26.05.2011 - Җәмгыять

Сәләтле яшьләргә юллар ачык

Конгресс-холлда “Башкортстанның өметле яшьләре” дигән сәләтле балалар форумы узды. Чарада Бөтенрусия, төбәкара һәм республика олимпиадаларында җиңүче укучылар бүләкләнде. Иң-иңнәрне Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, мәгариф министры Әлфис Гаязов, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы вәкиле Игорь Малютин, М. Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, Сәләтле балаларга булышлык итү фонды президенты Наил Баһаветдинов  һәм башкалар тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

— Сәләтле балаларга ачылырга мөмкинлек бирергә, югары технологияле тормышка әзерләргә, шәхес булып формалашканчы күздән ычкындырмаска кирәк, — диде чыгышында Әлфис Гаязов.

— Бүгенге тантана шушы игътибарның матур бер үрнәге.

2011 елда мәгариф министрлыгы тарафыннан республикада 34 олимпиада уздырылган, шуларның 21е — аерым фәннәр буенча Бөтенрусия олимпиада кысаларында. Аларда 3994 укучы катнашкан. Республикада 443 мең укучы барлыгын исәпкә алганда, бу санның зур булуы ачык күренә. 

Дүртөйле районының Семилетка урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Снежана Ардиева ике ел рәттән Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада беренчелекне яулаган. Снежана узган җәй Татарстанның “Костер” лагеренда сәләтле укучылар белән бергә ял итә, анда төрле конкурсларда катнаша һәм лагерь буенча иң сәләтле бала дип табылып, Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнә, шунда ук “Татар кызы”, сәнгатьле уку конкурсларында беренчелекне яулый. Җитәкчесе Заһидә Камалова быел үзе дә республика конкурсында җиңеп, “Татар теле ел укытучысы” исемен яулаган, Снежананың уңышлары, нигездә, аның хезмәте белән бәйле. Кыз үзе дә тырыш, әлбәттә, мәктәпне көмеш медальгә тәмамларга ниятли.

— Әдәбият — ул кеше күңелен матурлык белән баета. Ул кешенең тормышын үзгәртергә мөмкин. Бәхет-шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр барысы кеше йөрәгеннән үтә. Кызганычка каршы, кайбер чакта авыр хәлләрне җиңеп чыгарга кыюлык җитми һәм шул чакта киңәш сорарга яныңда кеше булмаганда ярдәмгә бөек татар язучыларының, шагыйрьләрнең тылсымлы әсәрләре килә. Әдәбият дәресләре ул әсәр укып, яттан шигырь сөйләү генә түгел, күңел яктыруга этәргеч. Заһидә Харис кызы безгә тормышның матур ягын күрергә өйрәтте, — дип укытучысына рәхмәтен белдерә  сәләтле кыз Снежана.

Сәхнәдә — талантлы яшьләр. Киләчәктә мөһим социаль мәсьәләләр чишүче дә, фән ачышлары ясаучы да, туган ягын данлаучы да булачак алар.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»