13.11.2010 - Җәмгыять

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә

Урамда хәер сорашып торучыларга инде күнектек шикелле. Аптыратмый да. Алама киемле, ябык, арык гәүдәле бичаралар үз кайгыларына чумып, дөньяга бөтенләй битараф кыяфәт белән басып торалар. Кызганасың, әлбәттә. Ләкин араларындагы исерекләрне күреп, әй, үзе гаепле инде, эчеп, шундый көнгә төшкән, дип уйлыйсың. Аеруча...  исерек әбиләр пошаманга сала, матур итеп ак яулык бәйләп йөрүче, пөхтә киенгән әдәпле-тыйнак авыл әбиләрен сагынып куясың. Балаларын иңсәләре аша яулыкка асып йөрүче, даулашып акча сораучы чегән хатыннары да кызганыч. Үзебезнең халыкта да бар андыйлар. Хәер сораучылар да төрле шул. Аларның тормышлары, дөньяга карашлары да төрле. Ходаем күрсәтмәсен...

Мин башкалабызның “Киҗе-мамык комбинаты” тукталышы янындагы кибет-базарлар тирәсендә хәер сорашып торучы сукырларга еш игътибар итәм. Аларның икесе, гадәттә, базарга якын баскыч янында тора. Көн саен эшкә килгән кебек киләләр, яхшы гына киенгән озатучыларын да күргәлим. Кичкә чаклы торалар. Һәр көнне! Исерек түгелләр, хәерен алып, рәхмәтен әйтеп калалар. Халык бай хәзер, хәер биргәлиләр. Хәер, бирүчеләрнең дә төрлеләре бар, әлбәттә.

Менә беркөнне ике гаилә базардан килә. Алты-җиде яшьләр чамасындагы ике малай ияргән. Сукыр хәерчене күреп, аларның берсе әнисеннән хәергә акча сорады. Әнисе кечкенә учка нидер салгач, малай, карап та тормастан, хәер сорашучы сукыр абзыйга таба йөгерде. Тик  бирергә җыенганда гына бала ул акчаның 10 тиен булуын күреп калды һәм әнисенә “Бу бит акча түгел!” дип кычкырды. Әнисе: “Җиткән, һәрбер хәерчегә тарата башласаң...” дип сукранды, ә бала, елап, читкә йөгерде... Сабый күңелендә яралып кына килүче мәрхәмәтлелекне төптән кисү түгелме бу?

Мин урамда хәер сорашып торучыларны хупламыйм. Ләкин бу ысулның бердәнбер яшәү чыганагы булу ихтималлыгына да ышанам. Сукырларга гына түгел, бүгенге болгавыр заманда күзе күргәннәргә дә җиңел түгел хәзер.

Шулай да, тормышка чәмле, авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгән сукырларны күреп белгәнгә, әнә шундыйларына карата ихтирам уяна.

Башкаланың Киров урамындагы  47нче йортта сукырлар өчен махсус китапханә эшли. Фонды бай булса да (200 меңгә якын китап),  бирегә тик сукырлар, күрү сәләте начар булган инвалидлар гына йөри. Бу —  республикада сукырлар өчен бердәнбер махсус китапханә, Русиядә барлыгы — 69. Директоры Роза Разина әйтүенчә, республиканың башка төбәкләрендә – Стәрлетамак, Бәләбәй, Белорет шәһәрләрендә дә филиаллары бар икән.

Мин барганда китапханәдә халык әллә ни күп түгел иде. Ләкин моның сәбәбе башкада — китапханәчеләр китапларны заявкалар буенча сукырларның өенә илтеп бирә икән. Я булмаса, Интернетта “Скайп” аша хәбәрләшәләр. Кеше китапханәгә шалтырата, нинди китап укырга теләвен әйтә, ә аңа видеобәйләнеш аша китап укыйлар.

Менә бу көнне дә компьютер алдында китапханәнең күптәнге дусты, бирегә 20 ел йөрүче Виктор Гаврюсов та наушниклар аша ниндидер әдәби әсәр тыңлап утыра иде. Аның белән бераз сөйләшеп утырдык.

— Бик бай китапханә, биредә безнең кебек кешеләргә төрле-төрле хезмәтләр күрсәтелә. Китап уку гына түгел, аралашу да күз уңында тотыла. Төрле чаралар да үткәрелә. Һәм боларның барысы да бушлай. Брайль системасы белән басылган китаплар, кассеталарга, дискларга, флэшкарталарга яздырылган аудиокитаплар бар, кемгә ниндие ошый — шуны сайлый. Миңа компьютерда шөгыльләнү уңайлы. Фәнүр Бәдретдинов оештырган компьютер курсларын үттем. Коллектив безгә яхшы мөнәсәбәттә, бигрәк тә директор Роза Хәниф кызы, биредә 33 ел эшләүче Татьяна Иванова һәрберебез өчен өзелеп торалар.

Уку залында БДУның юридик факультетында белем алучы студентка Надежда Долматова (кызганычка каршы, тумыштан сукыр һәм үзенең чибәрлеге турында  белми дә) конспект язып утыра иде. Надя дәфтәрендәге текстны бармак очлары белән генә тоеп яза. Янәшәсендә Татьяна Анатольевна кирәкле китапны укып утыра. “Мин юрист булырга хыялланам. Һәм максатыма, һичшиксез, ирешәчәкмен! Безнең кебек кешеләргә һөнәр сайлану мөмкинлеге юк. Гади генә транспортта йөрү дә кайчак зур проблемага әверелә. Тик миңа якыннарым, дусларым, укытучыларым яр-дәм итә”, ди Надежда. Ул киләчәккә өмет белән генә түгел, ышаныч белән карый. Гүзәл, сөйкемле, матур хыяллар белән яшәүче кыз ул Надежда, шул хыяллары тормышка ашсын иде!

Китапханәдән чыккач, хәер бирергә теләүче теге малай һәм акчасын күпсенгән әнисе турында уйланып бардым. Әйе, һәркем сукырлар хәленә керә белми шул. Шушы әни кешене мин,  күзләрен яулык белән бәйләп, Уфаның бер урамыннан бер генә квартал араны булса да үтеп каравын сорар идем...

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»