22.06.2011 - Җәмгыять

Матур тормыш - авыл күрке

Стәрлетамак районы Түбән Услы авылында яшәүче Рәзилә апа һәм Вәли абый Сәмигуллиннар тормышына кем генә сокланмый икән! Гомерләрен колхоз эшенә багышлаган, биш бала тәрбияләп үстергән тырыш, тату гаилә бу.

Алар узган елда гына балавыз кебек нарат бүрәнәләреннән яңа өй төзеп чыккан, гөрләшеп алтын туйларын бәйрәм иткәннәр. 

Бүгенге тормышына куанып бетә алмаган Рәзилә апаның сабый чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлык кечкенәдән үзәгенә үтә аның. Ярый, бәхеткә, әтиләре сугыштан исән-имин әйләнеп кайта. Рәзилә апа 7 сыйныфны тәмамлау белән колхоздагы яшелчә бакчасына эшкә чыга. Кәбестә, кишер, кыяр кебек яшелчәләр үстерә алар. 1977 елда яшелчә бакчасы бетерелгәч, колхозда бәрәңге, чөгендер үстерү, урып-җыю вакытында амбарда эшли. Вәли абый да авылда булдыклылыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Башта яшелчәче, аннан, Талбазыда укып кайткач, яшелчә бакчасында бригадир, фуражер, склад мөдире булып эшли.

Хәзер инде Рәзилә апа һәм Вәли абый Сәмигуллиннар күптән лаеклы ялда. Дөньялары ялт итеп тора, мал-туар, кош-корт карыйлар. Тырыш гаиләдә үскән Илдар, Гүзәл, Раушания, Илдус һәм Гөлчәчәк тә тормышта һәркайсы үз урынын тапкан. Туган йортка аларның һәрвакыт ярдәме һәм яхшы хәбәрләре генә килеп тора.

Җыйнак, пөхтә, ялт итеп торган Сәмигуллиннар өендә бихисап газета-журналлар күзгә чалынды. Рәзилә апа аларның кайберсен үзе яздыра, күбесен авыл китапханәсеннән алып кайтып укый икән.

— Бигрәк тә “Кызыл таң”ны яратып укыйм. Республика тормышы белән танышып бару яшәешемне баета. Анда укыган гыйбрәтле хәлләрне, файдалы киңәшләрне башкаларга да сөйлим. Авыл кешесенә кызыклы булырдай әйберләрне күбрәк языгыз, — ди даими укучыбыз.

Ләйсән Кәшфиева.

Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»