22.06.2011 - Җәмгыять

Беркайчан да хәтердән чыкмас көн

Беркайчан да хәтердән чыкмас көннәр була. 22 июнь — шундый көннәрнең берсе. Ул үткән  сугыш, иң элек  аның авыр да, фаҗигале дә башлангыч чоры турында уйлануларга этәрә. Тарихи хакыйкатьне тергезү хәрби уңышсызлыкларның сәбәбен эзләүне таләп итә. Әмма совет солдаты алар аша үтеп, Җиңү байрагын Берлинга кадәр алып барып җиткерде.

“22 июньдә нәрсә булды?” “Российская газета” хәбәрчесе Екатерина Афанасьева Берлин урамнарында немецларга шушы сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Җаваплар искиткеч булды: “Сталинның туган көне”, “Чернобыльдә шартлау”, “Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару”, “Польшага һөҗүм итү”. Беркем дә 1941 елның 22 июнендә кешелек тарихындагы иң коточкыч сугыш башлануын, немец илбасарларының Советлар Союзына  һөҗүм итүен искә алмады. СССР халыкларын берләштергән Бөек Ватан сугышы  1418 көн дәвам итте.

Немец фашистлары гаскәрләре “Дортмунд”  шартлы сигналын алгач, Советлар Союзының  чик буе гаскәрләренә һәм ныгытмаларына кинәт куәтле артиллерия һөҗүме башлана.  Берничә минуттан дошман  СССР чиген үтеп керә. Немец авиациясе көчләре меңләгән тонна үлем китерүче бомбаларны Совет аэродромнарына, күперләргә, складларга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, элемтә линияләренә һәм үзәкләренә, йокыга талган шәһәрләргә яудыра башлый. Илебезнең чик буе төбәкләрен ялкын ялмап ала.

Һөҗүм итүче армия 5,5 миллион кешедән, 4300 танк һәм штурмлаучы орудиедән, 4980  хәрби самолеттан, 47200 орудие һәм минометтан тора. Армиянең беренче эшелонына килгәндә, гитлерчылар командованиесе 103 дивизияне юнәлтә, шуның 10  — танк дивизиясе була. Тоташ алганда, безнең илгә каршы 190 дивизия  сугыша.

Һөҗүмнең төп юнәлешләрендә  немец гаскәрләренең өстенлеге аеруча нык сизелә. Сугышның беренче көне ахырында куәтле танк төркемнәре  фронтның күп кенә участокларында совет территориясенә 25-35, урыны белән хәтта 50   чакрымга үтеп керә. 10 июльдә дошман чик буеннан 300-600 чакрымга ераклаша. Фашистлар  ягулык-майлау материаллары, хәрби кирәк-ярак һәм корал сакланган 200гә якын складны кулга төшерә.

Дошманның кинәт һөҗүм итүеннән Кызыл Армия частьлары әзерлексез авыр алышка ташлана. Штатлар 60-70 процентка гына тулы, транспорт, элемтә һәм башка чаралар  белән тәэминат чикле була. Кайвакыт авиация һәм артиллерия ярдәме бөтенләй булмый.

Дошман һөҗүме астындагы Кызыл Армия солдатлары чолганышта кала, җиңелә һәм чигенә. Сугышның беренче өч атнасында дошман 28 совет дивизиясен тулысынча тар-мар итә. 72 дивизия кешеләрнең һәм хәрби техниканың яртысыннан күбрәген югалта. Дивизияләрдәге гомум югалтулар ул чорда 850 мең кеше, 6 мең танк, 6,5 мең орудие, 3 меңнән артык танкка каршы орудие, 3,5 меңгә якын самолет тәшкил итә. Дошман шушы вакыт эчендә 100 мең солдат һәм офицерын, 1700дән артык танк һәм  штурмлаучы орудие, 950 самолетын югалта.

Хәрби-диңгез флоты да көчле югалтуларга дучар ителә. 10 июльгә 3 эсминец, бер лидер, 11 су асты көймәсе, 5 тралчы, 5 торпедо катеры һәм башка хәрби суднолар тар-мар ителә. Ә дошман исә 4 минадан саклагычын, ике торпедо катерын һәм 1 “аучысын” югалта. Шулай да Гитлер командованиесенең Кызыл Армиянең хәрби әзерлеге  түбән булуына исәп тотуы үз-үзен акламый. Сугышның беренче көннәреннән үк гаять катлаулы шартларда солдатлар һәм командирлар дошманга батырларча каршылык күрсәтә, Брест крепостен саклаучылардан башлап, сугышның беренче көннәрендәге бик күп батырлык үрнәкләрен атап үтәргә мөмкин. Шуны гына әйтү дә җитә, фашистлар Германиясе гаскәрләре моңа кадәр бер җирдә дә андый каршылык очратмаган һәм андый югалтуларга дучар ителмәгән.

