27.05.2011 - Җәмгыять

“Никола Вешний” бәхет китерсен

Башкортстан — Русиянең күптөрле милләтләр бергә тупланып яшәгән төбәкләренең берсе. Шуңа бездә православие, ислам, иудаизм һәм башка диннәрнең бәйрәмнәре колачлы билгеләнә. Республикада яшәүче төрле гореф-гадәтле, мәдәниятле халыклар үзләренең борын-борыннан сакланып калган йолаларын үткәрә. Күптән түгел Краснокама районының Николо-Березовка авылында урнашкан “Никольский храм” тарихи-мәдәни үзәгендә “Никола Вешний” бәйрәме оештырылды. Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре кысасында үткән бу чара тәэссоратларга бай булды.

— Хөрмәтле кунаклар! Якташлар! — дип башлады чыгышын Краснокама районы хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин. — Һәммәгезне дә шушы күркәм бәйрәм белән ихлас тәбриклим! Николо-Березовка соңгы елларда ил күләмендәге рухи яңарыш, рухи үсеш үзәгенә әверелде. Башкортстанда Кама буендагы элекке бердәнбер сәүдәгәрләр авылының үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң? Шушы урында иң элек монастырь төзелгән һәм яу белән килгән күчмә халык тарафыннан нигезенә кадәр җимерелгән. Арытаба монда храм ишекләрен ачкан һәм авыл үз пристане булган сәүдә үзәгенә әверелгән. Шушындый бай тарихлы авылда 1997 елдан бирле Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре кысасында “Никола Вешний” бәйрәме оештырыла башлады. Халык күңел ача, үзара дуслык җепләрен ныгыта торган бу чараның әһәмияте чиксез зур. Бу күркәм традиция арытаба да дәвам ителәчәк.

Никола Вешний бәйрәме шактый күңелле үтте. Кунакларны Кирилл белән Мефодий булып киенгән артистлар каршы алды. Зур мичкә утырган Емеля да чараның үзәгендә булды. Нинди генә авырлыкларга тарыса да төшенкелеккә бирелми торган бу әкият герое күпләрдә зур кызыксыну уятты. Ярминкә рәтләре яныннан узучыларны скоморохлар (борынгы Русьтагы сәяр җырчы-музыкантлар, ил гизеп кәмит күрсәтеп йөрүчеләр) биергә, күңел ачарга чакырды. Никольский храм каршындагы мәйданда фольклор коллективлар чыгыш ясады. 

Күркәм традициягә әверелгән бәйрәмгә килгән кунаклар арасында Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов, республиканың мәдәният министры Аскар Абдразаков, Башкортстан халыкларының дуслык йорты директоры Вильмир Азнаев, Уфадагы Беларусь Республикасы илчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Василий Новак, Славян язмасы һәм мәдәнияте халыкара фонды вице-президенты Михаил Чванов һәм башкалар да булды.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»