23.06.2011 - Җәмгыять

Наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында

Халыкара  наркоманиягә каршы көрәш көне  кысаларында һәм “2011-2015 елларга, алкоголь, тәмәке куллануны  кыскартуны һәм наркомания белән көрәшне дә кертеп, Башкортстан Республикасында яшәүчеләрдә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру” максатлы республика программасы чараларын гамәлгә ашыру  максатында “Салют” шифаханә-савыктыру лагеренда балалар өчен ведомствоара акция үтте. Чараны Сәламәтлек саклау министрлыгы, Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе оештырды.

Лагерьда ял итүче балалар өчен чорның иң көнүзәк проблемасы — наркомания турында лекцияләр һәм әңгәмәләр оештырылды, “Наркоманияне профилактикалау”, “СПИДны профилактикалау” темаларына видеофильмнар күрсәтелде.

“Без XXI гасырда, техник прогресс һәм  кешеләрнең сәләтен чикләүләрсез үстерү чорында яшибез.  Нәкъ менә шуңа күрә наркотикларсыз тормышны сайларга кирәк. Бүген уңышка ирешү һәм бәхетле булу өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк”, — диде үзенең чыгышында  Башкортстан медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Анфиса Рәхмәтова.

Үзәкнең  профилактик эшне оештыру һәм көйләү  бүлеге мөдире Ирина Әхмәтова балаларга наркоманиягә каршы эчтәлекле  календарьлар, плакатлар тәкъдим итте.

Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең  профилактика өлкәсендә  үзара бәйләнеш ведомствоара бүлегенең өлкән оперуполномоченные Эдуард Рәхмәтуллин тыңлаучыларны республикада алып барылучы  наркотикларга  каршы эшчәнлек белән таныштырды. Ул акциянең төп бурычы сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру, яшьләрне сәламәт тормышны пропагандалау өлкәсендәге  башлангычларга җәлеп итү, үз сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык  тәрбияләү булуын  ассызыклап үтте.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»