18.11.2010 - Җәмгыять

“Кызыл әтәч”кә “җим” сипмик

Башкортстанда быел ничә янгын теркәлгән? Аянычлы хәлләр нинди зыян салган? Яңа ел бәйрәменнән соң дәваханәгә эләкмәс өчен нинди кануннарны күздә тоту мөһим? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

— Хәвефле чор якынлаша, — дип билгеләде чыгышында Башкортстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Марат Латыйпов.— 2009 елның беренче сентябреннән 2010 елның беренче мартына кадәр республикада 2717 янгын теркәлгән. Аянычлы вакыйгаларда 220 кешенең гомере өзелгән һәм 173 кеше җәрәхәтләнгән.

Яңа ел бәйрәмнәре — безнең өчен аеруча тынгысыз мәл. Берәр бина эчендә, купшы чыршы тирәсендә күңел ачучылар петарда шартлатса, бик күп гомерләрне кыйган “Хромая лошадь” трагедиясе кабатланырга мөмкин. Бу хакта беркайчан да онытырга ярамый. Шуңа күрә әле үк балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үтәчәк урыннарны тикшерә башладык. Оештыручыларны  ут белән шаярмаска кисәтәбез. Петарда, фейерверк белән мавыгып, аянычлы хәлләргә сәбәпче булучыларга карата җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин. Зур бәйрәмне киң билгеләсәк тә, хәвефсезлек, иминлек турында онытмыйк!

Башкортстанда быел ун айда 4005 янгын теркәлгән (2009 елгы шушы чорда — 4011 янгын). Аянычлы хәлләрдә 278 кешенең гомере өзелгән, 296 кеше җәрәхәт алган. “Кызыл әтәч” 15 баланы да аямаган. Учалы шәһәре һәм районында, Дүртөйле шәһәре һәм районында, Бакалы, Бүздәк, Зилаер, Салават, Стәрлебаш районнарында янгыннар саны арткан. Шул ук вакытта янгын сүндерүчеләр 2446 кешене коткарган, 1,24 миллиард сумлык әйберне саклап калган. Күңелсез хәлләрнең күпчелегендә электр җиһазларын, мичләрне, транспорт чараларын саксыз куллану сәбәпче. Балалар кулына петардалар эләгү дә күңелсез статистиканы арттырган.

Сөйләшүдә Уфа шәһәренең янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Фәрит Абдрахманов та катнашты.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»