14.05.2011 - Җәмгыять

Аналардан нур бөркелде, җанга җылы эркелде

Гүзәл затлар җыелгангадыр, аларны шушы бәйрәмнәре белән котлап, болытлап торган башкалабыз күгендә язгы кояш һәрберсенә төбәп нурын койды. Коймаслыкмыни! Яшәеш, ил язмышы, киләчәгебез турында кайгыртучылар бит алар. Юк,  пафослы сүзләр генә түгел бу. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов та аналарны котлаганда шуңа басым ясады.

— Республикада күп балалы аналарга аерым игътибар булдыру, төрле льготалар һәм пособиеләр белән ярдәм итү, торак мәсьәләсен, транспорт проблемасын  хәл итүдә булышлык күрсәтү — республика сәясәтенең өстенлекле юнәлеше, чөнки  балалар безнең киләчәгебез, — диде Фидус Әгъләм улы. — Медаль булдырылганнан алып 50 мең хатын-кыз бу югары бүләккә лаек булды. 2010 елда гына күп балалы  23 меңнән артык гаиләгә 220 миллион сумлык шундый ярдәм күрсәтелде.

Республиканың 28 районы һәм Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән килүчеләр арасында  алты бала тәрбияләүчеләр: Стәрлетамактан Лилия Черномырдина, Тәтешле районыннан Лариса Хәеретдинова, җиденчегә авырлылар да бар иде. Медаль белән бүләкләнүчеләр арасында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләреннән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләренең күп  булуын кайберәүләр символик ишарә итеп кабул итте. “Ана даны” медаленә кичә унбер педагог лаек булды. Гөлназ Бәдгытдинова, мәсәлән, Мәчетле районының Әҗекәй урта  мәктәбендә 22 ел башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе. Юл төзү-төзекләндерү идарәсендә  эшләүче тормыш иптәше  Әлфир белән алар биш бала тәрбияли.

Архангель районының Заһит урта мәктәбендә эшләүче Әлфинә Хөснетдинова да  биш бала анасы. Белорет педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган авылына кайтып, авылдашы  белән  матур гаилә коралар. Зур кызлары Стәрлетамакта медицина колледжында, Илнур белән Илсур мәктәптә укый. “Бик актив малайлар, — ди Әлфинә Әхәт кызы, — мәктәп тормышында да, районда уздырылган чараларда да теләп катнашалар. Икенче улыбыз да, тумыштан инвалид булуына карамастан, бик уңган, өйдә зур ярдәмчебез”.  Бәләкәч кызларына ике яшь. Ул әле өйдә генә.

— Авыл җирендә мал асрамый торып булмый, кош-корт үстерәбез, —  ди дулкынлануы йөзенә чыккан ана. — Балаларга бирелгән пособиеләр янына алары да иш булып тора. Бик рәхмәтлемен Хөкүмәтебезгә күп балалы аналарны шулай хөрмәт иткәнгә. Газга, утынга, электрга льготалар бар. Ял йортларына баручыларга ташланмалар ясала. Бала табудан курыкмаска кирәк. Аларның һәрберсе үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Төпчегем мине аеруча бәхетле итте – медальле булдым.

Бик күп районнан өчәр ананы бүләкләде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары. Дүртөйле районы Мәмәдәл авылыннан килгән Альмира Бәшированың дүрт ир баладан соң көттереп туган кызы гаиләне икеләтә шатландырган. Ире Фларит нефтьче икән, Себергә йөреп эшли. Ирегез дә гел генә яныгызда булмагач, авырдыр бит берүзегезгә дип кызыксынуыбызга  Альмира Нурислам кызы сабыр гына җавап бирә:

— Ирем Чакмагыш районыныкы. Моңа кадәр Татарстанда яшәдек. Туган яклары тарткач, бирегә  күченеп килдек.  Яшәгән йортыбыз гына бәләкәй. Улларыбыз үсә бит. Иң зурысына уналты яшь. Сертификатка чиратка баскан идек, өченче ел инде документ  җыеп илтәбез, әле нәтиҗәсе юк.  Теркәү палатасына бер мөрәҗәгать итү өч мең  сумнан артыкка баса.  Нигә күп балалы гаиләләргә биредә льгота юк икән? 

Гөлнара Фазләхмәтова Наҗар Нәҗминең туган авылы — Миңештедән. Алар да ире Ранис белән бишкә алты метрлы әтиләреннән калган  йортта  биш бала тәрбияли. Хәлдән чыгуга  ана капиталына өмет итәләр. Балалар — безнең киләчәгебез дигән әйтем үзен тагы искә төшерә.

Финария Зыязова да Дүртөйле шәһәрендә ике бүлмәле фатирда ире Валерий һәм биш балалары белән көн күрә. Аларның да фатирларын зурайтырга бөтен ышанычы — ана капиталы.  Ризыгы белән генә тумый, димәк, бала, ә милек-мөлкәт тә алып бирә. Балалар бәхетле һәм тәүфыйклы булып үссен.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»