26.05.2011 - Җәмгыять

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте камилләшә

90нчы елларда завод-фабрикаларның күпләп ябылуы, икътисадны үзгәртеп кору нәтиҗәсендә эшсезләр саны кискен артты һәм халыкны эш белән тәэмин итү зарурлыгы туды. 1991 елда Хөкүмәт карары нигезендә илебездә Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте оештырылды. Беренче елда Уфа үзәгенә нибары 500 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 17се генә эшкә урнаштырылган булса, 20 ел дәвамында анда 2 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать итеп, аларның 1 миллион 10 меңе эш белән тәэмин ителгән.

— Әлеге көндә республикада эшкә сәләтле халыкның 1,8 проценты эшсез дип танылган. Межгорье, Агыйдел шәһәрләрендә, Уфа шәһәренең Ленин районында, Архангель, Шаран, Аскын районнарында халыкны эш белән тәэмин итүдә авырлыклар бар. Уфа шәһәренең Калинин районында, Нефтекама, Белорет шәһәрләрендә, Стәрлебаш, Ярмәкәй, Миякә районнарында бу мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә, — ди Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте идарәсе начальнигы Тимерхан Биккинин.

Эшсезләр санын киметү максатында яңа технологияләр кертелә. Башкортстанда халыкның 40 проценты авыл җирләрендә яшәвен искә алып, узган ел азагында күчмә үзәкләр эше оештырылды. Республиканың ерак районнарына барып, халык белән турыдан-туры эшләүнең бу төре яхшы нәтиҗәләр биргән.

— Узган елда шундый 45 үзәк сатып алдык. Аларның мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүе дә зур әһәмияткә ия. Мәктәпне тәмамлаучылар, башлыча, икътисадчы, юрист  һөнәрләрен сайлый. Хезмәт базарында бу һөнәр кешеләре хәзер кирәгеннән артык. Үзәк белгечләре, тестлар үткәреп, баланың сәләтен билгели, аларга теге яисә бу һөнәрне сайларга тәкъдим итә. Кызганычка каршы, укучыларның 80 проценты тест нәтиҗәләре буенча компьютер тәкъдим иткән һәнәрләр белән ризалашмый, — ди Тимерхан Биккинин.

Хезмәт базарында, башлыча, эшче һөнәрләргә мохтаҗлык зур. Шәһәрләрдә водительләр, механизаторлар, слесарьлар, төзелеш, машиналар эшләү тармагы эшчеләре җитешми. Шунлыктан, кайбер предприятиеләр вахта ысулы белән эшләүне оештыра. Авыл җирендә яшәүче водительләр, механизаторлар болай эшләүне кулай күрә. Предприятие аларны тулай торак белән дә тәэмин итә. Бу эшне оештыруда күчмә үзәкләрнең роле бик зур.

Югары белемле мәгълүмати технология белгечләре, табиблар, логистлар, инженерлар да күпләп таләп ителә. Башкорт дәүләт университетын, Аграр университетны, Уфа дәүләт авиация, нефть университетларын тәмамлаучыларны эш бирүчеләр зур теләк белән кабул итә, ә дәүләтнеке булмаган вузларны тәмамлаучыларга эш табу авыррак. Икътисадчы, юристлар белән беррәттән, дизайнерлар, китапханәчеләр, социаль хезмәткәрләр дә эш таба алмый.  Балалары укырга кергәндә ата-аналар моңа игътибар итсен иде.

Күп кенә эш бирүчеләр эшкә тәҗрибәле белгечләрне ала, эшкә өйрәтү белән шөгыльләнергә теләми. Шуны искә алып, үзәкләр вуз тәмамлаучыларны предприятиеләргә стажировка үтәргә җибәрә һәм 6 ай дәвамында аларга пособие түли. Соңыннан аларның 40 процентын эшкә алалар. Быел бу максатларга 79 миллион сум юнәлтү каралган. Кече бизнесны үстерүгә, үз эшен ачарга теләүче эшсезләр өчен быел 203 миллион сум бүлү каралган. Яңа һөнәрләргә укыту, инвалидларны, укучы яшьләрне эш белән тәэмин итү буенча да зур эш башкарыла.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте көннән-көн камилләшә. Эш табарга ниятегез булса, сезгә монда  ярдәм күрсәтергә  һәрчак әзерләр.

Гүзәл Гыйльметдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»