14.05.2011 - Җәмгыять

Матурлык эштә күренә

Туймазы районының Япрык авылында электән күпләр җирдә үзаллы хуҗалык итеп, яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Базар ихтыяҗы өчен эшләү, шәһәр халкын, мәгариф учреждениеләрен витаминлы продукция белән тәэмин итү шәхси ихаталарга табыш китерә.

— Булдыклы җир хуҗаларының берсе — Зөлфия һәм Илгизәр Мөхәмәтҗановлар былтыр 8 тонна кыяр, 20 тонна кәбестә үстереп сатты. Уңган гаилә җитеш тормышта яши. Алар салып кергән ике катлы күркәм йорт авылга ямь биреп тора, — ди Илчембәт муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Илгизә Нигъмәтуллина.

Ләкин газга бәяләр күтәрелү теплица хуҗалыгының рентабельлеген бермә-бер киметкән. Мөхәмәтҗановлар да икътисади анализ ясап, бүгенге көндә мал үрчетү, ит һәм сөт продукциясен күбрәк җитештереп сату отышлырак булачак, дигән фикергә килгән. Шушы ниятләрен гамәлгә ашыру өчен былтыр “Россельхозбанк”тан 200 мең сум кредит алганнар.

— Бизнес-проектта язылганча, акчаны яшь маллар сатып алуга тотындык, — ди хуҗа. — Әлеге көндә сыерларны 5 башка җиткердек. Әгәр ел әйбәт килсә, җәен мал азыгын запасы белән хәзерләп булса, савым көтүен тагын да ишәйтергә исәп тотабыз. Яңа абзар төзесәк, безнең 30 баш сыер асрарга да көчебездән килә. Эшне җиңеләйтү өчен универсаль саву аппараты алдык. Мал карарга безгә әти-әни дә ярдәмләшә.

Тик көндәшлек шартларында җитештерелгән продукцияне үтемле итеп сата белергә дә кирәк. Илгизәр Әмирҗан улы яңарак Туймазы сөт заводында булган. Үз мәнфәгатьләрен ныграк кайгырткан эшкәртүчеләр сөтне 13 сум белән тапшырырга тәкъдим иткән. Хуҗалык башлыгы моңа ризалашмаган. Шәһәрдәге кече базарларда сөтнең литрын 20 сум белән саталар. Илгизәр бер кибет хуҗалары белән сөйләшеп килешкән, алар инде сөтнең килограммына 16 сум хак куйган.

— Алдагы елга сугым симертү, базарга ит чыгарып сату турында уйлыйм, — ди ул. — Мал асрарга урын булсын, дип быел бер теплицаны яртылаш киметтек. Тиздән яңа абзар төзү өчен материаллар ташый башлаячакмын.

Ә менә кәбестә плантациясен киңәйтергә аларның ниятләре юк. Чөнки көзен үстерелгән уңышны саклау һәм реализацияләү болай да авырга төшә. Аның каравы, быел 1 гектарда бәрәңге утыртырга җыеналар. Орлык запасы турында көздән үк хәстәрләп куйганнар.

— Кәбестә үсентесе өчен дә орлыкны сайлый белергә кирәк, — ди хуҗабикә. — Безнең тәҗрибә күрсәтүенчә, шушы культураның голланд сорты көз һәм кыш яхшы саклана. Шуңа заявка буенча Уфадан яки Мәскәүдән сыйфатлы орлыклар кайтаруга акча жәлләмибез. Әлбәттә, мул уңыш үстереп алу өчен чәчүлекләргә яхшы тәрбия кирәк. 

Мөхәмәтҗановларның яңа өйләре иркен — 5 яшьлек кече уллары Гиззәр бер бүлмәдән икенчесенә велосипедта җилдерә. Зирәк малай компьютер белән мавыга. Быел 9 сыйныфны тәмамларга җыенган Ирек исә үзен хаклы рәвештә әтисенең уң кулы итеп тоя. Кирәк чагында ул “Газель” йөк автомашинасының яки “Нива”ның руле артына утыра. Йорт эшләреннән тыш спорт белән шөгыльләнергә, ярышларда катнашырга да вакыт таба. Ә Мөхәмәтҗановларның олы кызлары Инна Башкортстан дәүләт медицина университетында укый.

— Өйдә ярдәмчеләр бар, шуңа җир биләмәсен киңәйтергә исәп, — ди Илгизәр Әмирҗан улы. — Гариза да биреп куйган идем. Район хакимиятендә бу мәсьәләнең уңай хәл ителәчәгенә ышаныч бар, чөнки бездә авыл җирендә эшкуарлыкны һәм фермерлыкны үстерүгә ярдәм кулын сузарга һәрчак әзер торалар.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»