26.05.2011 - Җәмгыять

Тиеннәрдән миллион туплап була!

Киләчәктә сине ниләр көтә? Бер көн, ай, ел узгач та тормышың үзең теләгәнчә генә барырмы? Язмышыңда кискен борылышлар булмасмы? Бу сорауларга беркем дә төгәл генә җавап бирә алмас, мөгаен. “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә” дигән әйтем дә — шушы фикернең дәвамы. Янәшәбездә, бәлки, күршебездә генә дә ярдәмгә мохтаҗлар яшәвен дә күрмибез кайчак. Урамда кул сузып утыручы фәкыйрьләрне читләтеп узабыз. Интернет челтәре аша килгән бөтенләй таныш булмаган берәүнең “Баламны коткаруга фәләнчә мең акча кирәк!” дип өзгәләнгән хатын уйлап та тормыйча кәрзингә ташлыйбыз. Чөнки күз алдында, мөгаен да, зур-зур сумма акча, вакыт таләп иткән билгесезлек тора. 

Тик бу — кеше кайгысына битараф булсаң гына. “Хәтта тиенлек акча белән дә кемнеңдер язмышын яхшы якка үзгәртеп, тормышка кайтарып була” диләр “Мөмкинлек бир!” исеме астында узачак хәйрия марафонын оештыручылар.  25 майда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә журналистлар белән чараны оештыручылар исеменнән Уфа шәһәрен үстерү иҗтимагый фонды директоры Ольга Панчихина, “Кашкадан” ял итү паркы директоры Евгений Дубницкий, “Дошкольная Уфа” республика журналының баш мөхәррире Ирина Бесчасткина очрашты.

Марафон берничә этаптан тора. 16-20 майда узган “Сабый, без синең белән бер каннан” проектында меңнән артык кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, авыру балаларга җибәрү өчен 180 литр кан җыелган. 200дән артык кеше лейкоз диагнозлы авыруларны коткару өчен тромбоцитлар доноры булырга ризалыгын биргән.

Халыкара балаларны яклау көне — 1 июньгә чаклы марафонның икенче этабы узачак. “Киләчәккә билет” дигән бу проект шәһәрнең күп кенә сәүдә нокталарында оештырыла — товар хакы мең сумнан арткан очракта, акчаның билгеләнгән проценты хәйрия фондына тапшырылачак, акциядә катнашучыларга хәйрия билеты бирелә.

Һәркемнең дә кулыннан килерлек ярдәм төре — “Тормышта вак-төякләр булмый” проекты. 27 майда “Семья” сәүдә-күңел ачу комплексы алдында сәгать 11дән кичке 8гә кадәр  тиен акча кабул итү оештырылачак. Җыелган акчага Республика балалар клиник дәваханәсенең гематология бүлегенә шприцлар өчен дозаторлар алу, 17нче балалар дәваханәсе территориясендә балалар мәйданчыгы булдыру, агымдагы елның февралендә авиаһәлакәткә тарыган Лев Мамлеевка реабилитация ярдәме күрсәтү күз уңында тотыла.

Марафон 4 июньдә “Кашкадан” паркында хәйрия концерты белән тәмамланачак. Ул 15 сәгатьтә башланачак. Теләге булганнар бу көнне дә авыру балалар өчен кан тапшыра ала — паркта күчмә станция урнаштырылачак.

Айгөл Закирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»