23.06.2011 - Җәмгыять

Хәтер - мәңгелек

22-23 июньдә Русия башкаласында Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел тулу уңаеннан “Мемориал — 2011” халыкара күргәзмәсе уза. Ул Президент Дмитрий Медведев кушуы буенча оештырылган. Анда илнең 21 төбәгеннән, Азия һәм Европаның 12 иленнән 18 музей һәм оешма, шулай ук 9 эзтабар оешмасы һәм отряды вәкилләре килгән.

Әлеге чарада Башкортстаннан эзтабарлар отрядларының төбәк иҗтимагый фонды катнаша. Аның алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алып, күргәзмәдә иң зур мәйдан бүленгән — гадәттәге 9 урынына — 100 квадрат метр.

Фонд 2002 елның 25 декабрендә барлыкка килә. Хәзер инде ул 20 отрядны берләштерә. Алар Ленинград, Новгород, Смоленск, Волгоград, Мәскәү, Курск өлкәләре һәм Краснодар краенда 50гә якын экспедиция үткәргән. Анда 500дән артык студент һәм укучы балалар катнашкан.

Нәтиҗәдә, яу кырында башын салган 700 солдат һәм офицерның сөякләре табылган, аларның 50дән артыгының кемлеге ачыкланган. Алар арасында безнең якташлар да бар.

Шушы хакта 5 документаль фильм төшерелгән. Аларның берсе 2007 елда IV халыкара документаль фильмнар кинофестивалендә икенче урын алган.

“Мемориал — 2011” күргәзмәсендә эзтабарлар отрядларының төбәк иҗтимагый фонды “Хәбәрсез югалган яугирләрне эзләүдә инновация технологияләре куллану” дип исемләнгән экспозиция белән чыгыш ясый. Аны оештыру өчен республика бюджетыннан 2 миллион 814 мең сум акча бүленгән. Әлеге фондның рәисе Илдар Бикбаев белдерүенчә, бу чыгымнар хәбәрсез югалганнарны эзләүдә космик чаралар куллану, медальоннар белән эшләгәндә биокосмик алымнарга мөрәҗәгать итү, ДНК анализлары үткәрү һәм башка шундый заманча юнәлешләрдәге эшчәнлеккә юл ача. Бөек Ватан сугышы елларында 4,5 миллион солдат һәм офицерның, шул исәптән Башкортстаннан 127 меңнән артык кешенең хәбәрсез югалганын исәпкә алганда, әлеге чаралар аларның исемнәрен туган җиргә кайтаруга зур өлеш кертәчәк дигән ышаныч бар. Аларның сөякләре ашыгыч казылган чокырларда, сазлыкларда черергә тиеш түгел, диләр эзтабарлар. Чыннан да, сугыш Ватан өчен башын салган иң соңгы солдатны кабергә салгач кына тәмамлана.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»