11.05.2011 - Җәмгыять

Барның файдасын күрик

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында авыл хуҗалыгы  продукциясен җитештерү һәм хәзерләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Атап әйткәндә ул болай диде: “Авыл хуҗалыгы продукциясенең күпчелеге шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бу вак төркемнәрен берләштерүче структура гамәлдә юк яисә алар бик аз. Бу юнәлештә эшне башларга кирәк. Муниципалитетлар мондый предприятиеләрне булдырырга яисә халыктан продукцияне сатып алучы һәм эшкәртүчеләргә илтеп бирү белән шөгыльләнүче предприятиеләрне булдырырга ярдәм күрсәтергә тиеш.

Бу һәркем өчен отышлы булачак. Крестьян хезмәте өчен акча ала, ә муниципалитетларда табышлы эшләүче предприятиеләр барлыкка килә, эшкәртүче-җитештерүчеләр сөт, ит, яшелчә, йомырка белән гарантияле тәэмин ителә.

Бу юнәлештә эшләп, кулланучылар кооперацияләренең, дөресрәк әйткәндә, исән калганнарының хәлен ачыкларга кирәк”.

Асылда, Президент совет чорында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган хәзерләүләр контораларын күз  уңында тота. Бу структура, билгеле булуынча, район кулланучылар җәмгыяте составында иде һәм авыл ягын да, шәһәр ягын да мөһим товарлар белән тәэмин итү ролен үтәде. Ягъни, авыл кешесе үз ихатасында җитештергән продукцияне, хуҗалык итү дәвамында барлыкка килгән икенчел чималны шушы контораларга тапшырды, ә кулланучылар җәмгыяте ул товарга алмашка авыл кешесен киң куллану продукциясе белән тәэмин итте. 

Тора-бара кулланучылар җәмгыятьләрендә (райпо) киң куллану товарлары белән сәүдә итү өстенлек алганга күрә, хәзерләү эшчәнлеге икенче планга күчте, ахырда тәмам сүнде. Яңача икътисади мөнәсәбәтләргә күчкәч, райпо системасы ике аякка да аксый башлады. Ирекле сәүдә аны шәһәрдән генә түгел, авыллардан да кысрыклап чыгарды. Бүген килеп, аерым районнарда гына кулланучылар җәмгыятьләре сакланып калу ачыкланды. Тәүге функциясе — пайчыларны хезмәтләндерү юкка чыкса да, хәзерләүләр, ризык җитештерү, авыл сәүдәсен оештыру кебек мөһим эшчәнлек алып баручы җәмгыятьләр бар. Шуларның берсе Бакалы районында. Гомумән, хәзерләүләр белән биредә кулланучылар җәмгыятеннән башка оешмалар да шөгыльләнә. Алар хакында мәгълүматны түбәндәрәк бирербез.

Берничә ел элек Бакалыда авыл сәүдәсе торышы белән кызыксынганда шактый үзенчәлекле тәҗрибәләргә тап булган идек. Шуларның иң беренчесе — кулланучылар җәмгыяте идарәсе коридорындагы белдерүләр тактасы. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм икенчел чимал хәзерләү планы эленгән иде. Шушы продукция төрләренең билгеле күләме генә күрсәтелеп калмыйча, идарәдә эшләгән һәркемнең нәрсә өчен җаваплы икәнлеге дә күрсәтелгән иде анда. Бу, әлбәттә, планлаштыруның үзенчәлекле төре генә булып кабул ителергә дә мөмкин. Ә асылда — нәтиҗәлелекне тәэмин итүче алым. Бу турыда кулланучылар җәмгыяте рәисе Александр Дырнаев болай дигән иде:

— Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм икенчел чимал хәзерләү күп төбәктә икенче генә түгел, хәтта өченче планга калып бара. Кайбер районнарда җәмгыятьләр бөтенләй юкка чыкты. Бу һич кенә дә килешә торган эш түгел. Авыл шәхси ихата белән яши. Крестьян азмы-күпме продукция җитештерә икән, шуның файдасын күрергә тиеш. Без исә продукцияне эшкәртүче белән крестьян арасындагы арадашчы-оештыручыбыз. Малтабарлыкны үстерергә телибез икән, димәк, эшчәнлекне активлаштырырга тиешбез. Бездә идарәдә эшләүче дә, хәзерләүче дә, авыл кибетләрендәге сатучы да бердәй активлык күрсәтә. Кулланучылар җәмгыятьләре өчен авыл сәүдәсе дә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп ризык җитештерү дә, икенчел чимал җыю да — һәммәсе дә мөһим.

Бакалы — тулысынча аграр район. Иген басуларына һәм хезмәтчәннәргә таяна район икътисады. Монда бай нефть ятышларын үзләштерүчеләр дә, сәнгатьнең тиз табыш китерә торган тармаклары да юк. Шуңа күрә авыл хуҗалыгын үстерү иң өстенлекле юнәлеш санала, тармакны саклап калуга күп көч салдылар биредә. Нинди генә икътисади һәм табигый сынауларга дучар булсалар да, мондагы җитәкчелек үз кыйбласының халыкның тормыш-көнкүрешен үстерү икәнлеген яхшы аңлап эш итте. Авылда хуҗалык итү ысулларының төрлесен куллану, яңаны үзләштерү, булганны саклау һәм камилләштерү шушы кыйбланың төп эчтәлеген тәшкил итә.

