25.05.2011 - Җәмгыять

Тиң хокуклылык һәм салым

Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов икътисадның нәтиҗәлелеге мәсьәләсе турында сөйләгәндә болай дигән иде: “Башкортстандагы ресурсларның зур күләме бүгенге көнгә кадәр хуҗалык әйләнешендә катнашмый. Җирләрнең яртысыннан күбрәге әлегә кадәр милек итеп рәсмиләштерелмәгән. Кем җире ул: Федерациянекеме, республиканыкымы, муниципалитетныкымы — аңлашылмый. Табигый ки, җир рәсмиләштерелмәгән икән, ул икътисадка да җәлеп ителми”.

Икътисадка җәлеп ителми дигән сүзләрне салым базасы була алмый дип аңларга кирәк. Урындагы үзидарә реформасы да нәкъ шушы аркада бер урында таптана. Әлеге реформа турындагы законга ярашлы, урындагы үзидарә органнарының бюджеты хезмәт хакыннан алынучы һәм җир өчен түләнүче салымнар исәбенә тулыланырга тиеш. Ә инде тиешенчә исәпкә дә алынмаган мәйданнардан салым алу мөмкин түгел.

Президент проблеманы юктан бар итеп сөйләми. Аның чыгышында икътисади нәтиҗәлелекне күтәрү өчен җир һәм милек мәсьәләсендә тәртип урнаштыру проблемасы яңгыраган икән, димәк, бу уңайдан җитди үзгәрешләр булуны  көтәргә кирәк. Дөрес, җир һәм милек салымы ставкаларын карау һәм үзгәртү хакында сүзләр элегрәк тә булды. Әмма теркәү, таныклык алу һәм башка үзенчәлекләр тулысынча хәл ителмәү сәбәпле, мәсьәлә кичектерелеп килде. Хәзер исә Башкортстан, илнең тагын унбер төбәге белән беррәттән, җир һәм милек салымын берләштереп, аны милек өчен салым буларак түләү буенча проектны тормышка ашыру мәйданчыгы булачак, диләр.

Эш шунда: әлеге бердәм салымны җыю өчен җир һәм милекне исәпкә алу һәм теркәү тәмамланган булырга тиеш. Ягъни салым базасы аныкланып беткәч кенә күпме сумма җыелырга тиешлек ачыклана. “Российская газета” хәбәр итүенчә, бу эш төгәлләнеп салым эксперименты үткәреләчәк пилот төбәкләр арасында Башкортстан да бар. Шунысын да искә алырга кирәк: Президент 16 мартта чыгыш ясаган иде, ике ай үтүгә исәпкә алу мәсьәләсе хәл ителгән дә мени?! Хуш, башыңа төшсә башмакчы буласың, дигәндәй, исәпкә алу гына төгәлләнү бер хәл. Дөресрәге, мактауга лаек гамәл. Ә менә җир һәм милек өчен бердәм салым ставкасы мәсьәләсендә, безгә калса, тавыш һәм ризасызлыклар булачак әле. Чөнки халыкка тиешле аңлату эшләре алып барылмый.

Билгеле булуынча, моңа кадәр дә җир һәм милек салымы аерым-аерым бар иде. Еллык салым күләме дә зурдан кубып сөйләрлек булмады. Ник дисәң, салым ставкасы техник инвентарьлаштыру бюролары (БТИ) билгеләгән түбән бәя буенча иде. Хәзер исә ставканы кадастр бәясе (базар хакы) буенча куячаклар. Бу йорт, фатир, җир участогы (халык өчен), биналар, ихата мәйданнары (предприятие һәм оешмалар өчен) салымы уннарча тапкыр арту дигәнне аңлата. Мәсәлән, моңа кадәр хосусыйлаштырылган өч бүлмәле фатир хуҗасы елына 300 сум чамасы түләсә, хәзер шушы сумма күпкә артачак. Җир участоклары белән дә шундый хәл.

Әлбәттә, кадастр бәяләре билгеләнү, исәпкә алыну, салым базасын киңәйтү белән бергә, җир һәм милекнең бәһасен күтәрү, хуҗачыл караш тәрбияләү җөмләсеннән дә бик мөһим. Әмма бездә яхшы булсын дип башлаган эшләрнең гадәттәгечә тәмамлануын да онытырга ярамый. Әйтик, хәзер түбәсенә караганда бүрек төшеп китәрлек коттеджлар, күз күреме җитмәслек мәйданлы ихата хуҗалары күп. Шул ук вакытта, бөтен байлыгы ике-өч бүлмәле “хрущевка” һәм алты сутый бакчадан артмаган кешеләр бар. Аларның һәркайсы бердәм ставка буенча салым түләргә тиеш булып чыга. Хан сарае кадәр өй салган кеше мондый салымга артык әһәмият тә бирмәс, бәлки. Ә менә фатир алам дип гомер буе заводта эшләп сәламәтлеген югалткан, очын-очка чак ялгап гомер итүче пенсионер өчен салым суммасы күп тоелырга мөмкин.

Дөрес, гомум мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган фатирлар салымнан азат ителергә тиеш, дигән сүзләр йөри. Монысы 2012 ел башында билгеле булачак диләр.

Базар хакы буенча салым ставкасы билгеләнүнең тагын бер үзенчәлеге турында. БТИ йортның кайчан салынуына карап хак куя иде. Элек төзелгән йортның бәясе яңа фатирныкыннан күпкә түбән булды. Хәзер шәһәр уртасындагы иске йортларның да хаклары (урнашкан урыны үзәктә һәм монда җир кыйммәт булганга күрә) бик югары. Шулай булгач, салымны да күп түләргә туры киләчәк.

Күпкатлы йортларга кагылышлы тагын бер мәсьәлә, ул да булса — йорт һәм ул утырган җир өчен салымның берләштерелүе. Бер үк мәйданны биләгән өч катлы һәм тугыз катлы йортларның бердәм салымы шул йортлардагы фатирларга тигез бүленәчәк. Ягъни өч катлыдагы фатир хуҗаларына күбрәк түләргә туры киләчәк.

Җир һәм милек салымын билгеләү һәм түләү буенча эксперимент алдагы ел башыннан старт ала. Кем белә, бәлки, ставкаларны халыкның кеременә, социаль статусына карап билгеләү максатка ярашлыдыр. Ләкин Конституция буенча һәр гражданин тигез хокуклы дигән тәгъбир башка очракта инкарь ителсә дә, гомум түләүләр, салым мәсьәләсендә һичсүзсез үтәлүчән безнең илдә.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»