24.06.2011 - Җәмгыять

Бер максатка эшләсәң, аңа ирешү җиңелрәк

Башкортстанда кулланучылар җәмгыятьләре барлыкка килүгә 140 ел тулды. Шушы вакыт дәвамында аларның структур формалары төрлечәгә үзгәрә. Тәүдә — җәмгыять, аннан соң союз, тора-бара янә җәмгыять дип йөртелә башлый. Хәзерге көндә ул “Башпотребсоюз” дип атала. Бу күптармаклы хуҗалык колбаса җитештерүче 44 предприятиене, 2 консерва заводын, алкогольсез эчемлекләр җитештерүче 40 цехны берләштерә. Бу системага, шулай ук, 465 гомум туклану предприятиесе, гаять зур кибетләр челтәре карый. Аның структурасындагы шәһәр һәм район кулланучылар җәмгыятьләре һәм союзлар (барлыгы — 58) мөһим роль уйный.

Икътисадта үзгәрешләр башлангач, атап әйткәндә, ирекле сәүдә тормышка ныклап үтеп кергәч, кулланучылар җәмгыятьләре шактый авырлыкларга тарыды. Аерым районнарда алар тәмам таркалды. Сакланып калганнары да очны-очка чак-чак ялгап яши башлады. Әмма кулланучылар җәмгыятьләренең, тәү чиратта, табыш алудан бигрәк, социаль функция үтәвен аңлаган төбәкләрдә бу системаны саклап калдылар. Шуларның берсе Чакмагыш районында. Райпоның бүгенге эшчәнлегенә бәйле рәвештә аның рәисе Рәиф Сибәтов түбәндәге саннарны китерде:

— Әлеге вакытта безнең система үзаллы алты кулланучылар җәмгыятен берләштерә, 38 ваклап сату кибетебез бар. Үткән ел йомгаклары буенча, ваклап сату сәүдә әйләнеше 124390,2 мең сум тәшкил итте, ягъни план 17,2  процентка арттырып үтәлде. Агымдагы елның тәүге кварталында бу сумма 31044 мең сум булды. Бу, үз чиратында, район халкының сатып алу мөмкинлеге үсү, кереме артуны дәлилләүче факт.

Чакмагыш райпосында барлыгы 267 кеше эшли. Шуларның йөздән артыгы сәүдәдә, башкалар гомум туклану өлкәсендә, продукция җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка чимал хәзерләү белән шөгыльләнә. Һәм, әйтергә кирәк, монда хезмәткә түләү авыл җире өчен ярыйсы ук югары исәпләнә, ул уртача 8194 сумга җиткән.

Билгеле булуынча, ел башыннан салым системасына үзгәрешләр кертелде. Дөресрәге, пенсия, медицина страховкасы фондларына тәгаенләнгән түләүләр 26 проценттан 34кә күтәрелде. Бу, әлбәттә, социаль әһәмиятле шушы фондларның икътисади хәлен яхшырту максатын күздә тота иде. Әмма хөкүмәтнең бу нияте тормышка ашмады дияргә ярый. Өстәвенә, энергия чыганакларына тарифлар артты. Нәтиҗәдә, кече һәм урта предприятиеләргә (райпоныкылар да шушы төргә карый) салым кысымы артты, эшчәнлекне киңәйтү мөмкинлеге чикләнде. Бу уңайдан берничә санга игътибар итик. Агымдагы елның тәүге кварталында райпо барлыгы 3172 мең сум төрле салымнар түләгән. Узган елда пенсия фондына 847 мең сум күчерелгән булса, быел ул 2308 сум тәшкил иткән. Шушы чорда былтыр электр энергиясе өчен 799,5 мең сум түләнсә, быел ул 1242,9 мең сумга җиткән. Мондый шартларда, әлбәттә, икътисади нәтиҗәлелеккә  ирешү бик авыр.

Югарыда райполарның социаль функция башкаруын ассызыклаган идек. Чакмагышта бу мәсьәләгә беренчел игътибар бирелә. Рәиф Сибәтов әйтүенчә, район хакимияте  райпога һәрьяклы ярдәм күрсәтә, оештыру эшләрендә булыша. Беркемгә дә сер түгел, авыл кибетләренең күбесе зыянга эшли. Әмма ул чыгымнарны райпоның башка предприятиеләренә, башка төр эшчәнлеккә күбрәк мөмкинлекләр бирү исәбенә каплыйлар. Менә шушында район хакимиятенең көйләүче роле аеруча әһәмиятле.

Узган елда райпо үз көче белән Калмашбаш авылында яңа кибет төзеде. Аны җиһазлау өчен генә дә йөз мең сумнан артыграк акча сарыф ителде. Район үзәгендә “Ретро” кафесы сафка  керде. 80 кешене хезмәтләндерүгә исәпләнгән бу  объект алты миллион сумнан артыгракка төшкән. Сәүдә әйләнешенең үсүе бу чыгымнарны каплаячак, әлбәттә.

Узган елда гомум туклану тармагының әйләнеше 17 миллион сумнан артык булган. Моңа үзләрендә җитештерелүче ризык төрләрен арттыру, сыйфатны күтәрү аша ирешелә. Әйтик, гомум туклану өлкәсендә агымдагы елның тәүге чирегендә үз продукцияләрен җитештерү планы 3,5 млн. сумлык итеп каралган иде. Продукция пландагыдан 1,5 миллион сумга күбрәк тәшкил итте.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм аны хәзерләү мәсьәләсенә дә тукталды. Атап әйткәндә, Рөстәм Зәки улы, шәхси ихаталардан ит, сөт, яшелчә һәм башка товарны җыеп, сатып алучыларга җиткерүдә мөһим звено саналган кулланучылар җәмгыятьләренә игътибар бирергә чакырды. Чакмагышта бу юнәлештә эшчәнлек ярыйсы ук яхшы оештырылган. Монда 14 төр продукция хәзерләү белән шөгыльләнәләр. Былтыр хәзерләүләр эшчәнлегенең гомум әйләнеше 28300 мең сумга җиткерелгән. Бу күрсәткеч 2009 елдагыдан 20 процентка күбрәк. Быел активлык тагын да арткан. Биш айда  1239 сыер  тиресе, 88 центнер чүпрәк-чапрак, 300 центнер макулатура, 200 меңгә якын йомырка, 300 килограмм бал, 2902 центнер ашлык, 3 тонна бәрәңге, 10 тонна яшелчә, 55 тонна ит хәзерләнгән. Шулай ук полиэтилен, пластмасса һәм калай савытлар җыюны да оештырганнар. Дару үләннәре, мунча минлеге дә байтак хәзерләнгән.

Чакмагышта кече малтабарлыкны үстерүгә зур игътибар биреп, байтак төр көндәлек куллану товарлары җитештерүне җайга салдылар. Мәсәлән, монда район ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә икмәк, тәм-том — барлыгы 90 төрдән артык шундый ризык җитештерелә. Райпо предприятиеләренең сәнәгать цехларында былтыр 18 миллион сумлык киң куллану товарлары җитештерелгән. Биредә 575,7 тонна икмәк, 87 тонна кондитер ризыклары, байтак макарон-токмач, пилмән һәм башка төр азык чыгарылган. Чакмагыш продукциясе үзләрендә генә түгел, күрше Шаран, Бүздәк, Благовар районнарында да ихтыяҗ белән файдалана.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»