13.11.2010 - Җәмгыять

Нәсел агачыңның тамырларын бел

Республикада шәҗәрә бәйрәмнәре зурлап үткәрелә башлаганчы ук авыллардагы өлкән яшьтәге мәгълүматлы кешеләр, үзләренең җиде буынын ачыклап, балаларына, оныкларына әйтеп-язып калдыра килгән. Шулай итеп, авылларда данлы тарих, фәһемле һәм гыйбрәтле хәл-вакыйгалар, үткән буын кешеләренең җирдәге хезмәте, кылган эшләре телдән-телгә күчеп саклана барган. Кайбер авылларның алдынгы карашлы кешеләре аларны китап итеп тә туплап чыгарды. Ә инде бу эшкә хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар ителгәч, буыннар хәтере, шәхесләр исеме, җир-су атамалары гомумхалык хәзинәсенә әверелде. Шуңа да авылларда башланган шәҗәрә бәйрәмнәре шәһәрләргә дә үтеп керде. 

Әлбәттә, авылларда шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү җиңелрәк. Ә шәһәр шартларында бу эшне ничек башкарырга? Бу уңайдан күптән түгел Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте уздырган шәҗәрә бәйрәме үрнәк булырлык.

Бәйрәмдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм һөнәрчелек училищелары укучылары үзләренең тәрбияче-укытучылары, ата-аналары ярдәмендә әзерләгән шәҗәрәләре белән катнашты. Барлыгы 21 мәгариф учреждениесеннән иң яхшы дип табылган шәҗәрәләр бәйрәмгә килүчеләр хөкеменә чыгарылды. Биредә һәркемне сокландырганы Галимҗан Ибраһимов нәселе шә-җәрәсе булгандыр. Аны Галимҗан Ибраһимов токымының 15нче мәктәп укучылары Даниил белән Арсений Ибраһимовлар төзегән. Аларга, әлбәттә, әти-әниләре, татар һәм башкорт телләре укытучылары Лариса Фәмиева белән Фәймә Батталова ярдәмләшкән. 110нчы мәктәптә Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури нәселен дәвам итүчеләр белем ала икән. Алар — Әдилә Әхмәдуллина белән Вадим Фәйрузов.

Гомум педагогик стажлары берничә йөз елга җыелган укытучылар династиясе вәкилләре үз нәселләрен җентекле өйрәнеп бай мәгълүматлы шәҗәрә төзегән. Андыйлар берничә. Аеруча 107нче лицей, 23нче мәктәп укучыларының эшләре мактауга лаек. 107нче лицейның физика укытучысы Гөлнара Зөбәерова, мәсәлән, 1830 елларда ук “халык укытучысы” дип  йөртелгән Габделгалим нәселенең дүртенче буыны. Бу нәсел укытучыларының гомум стажы — 412 ел. Бусы әле билгеле булганнары гына. Габделгалимнең улы Габдулла 1926 елга кадәр указлы мулла, аның хатыны абыстай булган. Әлбәттә, алар икесе дә мәдрәсәдә укыткан. Ул заманда кем эш стажы санаган? Аларның дүрт баласы һәм бер кияве белән бер килене дә укытучы булганнар. Аларныкын инде ачыклый алганнар — 189 ел. Гөлнара Зөбәерованың әтисе дә, әнисе дә (Габделгалимнең туруны), “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек булып, 30-35 ел гомерләрен мәктәпкә багышлаган укытучылар. Моннан тыш, бу нәселгә кушылган  килен-кияүләрнең дә укытучы булуы ачыкланып, аларның да стажлары кушылган. Кыскасы, бик кызыклы һәм мәгълүматлы шәҗәрә килеп чыккан.

Шәҗәрә бәйрәме балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр эшләре белән ачылды. Дүрт-биш яшьлек сабыйларга үз нәселен өйрәтүнең матур ысулын тапканнар. Кечкенә спектакльне хәтерләтә  ул. Мавыктыргыч уен аша бала  үз нәселенең кайсы ыруга караганын, нәсел тамгасын, ыру кошын һәм башкаларны тизрәк һәм аңлаешлырак үзләштерә.

Шәҗәрә бәйрәмен нәкъ менә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм лицей укучылары катнашлыгында  үткәрү чараны тагы да җанландыра. Шәҗәрәне, әгәр ул фәнни дәрәҗәдә төзелеп, гыйльми телдә тәкъдим ителә икән, бала гына түгел, өлкәннәр дә авыр кабул итә. Ә биредә нәселеңнең кайда барып тоташуына, ыруыңның ничек аталуына басым ясалып, балада кызыксыну уяна. Шуның белән бу чараны оештыручылар аны гомерле итә.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»