13.05.2011 - Җәмгыять

Волонтерлар акциясе

Билгеле булуынча, Медицина университетында “Сочи-2014” уеннарында катнашачак волонтерлар үзәге оештыру буенча әзерлек эшләре алып барылды. Ә кышкы Олимпиада уеннары ачылуга 1000 көн кала — 14 майда — югары уку йортында бу үзәкне тантаналы рәвештә ачу вакыйгасы оештырыла. Шушы уңайдан 13-14 майда “Мактаулы 1000 эш” һәм “Гомернең 1000 тамчысы” дип аталган хәйрия акцияләре үтәчәк. Акция үткән көннәрдә Уфа шәһәренең 46нчы (Софья Перовская урамы, 38нче йорт), 38нче (Россия урамы, 94нче йорт), 2нче (Россия урамы, 68нче йорт) поликлиникаларында, Республика табиб-физкультура диспансерында (Блюхер урамы, 1нче  йорт) һәм университетның стоматология поликлиникасында (Чернышевский урамы, 104нче йорт) сәламәтлегегезне түләүсез тикшертү мөмкинлекләре тудырыла. Анда сезне 9дан 17 сәгатькә кадәр кардиолог, стоматолог, уролог һәм маммолог кабул итәчәк.

14 майда 9.00-13.00 сәгатьләрдә Медицина университетында (Театр урамы, 2/3 йорт) — кан тапшырырга, ә сәгать 9дан 17.00гә кадәр флюорография үтәргә мөмкин.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»