27.05.2011 - Җәмгыять

Моңга бай гармун бәйрәме

Гармунны урыслар, татарлар, башкортлар, марилар, удмуртлар һәм башка халыклар үзләренең милли уен коралы дип исәпли. Иң авыр чакларда да бу халыклар гармуннан аерылмаган. Димәк, гармун, чын мәгънәсендә, милләтара дуслыкны ныгытучы уен коралы. Яңавылда үткән бәйрәм моңа ачык мисал булды, анда төрле милләт халыкларының көйләре, җырлары яңгырады. Бәйрәм республикада игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елына багышланды.

Узган гасырның сиксәненче еллары уртасында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан дәүләт филармониясе режиссеры Фатыйх Иксанов исеменә республиканың төрле төбәкләрендә яшәүчеләрдән тальянда уйнарга өйрәтүне үтенеп бик күп хатлар килә. Бәлки нәкъ шушы “Уйна, гармун!” республика фестивален оештыруга этәргеч булгандыр. Аны үткәрү алдыннан Фатыйх Хәйрулла улы ике ай эчендә республиканың районнарын йөреп чыга, тальянчыларны табып сөйләшә һәм беренче тальян бәйрәмен оештыра. Фатыйх Иксанов үзе исән чакта Уфада тагын өч фестиваль үтә. Аннары бу эш сүрелеп кала. Шәһәр һәм район хакимияте башлангычы белән бу матур бәйрәм Яңавылда тергезелә.

Фатыйх Иксанов исемен йөртүче “Моңга бай гармун бәйрәме” фестиваленең алтынчысы быел 19-20 майда үткәрелде. Бәйгенең абруе елдан-ел күтәрелә бара. Моны фестивальдә катнашырга килгән гармунчыларның күплегеннән дә күрергә мөмкин — узган елларда йөз тирәсе булсалар, быел аларның саны ике йөзгә якынлашты. Бәйрәмдә катнашучыларның географиясе дә елдан-ел киңәя. Быел Яңавылга республиканың 35 район һәм шәһәре, Удмурт Республикасы, Чиләбе һәм Саратов өлкәләре гармунчылары җыелды. Аларның иң кечесенә — 10, иң өлкәненә 83 яшь иде.

Фестивальне ачу тантанасында Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәҗиһәтов: “Бабаларыбыз безгә бәяләп бетергесез байлык — гармун моңы калдырган. Киләчәк буын безнең турыда да шундый сүзләр әйтә алырмы? Алыр, әлеге фестиваль нәкъ шушы сорауга уңай җавап бирүче чара”, — диде. Район җитәкчесенең бу сүзләре нигезсез түгел. Яңавыл районында мәдәният үсешенә, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен саклауга җитди игътибар бирелә, алар арасында гармунчылар аерым урын алып тора. Район мәдәният сарае директоры Флорида Миндиярова раславынча, быелгы фестивальдә районнан 37 гармунчы катнашкан, шуларның яртысы — балалар. Димәк, төбәктә тальян моңы киләчәктә дә яңгыраячак. Район хакимияте, аның мәдәният бүлеге тарафыннан матди базаны ныгытуга да игътибар зур.

Яңавыллылар фестивальне югары дәрәҗәдә оештырды. Беренче көндә конкурс прогаммасы тәмамлангач, “Нәфисә чишмәсе” һәм “Салкын чишмә” янында чишмә бәйрәме үтте. Анда халкыбызның “Тула басу”, “Су юлы” кебек гореф-гадәтләре күрсәтелде. Мондый чара бәйгедә катнашучыларга үзара ныграк аралашу мөмкинлеге бирде.

Фестиваль 20 майда гала-концерт белән тәмамланды. Аны карарга күрше районнардан да тамашачылар килде.

Айрат Галиев Гран-прига лаек булды.Башкортстанның һәм Русиянең атказанган артисты, Л. В. Собинов исемендәге Саратов консерваториясе профессоры, Вашингтонда үткән халыкара конкурста “Тынычлык кубогы” яулаган Виктор Фильчев җитәкләгән жюрига иң осталарны сайлап алу җиңелдән булмады. Гран-при Аскын районы егете Айрат Галиевка тапшырылды. Айрат Урмияз авылында туып үскән, биш яшеннән гармун тарта. Курайда, тальянда һәм баянда да бик оста уйный. Беренче урынга Туймазы шәһәреннән Илнур Газизов  һәм Караидел районыннан Илшат Габдуллин, икенче урынга Күгәрчен районыннан Рәфыйк Котлыгуҗин, Уфа шәһәреннән Рәмзил Фәйзуллин, өченче урынга Яңавыл районыннан Хәдит Төхвәтов һәм Чакмагыш районыннан Рәис Кадраев лаек булдылар. Тагын ун гармунчы дипломнар белән бүләкләнде. Алар арасында күрше республика һәм өлкәләрдән килгәннәр дә бар.

Ансамбльләр арасында Илеш районыннан Гыйльмулла Габдуллин җитәкләгән “Мирас” фольклор ансамбленә һәм Дуван районыннан Евгений Багин җитәкчелегендәге “Гармошка” ансамбленә тиңнәр булмады. “Мирас” ансамбле төрле һөнәр ияләрен җыйган. Анда янгын сүндерүче дә, мал каручы да, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче дә бар. Икенче урынны Удмурт Республикасыннан килгән “Җырчы гармун” халык ансамбле һәм Яңавыл шәһәренең халык уен кораллары ансамбле бүлеште. Өченче урынга Баймак районыннан Руслан Тимербулатов белән Галинур Карачурин дуэты һәм Яңавыл шәһәре балалар сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле (җитәкчесе Динара Килмәтова) чыкты. Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән килгән җиде ансамбль диплом белән бүләкләнде.

Республиканың мәдәният министры урынбасары Юлия Ольговская билгеләвенчә, бәйрәм төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгытуга, халык иҗатын тагын да үстерүгә хезмәт итә.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»