27.05.2011 - Җәмгыять

Халык өчен хезмәттә йөзмәктә

Тарихи белешмә

1909 елда Уфа губерна ведомствосы 1875-1909 еллардагы эшчәнлек турында “Җыелма карарлар җыентыгы” (“Сводный сборник постановлений”) дигән өчтомлык бастырып чыгара. Аның беренче томында 1908 елның 28 августында бөек урыс язучысы Л. Н. Толстойның 80 яшен билгеләү турында хәбәр ителә. Уфа губерна управасы “Мәгърифәтле Русиянең милли горурлыгы булган язучыны ил һәм дөнья күләмендә хөрмәтләү тантанасында катнашу, язучының исемен һәм хезмәтләрен җирле халык аңында мәңгеләштерү максатында һәр алты өяздә Л. Н. Толстой исемендәге түләүсез халык китапханәсе ачу турында” тәкъдим белән чыга.

Шушы тәкъдимгә кушылып, собрание карар кабул итә:

1. 1909 елда губернаның һәр өязендә халык өчен түләүсез земство китапханәсе ачарга.

2. Яңа ачылган алты китапханәгә Л. Н. Толстой исемен бирүне юлларга, ә юбилей көнендә Лев Николаевичны телеграмма белән котларга...

Җыентыкның икенче китабында чираттан тыш карарларны тормышка ашыру мәсьәләсе карала, һәр өяздә китапханә ачылырга тиешле авыл билгеләнүе һәм акча бүленүе турында хәбәр ителә.

Уфа өязе земствосы китапханә ачу өчен Топорнино авылын сайлый һәм 1909 елгы смета буенча китапханә тоту өчен 60 сум, фатир биләүгә 150 сум, каравылчы яллау өчен 30 сум, җылыту, яктырту өчен 20 сум акча бүлә. Златоуст өязе земствосы Мәсәгуть авылына — 180 сум, Бөре өязе земствосы Аскын авылына — 400 сум, Минзәлә өязе земствосы Шуган авылына — 180 сум, Бәләбәй өязе земствосы Верхнетроицкое авылына 180 сум акча бүлә. Стәрлетамак өязе земствосы мәгълүмат бирмәгән.

Шуның өстенә, Л. Н. Толстойның арзан хакка басылган китапларын өяз китапханәләренә озатыр өчен 300әр сум, эшне башлап җибәргәндә китаплар алу өчен һәр китапханәгә 300 сум, китапханә фондын тулыландыру өчен ел саен 100 сум һәм китапханәченең эш хакына 200 сум каралган. Шуңа өстәп, һәр китапханәгә мебель алу өчен 50шәр сум акча бүлү каралган.

Башкортстан Республикасы дәүләт архивы каршындагы китапханәдә 1912 елгы “Земские журналы” саклана. 636нчы биттә “Уку китапханәләре турында гомум мәгълүматлар” дигән баш астында шундый белешмә бирелә: “Топорнино авылы, Покров волосте, Топорнино станциясе, ачылу елы — 1909, аерым бинага урнашкан, бина хуҗасына елына 200 сум акча түләнә” диелгән.

Китапханә персоналы турында мәгълүмат: “Л. Н. Толстой исемендәге Топорнино китапханәсе, дворянин Аристарх Яковлевич Сухотин, гимназиянең 3нче сыйныфы, китапханә эше буенча эш стажы 3 ел, шушы китапханәдә өч ел мөдирлек итә, башка вазыйфалары юк, китапханә тоту өчен оклады 360 сум, башка эштә хезмәт хакы алмый. Әзер фатир бармы? Бар. Ике бүлмәсен китапханә били”.

Шушы кыска мәгълүматлардан күренүенчә, Аристарх Яковлевич Сухотин — Топорнино авылының Л. Толстой исемендәге китапханәсенең беренче китапханәчесе. Ул бу эштә җиде ел ярым эшли. А. Я. Сухотин адвокатлык тәҗрибәсе булган юрист, киң мәгълүматлы, укымышлы кеше була. “Ышанычсызлыгы” өчен аны илле яшьләре тирәсендә Уфадан сөргенгә җибәрәләр.

Шулай итеп, мәгърифәтле Русиянең Уфа губерна земствосы үз биләмәләрендәге гади халыкны белемле итү максатында ХХ гасыр башында алты өязнең һәрберсендә бөек урыс язучысы Л. Н. Толстой исемендәге китапханә ачу хәстәрен күргән.  Шуны беләсе килә: архив материалларында күрсәтелгән урыннарның барысында да китапханә ачылдымы икән? Ачылган булса, әлеге вакытта Аскын, Мәсәгуть, Стәрлетамак, Верхнетроицкое (элекке Бәләбәй өязенә кергән), Шугандагы (элекке Минзәлә өязе) йөз “яшьлек” китапханәләр ни хәлдә халыкка хезмәт итә икән?