Малтабарлык хакында сөйләгәндә, гадәттә, үз эшеңне оештыруга шартлар тудыру, хокукый-норматив базаны киңәйтү, булдыклы кешеләрнең тәвәккәллегенә һәм тырышлыгына беренчел игътибар итәбез. Күзгә тәү ташланганнары да шулар бит. Ә менә шушы төшенчәләрнең һәркайсының чишмә башы муниципалитетларга, урындагы властька барып тоташа. Бүгенге шартларда урындагы власть, башлыча, социаль проблемаларны хәл итү, бу юнәлештә нәтиҗәле юлларны эзләү белән мәшгуль булганга, күп районнарда малтабарлык яралгы хәлендә генә, үги дә, гарип тә бала сыман. Ә Бакалыда малтабарлыкны үстерүдә прогрессив алымнар күбрәк кулланыла. Малтабарлык тармагының социаль-икътисади үсешкә китерүенә ышаналар биредә. Безгә калса, районда гомум хуҗалык итү системасында сәламәт консерватизм өстенлек итә. Малтабарлыкка карата кулланылган “прогрессив” төшенчәсенә моны һич кенә дә каршы куярга уйламыйбыз. Сәламәт консерватизм дигәндә булганны саклау һәм камилләштерүне күз уңында тотабыз. Кулланучылар җәмгыяте үзе үк шушыны исбатлаучы дәлил ул.

— Президент  Рөстәм Хәмитов малтабарлыкны үстерү, аеруча аңа авылларда киң мөмкинлекләр бирүне берничә тапкыр ассызыклады. Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламада да бу проблемага аерым тукталды, — ди Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев. — Әгәр районда кече бизнес булмаса, димәк, салым базасы кими, эш урыннары булмый. Мондый шартларда фәкыйрьлектән чыгып булмый. Соңгы вакытта без урындагы бюджетның республика казнасына бәйлелеген киметү механизмнары өстендә эшлибез. Менә бу юнәлештә кече һәм урта бизнес безнең төп союзнигыбыз була ала һәм булачак. Районда җитештерү һәм эшкәртүгә инвестицияләр җәлеп итү, малтабарлык субъектларына, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү анык план буенча тормышка ашырыла.

Бакалы районында, аеруча шәхси ихаталарны үстерү буенча, соңгы вакытта күп эш башкарыла. Аларның гомум саны унбер меңнән артып китә. Бүген шул мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдаланырга кирәклекне яхшы аңлыйлар биредә. Әйтик, шәхси ихаталарда барлыгы ундүрт меңнән артык мөгезле эре терлек асрала. Үткән елда шәхси хуҗалыклар 46 мең 200 центнер сөт саткан. Сөт җыюны “Партнер” җәмгыяте, “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте, “Юлдаш” муниципаль предприятиесе оештыра. Былтыр сөт тапшырган 4,5 мең хуҗалык өстәмә акча алган.

Акча, дигәннән. Шәхси ихаталарның мөмкинлекләрен үстерү максатында былтыр аларга 16 миллион сум кредит бүленгән. Мәшгульлек үзәге аша да үз эшен башлап җибәрүчеләргә 2 миллион сум бирелгән. Авыл кешесенең малтабарлык мөмкинлекләрен үстерү җәһәтеннән аларның ихтыяҗы өчен 4 мең 200 гектар җир бүленү дә күп нәрсә турында сөйли.

Бакалыда даны еракларга таралган сыр заводы бар. Аны чимал белән тәэмин итүдә шәхси ихаталарның да өлеше зур. Сөт җыю, әйтик, Ахман, Камышлы, Мостафа, Иске Корыч, Яңа Урсай, Туктагул, Киләй авыл биләмәләрендә аеруча яхшы оештырылган. Ахманнан Рәис Галләмов, мәсәлән, узган елда 3850 центнер сөт җыйган. Киләйдән Сергей Железновның күрсәткече 2 мең центнердан артык, Туктагулдан Наил Газизов 1,5 мең центнер продукция җыйган.

...Авыл үзәктә булып яткан сәяси-икътисади вакыйгалардан географик яклап та, мәгънәви яклап та читтә тора. Моның өстенлеге дә, җитешсезлеге дә бар, әлбәттә. Әмма әйтәсе килгәнебез өстенлек яисә җитешсезлек турында түгел, ә авылның үз проблемалары белән дәүләт игътибарыннан читтә калу-калмавы турында. Шунысы хак, вакытында һәм тиешле игътибар бирелгәч, Бакалы кебек районнар авыллары илебезнең төп туендыручысы булды һәм булачак.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»