18.11.2010 - Җәмгыять

Иман рухи һәм әхлакый нигезләрне ныгыта

16 ноябрьдә мөселманнар изге бәйрәмнәрен — Корбан бәйрәмен билгеләде. Бу көнне Башкортстанның барлык мәчетләренә гыйбадәт кылырга җыелдылар, шәһәр һәм районнарда киңкүләм мәдәният чаралары оештырылды. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә гыйбадәт кылды, ә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Уфаның “Ихлас” мәчетендә үткән бәйрәм чараларында катнашты.

Барлык мөселманнарның изге бәйрәмендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәүдә Лалә-Тюльпан мәчетендә булды һәм диндарлар белән аралашты, аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Тәлгать Таҗетдин республика башлыгына диндар мөселманнар мәнфәгатьләрендә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Хәмитов, Башкортстан кешеләре бер гаилә булып, тынычлыкта, бердәмлектә һәм имин тормышта яши, диде. Бу иминлек күп елларга сузылыр дигән теләктә булуын, безнең мөселманнарыбыз өммәте моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләвен билгеләде. Лалә-Тюльпан мәчетенә гыйбадәт кылырга килгәннәргә инанулары, иман ныклыгы өчен рәхмәт белдерде.

“Инануларыгыз белән сез рухи һәм әхлакый нигезләрне ныгытасыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Кеше инанусыз яши алмый, ул һәрчак булырга тиеш”. Соңыннан Тәлгать Таҗетдин Башкортстан Президенты һәм диндарлар белән бергә гыйбадәт кылды.

Башкортстан Президенты, шулай ук, “Ихлас” мәчетендә дә булды. Ул анда мөселманнар белән аралашты һәм аларны Корбан бәйрәме белән котлады. Аңа Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин һәм Мәскәү кунагы, “Русиянең ислам мирасы” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Шәүкәт Әвәсов кушылдылар. Шәүкәт Әвәсов “Ихлас” мәчете Русиянең иң яхшы мәчетләренең берсе булуын әйтеп үтте. Монда мәдәни-дини үзәк эшли, анда төрле чаралар — “түгәрәк өстәл”ләр, дини җырлар концертлары үтә. Мәчеткә картлар гына түгел, яшьләр дә йөри. Монда мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләмовның өлеше зур. Шәүкәт Әвәсов киләсе елда “Ихлас” мәчете нигезендә мөселманнарның Бөтенрусия съезды үтәчәк, дип хәбәр итте.

Алик Шакиров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»