22.06.2011 - Җәмгыять

Рөстәм Хәмитов Урман поселогында тергезү эшләре белән танышты

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов  Иглин районындагы эш сәфәрендә  шушы елның маенда  хәрби кирәк-ярак складындагы шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән Урман поселогын тергезү барышы белән танышты.

Поселок өстеннән вертолетта  очып, эшләр торышын  бәяләгәннән соң, Рөстәм Хәмитов  капиталь ремонт  барган мәктәп бинасында булды. Янгыннан соң мәктәпнең стеналары гына торып калган, бинаның эчке өлешен тулысынча диярлек  яңадан эшләргә туры килә. Башкортстан Президенты 240 урынга исәпләнгән  уку йортында  тергезү эшләрен 1  августка  тулысынча тәмамлауны таләп итте.

Рөстәм Хәмитов, шулай ук, 75 урынга исәпләнгән балалар бакчасында булды. Анда  эшләр дәвам итә. Бинаның ремонтланган өлешендә  20шәр баладан оештырылган ике төркем эшли.

Башкортстан Президенты урындагы халык белән сөйләште, торак йортларны төзекләндерү барышы белән кызыксынды, ремонтланырга тиешле фатирларны карады. 225 фатирда 680 тәрәзә һәм  бүлмә ишекләре кую таләп ителә. Бу эшләр 18 миллион сумга төшәчәк. Ягып җылыту сезоны башлануга  поселокта заманча казанлык  сафка кертеләчәк.

Рөстәм Хәмитов тергезү эшләренең  биредә яшәүчеләрнең  барлык дәгъвалары канәгатьләндерелгәнче дәвам итәчәген ассызыклады.

Иглин  поселогында Рөстәм Хәмитов  йортлары җимерелгән кешеләр өчен төзелүче  объектларны карады. Биредә коттедж тибындагы 13 бина һәм  күпфатирлы өч йорт күтәрелә.

БР Президентының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»