11.05.2011 - Җәмгыять

Сәламәтлек — иң зур байлык, диләр...

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау — Русиянең югары җитәкчелеге билгеләгән иң мөһим бурычларның берсе.  Президент Дмитрий Медведев былтыр үзенең Федераль җыелышка Юлламасында ил гражданнарын физкультура һәм спортка җәлеп итүнең дәрәҗәсе түбән булуын, тәмәке тарту һәм алкоголь куллану күрсәткечләре үсүен ассызыклады. Премьер-министр Владимир Путин исә дәүләт проектларын һәм демография сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган утырышта, яшь буында сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру барлык дәрәҗә власть органнарының өстенлекле бурычы булырга тиеш, диде.

Республикада бу юнәлештә башкарылган эшләр байтак, ә эшләнәселәре аннан да күбрәк. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау комитеты үткәргән “Гражданнарның сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга ярдәм итү” дип аталган “түгәрәк өстәл” артында шушы хакта җентекле сөйләшү булды. Анда министрлык һәм ведомстволар, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе, “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” оешмасы, Җәмәгатьчелек палатасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

— Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруда мөһим рольне җәмәгатьчелек институтлары һәм берләшмәләр уйный. Бу юнәлештә “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеге һәм әгъзалары тарафыннан байтак эш башкарылган. Республикада партиянең 33 федераль һәм өч төбәк проекты гамәлгә ашырыла, — диде комитет рәисе Альбина Бурангулова һәм аларның эшләре белән таныштырды. Ул бигрәк тә наркотикларның законсыз әйләнеше күләмен һәм аны куллануны кыскартуны күздә тотучы “Наркотикларсыз Башкортстан” проектының әһәмиятен билгеләп узды. Ул проектка Президент Рөстәм Хәмитов та югары бәя биргән иде.

“Түгәрәк өстәл”нең темасы тәрбия, белем алу, медицинадан алып социаль хезмәтләр, хокук саклау органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә кадәр кагылды. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Наилә Газизова медицина темасына лекцияләр укылу, социологик тикшеренү алып барылуы турында тәфсилле чыгыш ясады. Мәгариф министры урынбасары Артур Сурин да тәүдә саннарга тукталды. Республикада биш мең белем бирү учреждениесендә 423 мең бала укый. Шушы уку йортларының 57 процентында гына медицина кабинетлары җиһазландырылган. Медицина персоналының статусы билгеләнмәгән, алар льготалар белән файдаланмый, хезмәт хаклары түбән. Физкультура укытучылары җитәрлек, тик аларның 57 процентының гына үз белгечлеге буенча югары белеме бар. Спорт залларының 70 проценты гына спорт инвентаре белән җиһазландырылган. Артур Шәйхетдин улын бу юнәлештә максатлы программа юклыгы борчый. Спорт залларын кичке вакытта файдалану өчен тренерлар, инструкторлар җитешми, ә балаларның үзләрен генә залга кертү хәвефле. Мәгариф системасында нибары егерме бассейн бар, бу да бик аз. “Безнең төп бурыч — укучыларның дәрестән тыш вакытын да файдалы үткәрү”, дип билгеләде министр урынбасары. Әмма укытучылар азаю бер дә моңа булышлык итми, былтыр республикада меңнәрчә укытучы кыскартуга эләккән, быел да кайберәүләрне шундый язмыш көтә.

— Үзәккә үткән тагын бер тема — балаларны тукландыру. Дәүләт  моның өчен бер балага көненә 1 сум 73 тиен акча бүлә. Ярый ла мәктәп яны бакчалары коткара, аларда укучылар үзләренә яшелчә-җимеш үстерә, әмма яшь организм өчен болар гына аз. “Мәктәп сөте”, “Эчәр су” программалары бөтенләй эшләми. Ә сәламәтлек өчен дөрес туклануның бик мөһим икәнен беләбез, — дип белдерде Артур Шәйхетдин улы.

— Тукландыру, чыннан да, бик начар оештырыла. Бу мәсьәләдә закон кабул итү өчен инициатива белән чыгарга кирәк. Әйтик, Ырынбурда бер укучыга көненә сигез сум акча туры килә,— диде депутат Венера Шәрәфетдинова. — Ләкин бүген мәктәптә башка проблемалар да тулып ята. Оптимальләштерү дип тереләй кисәләр, без шуның белән килешеп торабыз. Укытучыларны кыскартабыз да вәссәлам, ә бит башкача эшләргә мөмкин, юлларын эзләргә кирәк. Мәгарифне икътисади яктан табышлы структура итәргә маташалар, ә ул беркайчан да алай булмады. 12 яшьлек баланы көн дә иртән икенче авылга укырга йөртеп, нинди сәламәт тормыш рәвеше турында сөйләргә була? Стандарт дигән булып баш катыралар, без бернинди стандартсыз-нисез укып чыктык, академик та булдык, башкасы да, югалып калмадык...

Русия Фәннәр академиясенең Башкортстан бүлеге вәкиле Наталья Егорова сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру өчен Координацион совет төзү яклы. Наркоконтроль идарәсенең бүлек җитәкчесе Галина Кәримованы яшьләр арасында наркотик кулланучылар арту борчый. Бүген республикада алты меңгә якын наркоман һәм өч меңгә якын наркотик кулланучы рәсми теркәлгән. 300 наркоман белем бирү учреждениеләрендә укый, 31е балигъ булмаган.

Ел саен илдә наркотикларның утызга якын яңа төре барлыкка килә. Алар Интернет аша таратыла, шуңа да тәкъдим итүчеләрне билгеләү бик авыр. Республикада балаларга  наркотестлар үткәрелә, әмма бу эшне законнар белән ныгытырга вакыт.  

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар җәмгыятьтә сәламәт тормыш белән яшәүгә аяк чалучы проблемалар турында фикер алышты, республика халкының физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүен активлаштыру, бу юнәлештә дәүләт власте органнары, район һәм шәһәр хакимиятләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, тәрбия һәм укыту процессына сәламәт тормыш алып баруга өйрәтүнең заманча ысулларын кертү, тукландыру һәм башка мәсьәләләр буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга, республика Хөкүмәтенә, министрлыкларга анык тәкъдимнәр кабул итте.

Резеда ГАЛИКӘЕВА,

“Кызыл таң”.

Свердловск өлкәсендә 2009 елда ук  бер баланы тукландыру өчен 10 сум субсидия бүленгән,

Ырынбурда ул —  8 сум,

Татарстанда — 4 сум 10 тиен,

Чиләбе өлкәсендә 3 сум 65 тиен тәшкил итә,

Башкортстанда — 1 сум 73 тиен.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»