24.06.2011 - Җәмгыять

The republic of Bashkortostan guide

Сер түгел, дөньяда туризм тармагына игътибар бүлү нәтиҗәсендә икътисади үсешкә ирешкән илләр шактый күп. Төркия, Мисыр, Швейцария, Чехия, Испания шифаханәләре Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче туристны үзенә җәлеп итә. Тауларга, елга-күлләргә, урманнарга, тарихи һәйкәлләргә бай Башкортстан да шушындый илләргә тиңләшә ала. Кызганычка каршы, Русиядә шундый гүзәл табигатьле төбәк барлыгын хәтта белүчеләр дә аз. Республикада туризмга җан өрүгә комачаулаган шушы мәсьәләне хәл итү максатында ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты тарафыннан инглиз телендә “Башкортстан Республикасы буенча юл күрсәткеч” китабы бастырылды. Басма эчтәлеге ягыннан да, тышкы һәм эчке бизәлеше белән дә игътибарны җәлеп итә.

Мең данә җыентык безгә килгән чит ил кунаклары һәм Көнбатыш Европа дәүләтләренә, Җир шарының башка почмакларына юл тотучы якташларыбыз өчен тәгаенләнгән. Басманы кулына алган европалы, яки инглиз телен белүче башка турист, һичшиксез, Башкортстан турында беләчәк. Китапта һәр районга, шәһәргә игътибар бүленгән. Мисал өчен, Бөрҗән районына сигез бит багышланган. “Шүлгән Таш” мәгарәсе, “Башкортстан” тыюлыгы, кемпинглар турында тулы мәгълүмат бирелгән. Гафури районы да игътибарны җәлеп итә. Анда Красноусол шифаханәсе, “Җилем” табигать паркы, Сәетбаба авылындагы башкорт милли-мәдәни үзәге, Җәлил Киекбаев исемендәге музей һ.б. турында мәгълүмат урын алган. Җыентыкта Салават Юлаев, Мостай Кәрим, Рудольф Нуриев, Мәҗит Гафури, Даян Мурзин һәм дөньяга билгеле башка якташларыбыз турында укырга мөмкин.

260 битле китап Башкортстанның үзенчәлекле якларын ача алган. Басманы чит ил кунаклары да, республика җитәкчелеге дә хуплаган. Шуңа күрә якын киләчәктә юл күрсәткечен күбрәк тираж белән бастыру күздә тотыла.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»