12.05.2011 - Җәмгыять

Сабыйларны куандыра Дәүләкән осталары

Тамара Кутузова.Казах кызы Светлана Кубылтаева җитәкләгән Дәүләкән аяк киемнәре тегү фабрикасының 150дән артык эшчене берләштерүче бердәм коллективы үзенең милли составы буенча иң чагу чәчәкләрдән торган гөлбакчаны хәтерләтә. Милли “букет” җитәкчелекнең үзендә үк ап-ачык чагыла. Светлана Нәҗим кызының “уң һәм сул куллары” — җитештерү буенча урынбасары Тамара Кутузова — урыс, чимал буенча урынбасары Ирина Козодрок украин халыкларының лаеклы вәкилләре.

— Безнең коллектив, чын-чынлап, республикабыздагы милли татулык һәм бердәмлекнең бер чагылышы: бездә иңгә-иң куеп урыс, башкорт, татар, украин, чуваш, мари, немец кызлары һәм егетләре эшли. Әмма татулык — аеруча, милләтләр арасындагысы, үзеннән-үзе генә килми. Ул җирле хакимият, предприятие җитәкчелеге ягыннан даими игътибарга мохтаҗ, чөнки “Без тату!” дип әйтү генә җитми — татулыкның нигезен булдырырга, милләт аеру кебек яман күренешкә урын калдырмаска һәм кешенең милләтенә карап түгел, ә хезмәтенә, булдыклылыгына карап, бәһа бирергә кирәк. Республикабыз Президенты Рөстәм Хәмитов 2011 елны Милләтара татулыкны ныгыту елы итеп игълан иткән икән — бу бер дә очраклы түгел. Безнең коллектив Рөстәм Зәки улының эшне шушы мөһим мәсьәләдән башлавын чын күңелдән хуплап каршылады. Бу җәһәттән үзебездә традициягә әйләнгән яхшы чараларны барладык, җитешсезлекләрне ачыкладык. Тәүгеләрен үстерү, соңгыларын бетерү чарасын күрдек, — ди фабрика директорының җитештерү буенча урынбасары Тамара Кутузова.

Людмила Фольк-Галочкина.Тамара Михайловна белән шактый үсешкән фабриканың барлык цехларында булдык. Төрле милләт кешеләренең иңгә-иң терәп тату эшләве бер дә матур сүз өчен генә әйтелмәгән икән. Кисү цехындагы тәүге ике станокта татар кызы Земфира Шәмсетдинова белән урыс кызы Любовь Лопатко эшли. Икесенең дә хезмәт стажы 25 елга якын. Бөтен илгә билгеле Дәүләкән аяк киемнәре фабрикасында бер вакытта эш башлаганнар. Бергәләп һөнәр үзләштергәннәр. Бүген инде икесе дә фабриканың алдынгы эшчеләре, һөнәр осталары һәм яшьләрнең остазлары.

“Ә үзегез кемнән эшкә өйрәндегез? — дигәч, икесе бер тавыштан: “Безне һөнәри осталыкка Наталья Ивановна Патрикеева өйрәтте — аңа гомерлек рәхмәтлебез!” — диләр.

Дәүләкәнне Башкортстан немецларының бишеге дисәң дә дөрес буладыр. Аның зур предприятиеләрендә немец фамилиясен горур йөртүче эшчеләр бар. Аяк киемнәре тегүчеләр арасында да очраштык без алар белән. Аларның алдынгылар исемлегендә булуы да гадәти күренеш. Һәрхәлдә, без танышкан тегүче Анна Мумбер-Николаева һәм әзер продукция контролеры Людмила Фольк-Галочкина коллективта иң абруйлылардан санала. Людмила Яковлевна белән бер цехта эшләүче башкорт хатыны Мәрзия Гарипованы да җитәкчеләре Ирина Козодрок.бары тик мактап телгә ала. Эшне җиренә җиткереп эшли, көндәлек норманы артырып үти, диләр Дәүләкән районының Иске Яппар авылында туып үскән һәм гомерен фабрика белән бәйләгән Мәрзия Габдрәхим кызы турында. Аның милләттәше аяк киемен тартып ябыштыру остасы Галия Хафизова да алдынгылар сафында.

Фабрикада ир-егетләр күп түгел, әмма, җитәкчелек әйтүенә караганда, аларның һәркайсысы унга торырлык булдыклылар. Урыс егете слесарь Николай Овечкин Чернобыль фаҗигасенең аяныч нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. “Ышанычлы егет!” диләр аның турында. Аның белән бергә эшләүче украин егете электрчы Александр Бычковны да бары тик яхшы яктан телгә алалар. Күп эшләрне бергә башкаручы бу хезмәткәрләрнең икесенә бергә стажы 50 елдан арта. Берсе фабрикада 24, икенчесе 26 елдан артык эшли.

— Гомумән, бездә бүген эшләүчеләрнең 90 проценты элекке фабрикадан килгән ышанычлы, сыналган белгечләр, — ди Тамара Михайловна.

Бүген Дәүләкәндәге элекке аяк киемнәре фабрикасы юк инде. Дәһшәтле 1941 елда, эвакуацияләнеп эш башлаган һәм 70 ел эчендә бөтен Союзга билгеле сәнәгать предприятиесенә әверелгән фабрика 2000 елларда таркала. Аның урынына шәһәрнең төрле почмагында алты үзаллы цех эш башлый. Бүген алар барысы да уңышлы һәм табышлы эшли. Көндәшлек, әлбәттә, үзенекен итә — бер-береңнән калышырга, начаррак эшләргә ярамый. Киресенчә, ярышу, яңалыкка омтылу, матур һәм заманча модельләрне тизрәк кертү, эшчеләрне саклау өчен хезмәт шартларын яхшырту, эш хакын тиешле дәрәҗәдә тоту кебек уңай күренешләр күзгә ташлана. Моннан төгәл өч ел элек Светлана Кубылтаева оештырган “Дәүләкән балалар аяк киемнәре фабрикасы” җәмгыятен телгә алынган Николай Овечкин һәм Александр Бычков.цехлардан иң зурысы һәм уңышлы эшләгәне дип әйтергә була. Ул инде, чын-чынлап фабрика хәзер. Дәүләкән аяк киеме тегүчеләренең данын лаеклы яклаучы заман предприятиесе. Монда сабыйлар һәм үсмерләр өчен 30 төрдән артык аяк киеме тегелә. Барысы да сыйфатлы, сертификатлы, сәламәтлеккә зыян китермәүче материаллардан эшләнә. Материаллар, чимал, фурнитура бары тик сыналган партнерлардан сатып алына. Коллектив төрле дәрәҗәдәге ярминкә-күргәзмәләрдә даими катнаша, берсеннән дә бүләксез, дипломсыз кайтканы юк. “Балалар өчен башкача эшләргә дә ярамый!” — диләр Дәүләкәннең  аяк киеме тегү осталары.

“Сабыйларча сөенә” дигән сүзләр юкка әйтелмәгәндер. Ә инде сабыйларның йөзеннән шат елмаю китмәсен өчен, тәү чиратта, илләр имин, кибет киштәләре үз илебездә җи-тештерелгән тәмле ризык, балалар өчен тегелгән яңа киемнәр белән тулы булырга тиеш. Шуңа күрә милләтара татулыкны үз үрнәгендә ныгытучы, балалар, яшүсмерләр күңелен яуларлык аяк киеме тегүче дәүләкәнлеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»