Дистә еллар үткәч тә күренекле немец генераллары совет солдатларының батырлыгын таныды. “Армияләрнең барлык өч төркеменең дә операцияләре дошманның кораллы көчләрен тиз арада юк итүгә, Кызыл Армия гаскәрләренең рух ныклыгын һәм батырлыгын киметүгә китермәде... Урыс гаскәрләре частьлары һәм соединениеләре иң авыр хәлдә дә батырларча сугышуын дәвам итте”, — дип язды генерал К. Типпельскрих. Автор шулай ук Мәскәү янындагы алышлардан соң, “блицкриг”ның да уңышсызлыкка ирешүен таный.

Фашистлар армиясендә зур вазыйфаларны башкарган тагын бер генерал Г. Гудериан “Русия белән сугыш тәҗрибәсе” дигән мәкаләсендә безнең армиянең сыйфатларын тасвирлый һәм түбәндәгечә нәтиҗә ясый: “Урыс солдаты һәрвакыт аеруча ныкышмалылыгы, ныклы рухы һәм талымсызлыгы белән аерылып торды. Урыс генералларына һәм солдатларына тыңлаучанлык хас. 1941 елдагы авыр хәлләрдә дә алар рух ныклыгын югалтмады”. 1941 елның июль уртасына кадәр дошман Совет-Германия фронтында бер көнгә  4 мең кеше югалтса, өченче ай ахырына аның гомум югалтулары 500 мең солдат һәм офицердан артып китә. Чагыштыру өчен шуны әйтеп үтик, СССРга һөҗүм иткәнче бөтен Европаны диярлек яулап алган немец фашистлары армиясе барлыгы 300 меңгә якын кеше югалткан була.

Кызыл Армия дошманга каршы торуын көчәйтә, һөҗүмнәре тоемлырак була бара. Шулай да агрессорны чик буе зонасында туктату мөмкин булмый. Фашист гаскәрләре  СССР территориясенә үтеп керүне дәвам итә. Ватан алдында юк ителү куркынычы туа.

1941нең  куркыныч һәм кайгылы җәй айларында да, бүген, 70 елдан соң да, миллионлаган кеше бер үк сорауны бирә: илебездә килеп туган гадәттән тыш авыр һәм хәвефле хәлнең сәбәпләре нәрсәдә? Сугышның беренче айларында Кызыл Армиянең җиңелүгә дучар ителүенең сәбәпләре нинди?

Бу сәяси, икътисади һәм хәрби сәбәпләргә нигезләнә. СССРга һөҗүм иткәнгә кадәр Германия бөтен Европаны диярлек буйсындырды һәм аларның икътисады Германия файдасына эшли. Германиянең хәрби-икътисади ресурслары  СССРның ресурсларыннан 2,5 тапкыр артыграк була. Германиянең тулысынча сугыш максатларына буйсындырылган сәнәгатендә яуланган илләрдән куып китерелгән 12 миллион эшче көч түгә. 1941 ел урталарына Европа союзниклары һәм оккупацияләнгән илләр исәбенә Гитлер Германиясенең ресурслары тимер рудасы буенча — 7, корыч буенча — 2,2, алюминий буенча 1,7 тапкыр арткан. Икенче бөтендөнья сугышы елларында оккупацияләнгән илләрдән кертү һәм импорт исәбенә хәрби икътисадның ташкүмергә ихтыяҗын 45 процентка, нефть һәм нефть продуктларына — 88, корыч һәм алюминийга — 35 процентка, бөртеклеләрнең дүрттән бер өлешен каплый. 1941 елда Көнбатыш Европа илләрендәге 5 мең завод Германиянең хәрби заказларын үти. Чехословакиядәге “Шкода” предприятиеләре генә фашистларның 40-45 дивизиясен коралландыра алган.

