26.05.2011 - Җәмгыять

Үлем белән шаярмагыз!

Эдуард Сафиуллин.Юл фаҗигаләренең күпчелегендә водительләр үзләре гаепле. Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе начальнигы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов бер матбугат конференциясендә “Юл кагыйдәләрен хөрмәт итүчеләрне арттыру максатында кырыс адымнарга барырга мәҗбүрбез. Адым саен инспектор бастырып, камера урнаштыру мөмкин түгел. Һәр нәрсәнең чамасы бар. Газ педаленә чамадан тыш басучылар “корыч атларының” куәте турында түгел, хәвефсезлек хакында уйлансын иде”, дигән иде. Шушы сүзләрне һәр водитель исендә тотса, корбаннар саны кимер иде. Чөнки юлда теркәлгән аянычлы вакыйгаларның күпчелегендә җил белән узышучылар гаепле. Бу хакта сүз чыккач, Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге тикшерүчесе, юстиция капитаны Эдуард Сафиуллин бихисап гыйбрәтле вакыйгалар сөйләде.

— Краснокама районы аша үткән Дүртөйле — Нефтекама юлында ел саен җанөшеткеч фаҗигаләр теркәлә. Без бу күренешнең асылына төшендек. Сәбәп бик гади. Куян авылына җиткәч, водительләр, ни өчендер, бөтен көчкә газ педаленә баса. Кызганычка каршы, үлем белән шаяру күпләр өчен аянычлы тәмамлана. Берничә мисалга игътибар итик. 2010 елның гыйнвар аенда “Ниссан” автомобиле каршы як юлга чыгып, “Нива” белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, берьюлы өч кеше, бер гаилә (!) җир куенына керде. Кем гаепле? Чит илдә эшләнгән куәтле машинамы, әллә юл билгесенә игътибар итмәгән водительме? Без гаепле кешене табып җәзага тарттырырбыз. Тикшерү эшләре алып барып, 2010 елда 15 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылды. Ләкин һәлак булганнар кире кайтмый бит, — диде ул.

Эдуард Рамил улы китергән мисалларның һәммәсе чәчең үрә торырлык. Узган елның ноябрь аенда булган вакыйганы гына алып карыйк. Югарыда телгә алынган юлда УАЗ каршы як юлга чыгып, “Шевроле Лачетти” белән бәрелешә. УАЗдагы өч пассажирның икесе ашыгыч ярдәм машинасы килеп өлгергәнче җан бирә. “Шевроле” руле артында утыручының гомерен хәвефсезлек мендәре генә саклап кала.

— 2011 елда да статистика үсешкә юнәлеш алган, — дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. — Ел башында бер атна эчендә 29 (!) юл фаҗигасе теркәлде. Мондый “рекордлар” тагын кабатланмасмы? Юл билгеләренә игътибар итүчеләр артса, мөгаен, фаҗигаләр дә азаер.

Краснокама районына еш командировкага барганлыктан, Куян авылы белән Нефтекама арасын да күп тапкыр үтәргә туры килде. Юл читендә гомерләре өзелүчеләр истәлегенә урнаштырылган чәчәк бәйләмнәренең еш очравына игътибар иткән идем. Фаҗигаләрнең сәбәбе нидән гыйбарәт соң? Юлның бу өлешендә водительгә, газ педаленә чамадан тыш басарга нәрсә этәрә? Күпләрне борчыган сорауга җавап эзләп, төрлечә фикерләргә мөмкин. Ничек кенә булса да, юл билгесендә күрсәтелгән тизлекне арттырмаучы бер водитель дә аянычлы вакыйгага тарымый. Руль артына утыручылар бу хакта беркайчан да онытмасын иде.

Айдар ЗӘКИЕВ.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»