25.05.2011 - Җәмгыять

Өч көн түләүсез кино...

— Бу чара республикабызда киноиндустрия үсешенә этәргеч бирүче мөһим вакыйга булачак, — диде тиздән Уфада узачак “Җир һәм кешеләр-2011” кинотелефестивале уңаеннан “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстанның Кинематографистлар берлеге рәисе Айчуак Юмагулов. — Югыйсә, күпме талантлы яшьләребез Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, башка зур шәһәрләргә укырга дип китә дә кире кайтмый. Чөнки бездә кино төшерүгә игътибар юк, ә читтә аларның хезмәте югары бәяләнә. Шулай да, хәзер хәлләр үзгәрә башлады — Хөкүмәтебез киноиндустриягә йөз белән борылды.

Кинофестиваль 1-3 июньгә планлаштырылган. 2006 елда башлангыч алган бу аралашу форумы быел халыкара статусына ия. Фестивальдә Башкортстан, Татарстан, Тыва, Калмык, Коми республикаларыннан, Русиянең егермедән артык шәһәр һәм төбәгеннән кино һәм телевидение эшлеклеләре катнашу көтелә. Фестивальнең конкурс программасында катнашучыларның географиясе дә киң — Әрмәнстан, Әзербайҗан, Казахстан, Белоруссия, Украина, Литва, Төркия, Канада, Германия. Чит ил фильмнары урыс телендә субтитрлар белән биреләчәк.

Тагын бер яңалык: 1 июнь  — Балаларны яклау көнендә “Җир һәм кешеләр-2011” канаты астында “Синема Солнце” Балалар кино, теле һәм анимация фестивале узачак. Бу хакта чараны оештыручылар — Русиянең һәм Башкортстанның Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Русиянең Кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы Азамат Хуҗаәхмәтов, “Башкортстан телерадиотапшырулар ассоциациясе” рәисе Азамат Тимергазин, телефестивальнең директорлары Азамат Сәйфуллин белән Шәүрә Шәкүрова һәм башкалар сөйләде. Монда балалар өчен төшерелгән картиналар гына түгел, балаларның үз катнашлыгында эшләнгән фильмнар да күрсәтеләчәк. Әйтик, анимация номинациясендә хәтта өч яшьлек балалар да катнаша.

Шунысы да игътибарга лаек: балалар фестиваленә тәкъдим ителгән конкурс эшләре профессиональлек ягыннан гына түгел, яңалык кертү, тормышның кызыклы якларын күрә белү кебек номинацияләрдә дә бәяләнәчәк. Хәтта кесә телефоннары белән төшерелгән сюжетлар өчен дә “Мобиль видео” дигән аерым номинация билгеләнгән.

Кинофестивальдә катнашуга 211 гариза бирелгән, аларның 68е — Башкортстаннан. Оештыручылар кино һәм телевидение өлкәсендә билгеле Н. Михалков, В. Грамматиков, Б. Грачевский кебек шәхесләрне кунакка көтә. Жюри эшендә “Культура” телеканалы кинобелгече Всеволод Коршунов, “Златан” продюсер үзәге генеральный директоры Александр Ключарев, Мәскәүдән сәнгать белгече, кинотәнкыйтьче Кирилл Разлогов, Төркиядән Хаяти Тюфекчиоглу һәм башкалар катнашуы көтелә.

Фильмнар “Мегаполис”та, “Родина” кинотеатрында, “Нефтьчеләр” Мәдәният сараенда түләүсез күрсәтеләчәк, ә инде башкалага бу көнне килә алмаучылар фестиваль чаралары белән PR102TV кабель телевидениесе аша таныша ала.

Җир, табигатьнең купшы бизәкләре, бетмәс серләре... Кеше кем ул? Җирдә кунакмы, әллә хуҗамы? Ниләр ачар безгә фестиваль? Шушы сораулар белән кызыксынучылар фестиваль чараларына рәхим итсен.

Үз хәбәрчебез.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»