Фашистлар Германиясенең  хәрби куәтен көчәйтү оккупацияләнгән илләрдәге күпсанлы хәрби техника һәм сугыш кирәк-ярагын тартып алу исәбенә дә тәэмин ителә. Бер Франциядә генә өч мең самолет һәм 5 меңгә якын танк тартып алынган. Франциянең һәм башка трофей автомобильләре исәбенә 90нан артык дивизиягә таратып бирелгән. Ә бу 1941 елда безнең илгә һөҗүм иткән дивизияләрнең яртысы диярлек. 1941 елга фашистлар Чехословакиянең — 30, Норвегиянең — 6, Англиянең — 12, Голландиянең — 18, Бельгиянең — 22 һәм Франциянең 92 дивизиясенең коралларын тартып алган.

Боларның барысы да сугышның башлангыч чоры барышына тәэсир итми калмаган. Германия СССРга һөҗүм итүдән күпкә алда үзенең икътисадын  хәрби режимга күчергән. Советлар Союзы икътисады исә күбесенчә тыныч төзелеш мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Хәрби сәнәгать сугыш алдыннан гына яңа хәрби техника җитештерүне үзләштерә башлый. Бездә ул чордагы иң яхшы танклар, самолетлар, артиллерия коралы булдырыла. Әмма аларны күпләп җитештерү башланган гына була. СССРга каршы сугышка әзерләнеп, Гитлер Германиясе үзенең кораллы көчләрен 8,5 миллион кешегә арттыра. 1941 елның июненә немецлар армиясендә 11 мең танк һәм  штурмлаучы орудие, 11 мең самолет, 78 меңгә якын орудие һәм миномет була. Немец фашистлары армиясенең шулай ук сугыш алып бару тәҗрибәсе дә була.

1939 елдан алып 1941 елның  июленә кадәр чорда Совет Кораллы Көчләре саны өч тапкыр диярлек арттырыла.125 яңа дивизия формалаштырыла. Әмма фашистлар  СССРга һөҗүм иткән вакытта сан ягыннан безнең армиядән ике тапкыр диярлек күбрәк була. Кызыл Армиянең хәрби тәҗрибәсе булмый, хәрби техниканың кайбер төрләрендә дә немецлардан калыша. Кызыл Армиягә тәҗрибәле кадрлар җитешми.

Советлар Союзы гитлерчыларның хәрби машинасының куәтле һөҗүмен озак вакытлар ялгызы тотып тора. Моннан тыш, Кораллы Көчләрнең бер өлешен Ерак Көнчыгышта, шулай ук Көньяктагы чик буенда  туплап тотарга мәҗбүр була. Германия белән беррәттән, аның ул вакыттагы союзниклары — Финляндия, Венгрия, Румыния, Италия Советлар Союзына каршы чыгыш ясый.

Кызыл Армиянең Бөек Ватан сугышының беренче чорындагы җиңелүләренең тагын бер сәбәбенә тукталып үтәсе килә.

1945 елдагы Җиңү көннәрендә В. Молотов: “Авыр сынау елларында партия һәм дәүләт башлыгы булып И. В. Сталинның торуы безнең бәхет ул”, — дигән иде. Асылда исә барысы да башкача була. Сталинның “генийлыгы” турындагы берничә фикерне китереп үтәбез.

“Сугышның башында оператив мәсьәләләрне ул начар белә иде. Аның оператив мәсьәләләрне белүе турында Сталинград сугышының соңгы чорында гына тоя башладым... Тактика мәсьәләләренә килгәндә исә, ул аларны сугышның ахырына кадәр белмәде.

...Сталинның һөнәри хәрби белеме сугышның башында гына түгел, аның ахырына кадәр җиткелекле булмады... Сугыш тарихын анализлаганда, һәр тәгаен очракта хәлнең ничек булуын гадел тикшерергә кирәк. Аның намусында эшкә начар һәм зарарлы тәэсир итүче, бернинди каршы килүләргә дә  әһәмият итмичә бирелгән боерыклары бар”, — дип язды Г. Жуков. Шуларның берничәсен хәтерегезгә төшереп үтәбез. 1941 елның июнь башында  Киев аерым хәрби округы командованиесе гаскәрләрнең бер өлешен  хәрби әзерлеккә китерү турында боерык бирә. Бу турыда белгәч, Мәскәү округ командованиесенә ачу белдерә, аны провокациядә гаепли. Киевта моның нәрсәгә китерәчәген яхшы аңлыйлар һәм барысы да шундук үз урыннарына кайтарыла. Көнбатыш аерым хәрби округында да шундый хәл күзәтелә.

