11.05.2011 - Җәмгыять

Яз һәм гүзәллек бәйрәме

Зилия Гәрәева, Алина Рафаутдинова һәм Света Фәйзуллина.Башкортстанның һәр уку йортында студентлар үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнә. Җыр-бию осталары иң элек республика күләмендә оештырылган “Студент язы” фестивалендә бәхетен сыный. Иң сәләтлеләр ил дәрәҗәсендә үткән сәнгать бәйгесенә бара. Күптән түгел Шәһәр мәдәният сараенда Башкортстан дәүләт педагогия университетының “Студент язы” фестивале гала-концерты оештырылды.

Бәйрәм “БДПУ студентлары — балаларга!” чарасы белән ачылды. Төрле әкият, мультфильм геройлары, нәниләр арасында конкурслар оештырып, бүләкләр өләште. Арытаба студентлар чыгышы башланды.

Елена Ревенко.— Без, егерме студент, “Леди Гага” биюен башкарачакбыз, — диде талибә Зилия Гәрәева. — Башка студентлар кебек үк, язны зарыгып көтеп алдым. Көннәр җылыткач, табигать кочагына чыгарга, саф һавада озаграк йөрергә мөмкин. Сәнгать тә яз көннәрендә үзенә ныграк тарта.

Сәхнәгә ашкынучы Алина Рафаутдинова белән Света Фәйзуллинаның да күңеле күтәренке иде. Чыгышлардан соң һәр факультет мода күрсәтте. Үзенчәлекле күлмәк кигән Елена Ревенко шундый модельләрнең берсе иде.

— Мәгълүм булуынча, манекенщицалар билгеле таләпләргә җавап бирергә тиеш, — диде ул. — Безне дә йөздән бер кешене генә сайлап алдылар. Бәхетлеләр исемлегенә эләгүемә, зәвык белән тегелгән кием күрсәтә алуыма чиксез шатмын. Тамашачылар игътибарына тәкъдим иткән киемнәр — студентлар фантазиясенең  җимеше. Аларның иң яхшыларын затлы кибетләргә дә тәкъдим итәргә мөмкин.

300гә якын студент сәхнәдә үзенең сәләтен күрсәтте. Иң яхшылар уку йорты данын республика күләмендә үтәчәк сәнгать бәйгесендә сынаячак. Һәр чыгыш югары бәһагә лаек. Шуңа күрә жюри әгъзаларына җиңүчеләрне ачыклау шактый авыр булгандыр.

Айдар ЗӘКИЕВ.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»