22.06.2011 - Җәмгыять

Зур Җиңүнең кече Һәйкәлләре

Бөек Ватан сугышы башлануның 70 еллыгы, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан республикада байтак чара үткәрелә. “Башнефть” акционерлар җәмгыяте канаты астында июнь башында игълан ителгән “Зур Җиңүнең кече һәйкәлләре” волонтерлар акциясе — арада игътибарга лаек чараларның берсе. Волонтерлар хәрәкәтендә 300 чамасы кешенең катнашуы көтелгән иде, чынлыкта ул күпкә артып китте. Матур башлангычка акционерлар җәмгыятенә караучы “Чакмагышнефть” идарәсе коллективы да ихлас кушылды.

Агыйдел ярында урнашкан мемориаль һәйкәл комплексы — дүртөйлелеләр өчен изге һәм кадерле урын. 1985 елның 9 маенда ачылган һәйкәл сугышка ирләрен озатучы хатын-кызларны, ул һәм кызларының җиңү белән кайтуын теләп көтеп калган аналарны гәүдәләндерә. Скульптор Юрий Солдатов иҗат иткән һәйкәл хәзер мемориаль комплексның үзәген тәшкил итә. Узган елда янәшәдә әфган сугышында һәлак булган Дүртөйле егетләренең батырлыгы хөрмәтенә һәйкәл куелган иде. Аннан соң биредә үк Чернобыль АЭСындагы фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан якташлар батырлыгын мәңгеләштерү өчен урын билгеләнде. “Чакмагышнефть” предприятиесе  волонтерлары Хәтер һәм кайгы  көне якынлашканда әлеге комплексны  тәртипкә китерергә булды.

— Әлеге акция бездә Туган илебезгә сөю тәрбияләргә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызның истәлеген  яңартырга этәргеч бирә. 1941-45 елларда районыбыздан фронтка 11 меңнән артык егет һәм кыз озатылган. Шуларның 6 меңнән күбрәге яу кырында ятып калган. Дүртөйлелеләр яугирләрнең исемнәрен онытмый. “Башнефть” акционерлар җәм-гыяте подразделениеләренең волонтерлар акциясе дә шуның матур үрнәге, — диде, әлеге чара алдыннан үткәрелгән кыска гына митингта чыгыш ясап, “Чакмагышнефть” идарәсенең баш инженеры Фидус Шәйдуллин.

Идарәнең профсоюз комитеты рәисе Таһир Якупов сүзләренә караганда, Җиңү бәйрәмнәрендә генә түгел, һәр елны Хәтер һәм кайгы көнендә нефть һәм газ сәнәгатендә эшләп лаеклы ялга чыккан сугыш ветераннарын искә алалар, алар белән очрашулар үткәрәләр. Ә инде әлеге акция, гомумән, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан һәйкәлләрне һәм аларның тирә-ягын тәртипкә китерү белән генә чикләнми, ә сугыш яланында башларын салган геройларны хөрмәтләү дә булып тора.

“Башнефть” берләшмәсе оештырган волонтер акцияләре ай дәвамында, башкалабыздан тыш, Нефтекама, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә, Ишембай һәм Краснокама районнарында да зур оешканлык белән үтте.

Олег Төхвәтуллин.

Дүртөйле шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»