27.05.2011 - Җәмгыять

“Хәвефсез тәгәрмәч” кая тәгәри?

Тиздән җәйге каникуллар башланачак. Балалар мондый чорга шатланса, әти-әниләр, укытучылар бераз борчыладыр, чөнки буш вакыты күп булган шук кызлар һәм малайлар куркыныч янаган юлга чыгып уйнарга да күп сорамый. Кызганычка каршы, быел юлларда өч баланың гомере өзелде дә инде. Күңелсез хәлләргә чик кую, һәр бала яңа уку елын исән-имин башласын өчен ЮХХДИ хезмәткәрләре күләмле эш башкара. Уфаның “Шомырткайлар” лагеренда үткән “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе дә шушы максатка хезмәт итә.

— Хөрмәтле балалар! Коллегалар! — диде анда Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Яшь инспекторлар бәйгесе быел 37нче тапкыр үткәрелә. Бүгенге чара дәүләт автоинспекциясе оештырылуга 75 ел тулуга багышлануы белән истәлекле. Юбилей елында сезнең белән очрашуга чиксез шатмын! Тиздән җиңүчеләр игълан ителер. Бәхетлеләр исемлегенә кермәүчеләр дә борчылмасын, чөнки сез район, шәһәр күләмендә үткән конкурсларда оттыгыз. Димәк, биредә иң яхшылар, иң зирәкләр җыелган. Мин дә мәктәптә укыганда яшь инспекторлар бәйгесендә катнашкан идем. Ул чакта бүләк ителгән кружка белән ручка өй түрендә әле булса саклана. Сез дә Уфадан бүләкләр белән бергә мәңге истә калырдай бай тәэссоратлар туплап, яңа дуслар табып кайтырсыз.

Дүрт көн дәвамында балалар төрле сынаулар үтте. Юл йөрү кагыйдәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта автошәһәрчектә хәрәкәт итү, фигуралы йөрү, тормыш иминлеге дәресе (ОБЖ) һәм сәнгать конкурсыннан соң җиңүчеләр ачыкланды. Тәүдә һәр бәйгедә иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр тәбрикләнде. Гомум нәтиҗәләр буенча Мишкә һәм Чишмә районнарының яшь инспекторлары өченче урынны бүлеште. Икенче урынга Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре данын яклаучылар лаек булды. Уфа шәһәренең 38нче мәктәбе командасы беренче урынны һәм күчмә кубокны яулады. Башлангыч сыйныфларда белем алучы Динис Рамазанов, Диана Фәрхетдинова, Әдилә Вәлиева һәм Никита Ляпустин Башкортстан данын Кемерово өлкәсендә үтәчәк Русия күләмендәге конкурста яклаячак. Җиңүчеләрнең остазлары, 38нче мәктәпнең технология укытучысы Петр Дещенко белән пропаганда инспекторы Рөстәм Заһитов балаларны чираттагы бәйгегә дә җитди әзерләп, уңышка өмет итә.

Агымдагы елда бәйгенең финал өлешендә 350 бала катнашты. Конкурста бәхетен сынаучылар, “баш инспектор” Динар Заһит улы белән якыннан аралашып, тәэссоратлар туплаудан тыш, юл кагыйдәләрен хөрмәт итәргә өйрәнде. Димәк, алар башкаларга да үрнәк күрсәтәчәк һәм үскәч тә игътибарлы водитель булачак. Мөгаен, “Хәвефсез тәгәрмәч”нең төп максаты да шушындый карашлы яшь буынны арттырудадыр.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»