23.06.2011 - Җәмгыять

Дөньяны шаккатыручылар

Нефтекама шәһәрендә инде 35 ел эшләп килүче техник иҗат үзәге бүгенге көндә яңалыкка омтылучан, тырыш, оста куллы меңләп яшүсмерне үзенә җәлеп иткән. Андый үзәкләр кайда да бар бит инде, диярсез. Мондыйлары бик сирәк шул. Нефтекамалыларның ирешкән уңышлары инде күптән республика чикләреннән чыгып киткән. Үзәк чын-чынлап балаларның иҗади сәләтен үстерергә һәм тормышка ашырырга күп юллар ачучы заманча остаханә булып тора. Биредә балалар авиа һәм судно модельләрен ясарга, дизайнның күп төрләрен, шул исәптән компьютер дизайнын өйрәнә. Шушында ук  яшь математик, яшь физик, мәгълүмат лабораториясе кебек гыйльми оешмалар, спорт секцияләре һәм башлангыч хәрби әзерлек төркемнәре эшли. Шуңа күрә техник иҗат үзәгенә йөрүче яшүсмер җаны теләгән өлкә буенча үсеш алырга, осталыкка ирешергә мөмкин.

Техник иҗат үзәге ирешкән уңышлар хәзинәсенә күз салсаң, сокланырлык нәрсәләр бихисап. Алар  әллә ничә ел рәттән  Нефтекама яки Башкортстан күләмендә генә түгел, Русия бәйгеләрендә призлы урыннар яулап килә. Үзәктә үз эшләрен яхшы белгән, балалар белән эшләү осталыгына ия педагоглар, алар арасында РФ һәм БР мәгариф отличниклары эшли. Нәкъ шушы үзәктә үз эшенең остасы Рәсим Нигъмәтуллин җитәкчелегендә гадәти булмаган амфибия-каргизгеч уйлап чыгарылган һәм ясалган. Мондый техника хакында балыкчылар, сунарчылар, эшкуарлар һәм нефтьчеләр әлегә хыяллана гына ала.

Моннан өч еллап элек Санкт-Петербургта узган суднолар модельләштерү буенча стендлар бәйгесендә биредә шөгыльләнүче үсмерләр алтын, көмеш, бронза медальләрне берьюлы алып кайтканнар.

Техник иҗат үзәгенә Әнфир Шәйдуллин җитәкчелек итә. “Мондый җитәкчебез булмаса, безнең коллективта хәзерге кебек үзара аңлашып эшләү, хезмәт һәм иҗат дәрте, шундый зур казанышлар булмас иде”, — ди аның хакында биредә эшләүче педагоглар һәм шөгыльләнүче балалар. Узган язда техник иҗат үзәге директоры, спорт ветераны Әнфир Шәйдуллинны РФ Авыр атлетика федерациясе Казанда узучы Европа чемпионатына почетлы кунак итеп чакырган. Димәк,  аларның абруе зур, яхшы исемнәре еракка яңгыраган.

Әнфир  Хаҗиәхмәт улының беренче карашка ук югары мәдәниятле, зыялы кеше икәнлеге күренеп тора. Яңавыл районы  Айбүләк авылында туып, Ямады мәктәбендә укыган елларында ук спортка әвәслеге белән аерылып тора ул.  Бер үк вакытта читтән торып Ленинград физкультура институтында уку һәм авыл мәктәбендә балалар укыту яшь белгечкә педагог тәҗрибәсен тупларга мөмкинлек бирә. Соңрак Нефтекамага китеп, монтаж идарәсендә эшләү, йөзү мәктәбенә җитәкчелек итү,  күп еллар  шәһәр Советында спорт комитетын җитәкләү Әнфир Хаҗиәхмәт улын спортчы һәм оештыручы буларак нык чыныктыра. Ул елларда шәһәр спортчыларының ирешкән уңышлары, яулаган җиңүләре турында аерым бер китап язып булыр иде. 1995 елда техник иҗат үзәгенә Әнфир  Шәйдуллинның директор булып килүе, мөгаен,  үзәкнең дә, монда шөгыльләнүче балаларның да олы бәхетеннән булгандыр. Шулай да җитәкче үзләренең эше хакында мактанып сөйләргә ашыкмый. Заманчалыкны алга сөрүче директор шундук үзләренең сайты һәм кирәкле мәгълүматны шуннан алу  мөмкинлеге хакында искәртте.

Андый сайтларда тупланган мәгълүматлар, гадәттә, актуальлеген җуеп, искереп беткән була. Ә менә техник иҗат үзәге сайтны исем өчен генә ясамаган. Аны ачып карасаң, үзәкнең күпьяклы һәм җанлы тормышы тулаем күз алдына килә, көн саен диярлек яңалыклар, казанышлар, үткәрелгән чаралар турындагы мәгълүматлар өстәлеп тора. Мөгаен, шуңа күрә дә аларның сайты “Мәгариф оешмаларының иң яхшы сайты” бәйгесендә җиңеп чыккан.

Яңалыклар битенә генә игътибар итик. Май аенда алар Уфа шәһәрендәге Балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгендә узган яшь техникларның, конструкторларның һәм рационализаторларның 20нче республика слетында катнашкан. Бәйгедә педагог Евгений Котиков җитәкчелегендәге балалар төркеме шәһәр данын лаеклы яклап кайткан. Бу балалар бәйгегә судно модельләштерү һәм космик техника буенча 12 модель тәкъдим итеп, үзләренең төпле техник белемен, уйлап чыгару сәләтен күрсәткән. Алар БР Мәгариф министрлыгының, республика техник иҗат үзәгенең Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булган.

Ә менә педагог И. Сафин җитәкчелегендә 9нчы сыйныф укучысы Александр Гречин  Украинада узган халыкара бәйгенең “Графика һәм анимация” номинациясендә җиңеп чыккан. “Химия һәм экология” берләшмәсенә йөрүче 10нчы сыйныф укучысы Лиана Абзалова  савыт-саба юу сабыны турында чыгыш ясап, студентларның фәнни-гамәли конференциясендә җиңгән. Узган уку елында техник үзәкнең ирешкән уңышлары санап бетерерлек тә түгел. Хәер, иҗатчылар үз эшен җәйге ял вакытында да туктатып тормый.

Җәй башыннан техник иҗат үзәге каршында сәламәтләндерү лагере үз эшен башлады. Бу профильле лагерьда, әлбәттә, төп игътибар техник иҗатка юнәлтелә, спорт-сәламәтләндерү, күңел ачу чаралары уза. Балалар авиа һәм судно модельләштерү кебек җитди эшләрен күңелле ял чаралары белән үрәчәк.

Һәр коллектив үзенең уңышларын алгарышлар белән үреп яшәргә омтыла. Ә Әнфир Хаҗиәхмәт улы кебек сәләтле, нинди эшкә тотынса, шуны булдыра торган җитәкчеләр техник иҗатны киләчәктә үстерү, финанс яктан тәэмин итү турында җитди уйлана. Үзләрендә агачтан җиһазлар ясау остаханәсе булдыру — аларның күптәнге хыялы. Аннан соң, инвалид балаларны дистанцион рәвештә төрле шөгыльләргә җәлеп итү, студентларга һәм өлкәннәргә читтән торып өстәмә һөнәр бирү нияте дә тормышка ашар, дип ышанасы килә. Иң мөһиме, әлеге үзәк чын-чынлап балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә  күпьяклы иҗат институты булып тора. Һәм  ул һәрдаим яңа уңышларга йөз тота.

Ләйсән Кәшфиева.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»