Маршал Г. Жуков фикеренчә, Сталинның хаталары түбәндәгеләр: ул Англиягә һәм Франциягә каршы сугыш ачкан Гитлерның аны тиз генә тәмамлый алмаячагына ышана, Сталин белән Молотовны Гитлер оста гына алдый. Гитлер Сталинны Германиянең һөюҗүм итмәү турындагы пактка тугры калачагына ышандыра. Безнең разведка Гитлерның Советлар Союзына каршы сугыш ачмавы турындагы ялганын инкарь итә алмый.

Кызыл Армиянең һәрвакыт дошман һөҗүменә өчләтә җавап бирергә әзер булуына ышанган рухта тәрбияләнгән солдатларга әлеге хәлне, хәрби уңышсызлыкларның сәбәпләрен аңлау җиңел булмый. Армиянең нигезен тәшкил итүче командирларның күпләп репрессияләнүен алар каян белсен? Илнең һәм армиянең сәяси һәм хәрби җитәкчелегенең хаталары турында да белми алар. Атап әйткәндә, Генеральный штаб сугышны беренче Бөтендөнья сугышы чорындагы  схема буенча — чик буенда  алып барырга әзерләнә. Алар төп алышларның сугыш игълан ителгәннән соң 10-12 көннән соң гына башланачагына исәп тота. Ә дошман исә беренче көнне үк хәрби әзерлеккә китерелмәгән совет гаскәрләре өстенә бөтен куәте белән ябырыла. Генеральный штабның төп һөҗүмне Көньяк-Көнбатыш, Украина юнәлешендә көтүен күпләр белми.

Кызыл Армиянең 1941-1942 еллардагы җиңелүләренең сәбәпләрен аңлатканда күп кенә хәрби тарихчылар әлегә кадәр генералиссимусның “хыянәтчел рәвештә һөҗүм итү” турындагы  фикерен әйтә. Сталин һөҗүмнең кинәт булуы турында даими әйтә килә, әлбәттә. Әмма аның чыганаклары, армиянең һәм аның җитәкчелегенең нәтиҗәле эш-гамәлләргә әзер булмавының сәбәпләре анализланмый. Сталинның һәм аның киңәшчеләренең гаебе турындагы мәсьәлә кузгатылмый.

Сугышның башында капиталистик илләрдә яшәүче гади халыкның үз хөкүмәтләрен дошман күрүе һәм СССР белән сугыш чыккан очракта кичекмәстән безнең якка чыгачагы турындагы фикер дә тискәре йогынты ясавын исәпкә алмый мөмкин түгел. И. Сталин үзенең  3 июльдәге радио аша чыгышында, немец фашистлары Литваны, Латвия, Белоруссия, Украинаның зур гына өлешен алгач, “Гитлер фашистлары тарафыннан коллыкка төшерелгән” немец халкын сугышта ихтимал булган тугры союзниклар исәбенә кертә. Хәтта 1941 елның 6 ноябрендә, гитлерчылар Мәскәүгә омтылганда, Сталин Германия халкында “сугышны дәвам итүгә каршы кискен борылыш” сизелүен, “Германия тылының гитлерчы авантюристларны җирләргә әзер вулканнан гыйбарәт булуын” әйтә. Боларның барысы да халыкның бөтен көчен туплауга каршы килү генә түгел, фронттан еракта булганнарда тыныч вакыттагы рухны сакларга булышлык итә. Һәм, нәтиҗә буларак, фашистлар, Совет гаскәрләренең батырларча каршы торуына карамастан, илебез территориясенә үтеп керә. Шулай да сугышның башлангыч чорындагы гадәттән тыш авыр шартларда илебез, халык югалып калмады, берләшеп, Ватанны яклауга күтәрелә алды.

Беренче җиңелүләр никадәр генә ачы булмасын, без шуны аңларга тиеш, нәкъ менә шушы көннәр Советлар Союзы халыкларының азатлык өчен көрәштә какшамаслыгын һәм бәйсезлеген күрсәтте.

Риф Әюпов,

РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре,

профессор, РФ  Хәрби фәннәр академиясе академигы,

БДУның кафедра мөдире.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»