяли. Шулай ук бик урынлы итеп төрле хатлардан, көндәлекләрдән, әдәби әсәрләрдән өзекләр китерә, әтисенең аерым шигырьләрен куллана. Җыентыкта М. Гафуринең “Мәҗлес”, “Мин кайда?”, “Чит ил кунаклары”, “Милләт мәхәббәте”, “1906 елдан 1907 елга васыять”, “Бабай”, “Санаторийда”, “Юлдаш” шигырьләренең, “Кара йөзләр” повестеның язылу тарихы күпмедер чагылыш тапкан. Китапта Гафури белән якыннан аралашып, тыгыз иҗади бәйләнештә яшәгән бик күп әдипләр һәм сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Даут Юлтый, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Сүнчәләй, Сәйфи Кудаш, Муса Җәлил, Әмин Зөбәеров, Газиз Әлмөхәммәтов, Хәбибулла Ибраһимов, Заһидулла Яруллин, Солтан Габәши һәм башкалар телгә алына.

Мәгълүм булуынча, Мәҗит белән Зөһрә Гафуриләр Әнвәр һәм Халит исемле уллар үстергән. Халит яшьли вафат булган. Әнвәрнең дә ике улы бар. Өлкәне Рәиф Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре докторы, профессор, башкалада фән белән шөгыльләнә. Кече улы Халит Уфада яши, хәләл җефете, психология фәннәре кандидаты Люция Камаева-Гафури белән Мирсәет исемле ул үстерәләр.

Әнвәр Гафуринең дусты Үзбәк Алпаров та татар халкының күренекле шәхесе иде. Казанда 80 яшенә кадәр архитектура өлкәсендә эшләде, шул исәптән 34 ел “Татаргражданпроект” институтына җитәкчелек итте. СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Үзбәк Гыйбадулла улы Алпаров 90нчы яшендә вафат булды.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»