11.05.2011 - Җәмгыять

Балык түгел, кармак бирегез

Республика икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү, аны үстерү юнәлешендә малтабарлыкка беренчел игътибар бирү нәтиҗәсендә ярыйсы ук уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Моңа кадәр шәхси эшчәнлек күбрәк зур шәһәрләрдә күзәтелсә, хәзер аерым районнар бу өлкәдә шактый алга китте. Чакмагыш районы мисалында ул аеруча ачык күренә.

Социаль-икътисади яктан иң тотрыклы районнардан санала Чакмагыш. Авыл хуҗалыгы производствосы, чимал эшкәртү, шушыларга бәйле рәвештә халыкның социаль көнкүрешен яхшырту буенча күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкарыла биредә. Социаль-икътисади үсештә малтабарлыкка мөһим урын бирелә. Әлеге вакытта районда 788 малтабарлык субъекты исәпләнә. Шуларның 115е — кече, 8е урта предприятие, 77се крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси малтабарлар — 588. Малтабарлык икътисади эшчәнлекнең һәммә тармагында да бар.

— Бу субъектлар эшенең икътисади нәтиҗәлелеге елдан-ел яхшыра, — ди район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Ямалиев. — Агымдагы елның беренче кварталында район бюджетына шушы тармактан 4 миллион 100 мең сум салым тупланды. Бу — гомум керемнең 16,5 проценты. Узган елның шушы чорына ул 14,8 тәшкил иткән иде. Гомумән, малтабарлыкны системалы үстерү буенча районда комплекслы чаралар тормышка ашырыла. Шуларның иң әһәмиятлесе, ягъни эшчәнлекнең таяну ноктасы дип 2009 елда район Советы кабул иткән Программаны атыйбыз. Ул өч елга исәпләнгән. Көн таләпләреннән чыгып, аңа үзгәрешләр дә кертелә. Күптән түгел, мәсәлән, бу документка җитди өстәмәләр кертелде. Районда малтабарлык эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләр — терлекчелек, яшелчәчелек, умартачылык, көнкүреш хезмәте күрсәтү билгеләнде. Әлбәттә, моңа кадәр дә шәхси эшкуарлар мондый төр эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. Бүген килеп, мондый мәшгульлекнең игътисади яктан файдалы икәнлеге исбатланды. Димәк, төрле ярдәм күрсәткәндә, шушы программа кысасында, әлеге төр эшчәнлек оештыручылар игътибардан читтә калмаячак.

Үз эшеңне оештыру, аеруча авыл җирендә, урындагы хакимиятнең хокукый һәм матди ярдәменнән башка мөмкин түгел. Чакмагыш районында бу эш яхшы оештырылган. Булган мөмкинлекләрдән чыгып, әлбәттә. Мәсәлән, район Программасына ярашлы, 2009-2010 елларда район казнасыннан 700 мең сум субсидия бүленгән. Башкортстан бюджетыннан 17 субъектка 2,5 миллион сум чамасы алынган. Район халкының мәшгульлеген тәэмин итү буенча  махсус документка таянып, икътисади кризис чорында эшсез калган гражданнарга 470 мең сумлык ярдәм күрсәтелсә, үткән елда бу сумма 1,4 миллион сумга җиткерелгән, агымдагы елның өч аенда шушы ук максатларга 411 мең сум алуга ирешкәннәр.

Мәшгульлек, дигәннән. Билгеле булуынча, икътисади өзеклек килеп тугач ил, республика җитәкчелеге эшсез калган гражданнарга ярдәм итүне күздә тотып, аларга үз шөгыльләрен булдыруга этәргеч бирү өчен хокукый-норматив документлар кабул итте. Чөнки социаль-икътисади хәлне тотрыклы саклау өчен бүгенге шартларда, кем әйтмешли, кешегә балык түгел, ә кармак бирү отышлы. Шушы тәкъбирдән чыгып оештырдылар эшне Чакмагышта. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгында, сәүдәдә, хезмәт күрсәтү һәм гомум туклану өлкәләрендә яңа предприятиеләр барлыкка килде. Мәсәлән, малтабар Л. Гыйләҗетдинова әлеге Программа буенча субсидия алган иде. Шул акчаны ул Рапат авылындагы пекарняны киңәйтүгә тотынды. Хәзер монда көн саен 1 тонна ипи пешерәләр, ул районда ихтыяҗ белән файдалана, 18 кибеттә сатыла. Өстәвенә, бу эшчәнлек 7 хезмәт урыны булдыру мөмкинлеге бирде.

Яшь кенә булуына карамастан, В. Габдрәкыйпов субсидия исәбенә фото хезмәте күрсәтә башлады. Л. Мөхәммәдиева балык ыслауны җайга салса, И. Хәнәфина аяк киеме ремонтлауны оештырды. Мондый уңай мисаллар агач эшкәртү, автомашиналар ремонтлау, халыкның ялын оештыру, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр арасында да байтак.

Шунысын да ассызыклау мөһим: район территориясендә малтабарлыкны үстерү, мәшгульлек проблемаларын хәл итү субсидия һәм башка төр матди ярдәм күрсәтүгә генә кайтып калмый. Билгеләвебезчә, эшчәнлек төрле яклап алып барыла. Шул ук малтабарның имиджын күтәрүне генә алыйк. Район телевидениесендә һәм “Игенче” гәзитендә тармакны үстерү, үз эшеңне булдыруның өстенлекләре даими яктыртыла. Халкыбызның борынгыдан, ата-бабалардан ук килгән булдыклылык үрнәкләренә беренчел игътибар бирелә. Кыскасы, һәрьяклы хәстәрлек белән башланган эшнең генә матур нәтиҗә китерәчәген аңлый чакмагышлылар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»