23.06.2011 - Җәмгыять

Илгә терәк гаиләләр

Һәр гаилә имин, бәхетле тормышка лаек. Гаилә иминлеге, гаилә бәхете — ил иминлеге, ди бит халык. Күмертау шәһәрендә дә андый гаиләләр бихисап. Шушы көннәрдә гаиләләрнең ныклыгын, аларның бәхетләренең нинди дәрәҗәдә булуын сынаган “Милләтләр дуслыгы” яшь гаиләләр конкурсы үтте. Бәйге Милләтара татулыкны ныгыту елы һәм Шәһәр көненә багышланган иде.

Күмертауның “Рассвет” мәдәният йорты бу көнне тантаналы төс алды. Бәхетле парларны якыннан күрү, бәйге куйган сынауларны алар белән бергә үтү өчен мәдәният йортына яше дә, карты да җыелган иде. Конкурсны алып баручылар аларны иң элек бәйрәмдә катнашучы гаиләләр белән таныштырып үтте. Күпмилләтле шәһәрдә яшәүче урыс, татар һәм чуваш гаиләләренең һәркайсы сәхнәгә үз халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, үзләренең булдыклылыгын, заманча фикерли белүләрен, җыр-биюдә сәләтләрен, аш-суда осталыкларын күрсәтү өчен чыккан иде.

Беренче һәм икенче конкурста һәр пар гәзит һәм телевидениегә мөнәсәбәтләре аша хәбәрдарлык буенча осталыкта ярышты. Беренче конкурсларда ук менә шундый күпкырлы белемгә ия, кызыксынучан җанлы булып чыкты бәйгечеләр. Өченче турда һәр пар үз гаиләсе белән таныштырды. Татар гаиләсе исеменнән чыгыш ясаучы Корбанаевлар исә җыр-биюдә дә сынатмады. Вәсилә белән Илгизнең дүрт яшьлек кызлары  Илина да әти-әнисеннән калышырга теләмәде. Шәһәрнең “Красная шапочка” балалар бакчасына йөрүче кызчык оста итеп бии дә, рәсем дә төшерә.

Яшь гаилә үзенең “фирма” ризыгын — чәк-чәкне дә оста итеп тәкъдим итте. Бу да яшьләр кулыннан килде. Һәр биремне үтәр өчен Вәсилә һәм Илгиз Корбанаевлар фантазияләрен эшкә җикте. Әти кеше үзенең яхшы спортчы булуын да күрсәтте. Чөнки Илгиз тормышта да спорт белән дус яши. Ул парашют спорты белән шөгыльләнә, спорт мастерлыгына кандидат. Ә Вәсилә Зиннур кызы шәһәрнең 6нчы мәктәбендә инглиз телен укыта. гаиләдә алар саф татарча сөйләшеп серләшергә яраталар.

Конкурс күңелле үтте. Һәр гаилә үзенчә талантлы булуын күрсәтте. Милләтләре һәм һөнәрләре төрле булса да, бу бәйгедә  дуслык һәм гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата булган олы мәхәббәт һәм ихтирам сыйфатлары җиңде.

Конкурсны Күмертау шәһәре хакимияте һәм Башкортстан татарлары конгрессының Күмертау бүлекчәсе оештырды.

Рәзилә НИЗАМОВА.

Күмертау шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»