Изге башлангыч дәвам итә

Озак еллар Топорнино-Кушнаренко районы китапханәсе элек купец Николаев милке булган ике катлы бинаны биләде. Әлеге вакытта ул заманча җиһазландырылган мәдәният йортында урнашкан. Иркен, якты уку залы, укучыларны хезмәтләндерү эшен яхшыртырга мөмкинлек бирде. Үзәкләштерелгән район китапханәсе елына алты меңгә якын кешене хезмәтләндерә, китап фонды 53 меңнән артык.

Китапханә районның бик күп оешма һәм учреждениеләре белән берлектә эшли. Беренче чиратта, әлбәттә, китап укучылар мәнфәгате өстен күрелә. Аларны дәртләндерү максатында төрле чаралар, конкурслар оештырыла.

Мәсәлән, узган елда “Уку алдынгысы” конкурсы үткәрелеп, иң күп китап укучы гаиләләр, 50 ел буе абонент булып торучылар билгеләнде. Җиңүче, гомер буе Кушнаренко ашлык кабул итү предприятиесендә эшләп пенсиягә чыккан Зилә Казыймова ел дәвамында китапханәгә 32 тапкыр килгән, барлыгы 187 китап укыган. Аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Китапханә татар, башкорт, удмурт милли оешмалары белән тыгыз бәйләнеш тота, алар ярдәмендә “Шәҗәрә” бәйрәмнәре үткәрү традициягә әверелде. Һәр милләт үзенең тамырлары белән кызыксына, нәсел-нәсәбен барлап, күңелле бәйрәмнәр оештыра.

Элек-электән китапханәләргә ярдәм кулы сузучылар булган, андыйлар әле дә бар. Шуның дәлиле — “Китапханәгә китап бүләк ит!” акциясе. Акцияне хуплап, район хакимияте башлыгы Алмаз Йосыпов китапханәгә үзенең шәхси китапханәсеннән бүләкләр тапшырды. А. Н. Плотников, Т. М. Романова, Р. С. Фәтхлисламов, Н. А. Яковлев, А. З. Брезгина, С. Б. Әминева бүләк иткән китаплар да фондны тулыландырды, район халкы аларга да зур рәхмәтле.

Халык китапханәсе халыкка хезмәт итә

Коллективны егерме елдан артык Минзилә Вәлиева җитәкли. Китапханәне оештыру эшенә зур хезмәт салган Екатерина Проценко, Рәйлә Галләмова, Әнүзә Дәүкаеваның эстафетасын дәвам итеп, ул китапханә эшенә заманча яңалыклар кертә, коллективны яңа уңышларга рухландыра. Әйткәндәй, Кушнаренко китапханәсе республикада игълан ителгән барлык конкурсларда призлы урыннар яулап тора. Мәсәлән, 2003 елда китапханә “Иң яхшы үзәк район китапханәсе” исемен яуласа, 2004 елда китапханәче Рима Булатова “Үзәк район китапханәсенең иң яхшы китапханәчесе” исеменә лаек булган. Ә 2005 елда Кушнаренко китапханәсе фестиваль лауреаты булган һәм “Кушнаренкодагы Коминтерн мәктәбе” проекты өчен диплом белән бүләкләнгән. 2010 елның ноябрендә Л. Толстойның вафатына 100 ел тулу уңаеннан халык күңелендә яшәүче үлемсез язучының изге исемен искә алдылар. Аның тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе оештырып, укучылар белән әңгәмәләр, башка чаралар үткәрделәр. Гомумән, бөек язучы хөрмәтенә халык өчен ачылган китапханә бүген дә халыкка хезмәт итә.

Шушы елның Башкортстанда “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителүен милли оешмалар белән кулга-кул тотынып эшләүче Кушнаренко район үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәрләре күтәренке күңел белән каршы алды. Район хакимияте башлыгы А. Йосыпов карары нигезендә милләтара татулыкка багышланган смотр-конкурслар үткәрелде. Аларда авыл китапханәчеләре дә актив катнашты. Халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар да зур оешканлык белән узды.

Бүген китапханә хезмәткәрләре республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Иң яхшы китапханә” конкурсына әзерлек эшләре белән мәшгуль. Башкарган эшләренә караганда, бу исемгә күптән лаек ул.

Фәния Миңнегулова,

ветеран укытучы.

Кушнаренко районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»