10.05.2011 - Җәмгыять

Рөстәм Хәмитовка рәхмәт

Мәчетле районы Түбән Ака авылы егете Әхмәдулла Хөрмәт улы Байтуллинны сугыш башлану белән хәрби хезмәткә алалар. Ул Свердловск пехота училищесында әзерлек үтә һәм кече лейтенант дәрәҗәсен ала. Сугышның башыннан азагына кадәр взвод командиры вазыйфасын башкара.

Әхмәдулла абый Ватан язмышын хәл иткән Мәскәү өчен барган сугышларда һәм Ленинград камавын өзүдә катнаша. Ике тапкыр каты яралана. Ул сугышны Эстониядә тәмамлый. Аның күкрәген 1 дәрәҗәдәге Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Волхов фронты ветераны — Ленинград өчен сугышта катнашучы” билгесе һәм дистәгә якын медаль бизи.

Ул тыныч тормышта колхозда, озак еллар кибеттә сатучы, авыл советының баш бухгалтеры булып эшли. Үзенең сөйгәне Вазыйфа апа белән гаилә корып,  биш бала тәрбияләп үстерә.

— Минем бер генә бәйрәмем бар. Ул — Җиңү көне. Аны ел саен зур дулкынлану һәм сагыш белән көтеп алам. Шунысы үкенечле, сугышның ачысын-төчесен күргән авылдашларым бакыйлыкка күчеп бетеп баралар. Без авылда ике генә ветеран калдык.

Без, сугышта катнашучылар, Хөкүмәтнең игътибар-хәстәрен һәрвакыт тоеп яшәдек. Ә соңгы елларда аны аеруча сизәбез. Пенсия югары, медицина ярдәме дә сыйфатлы. Менә Республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Котлау хатын алгач, кәефләр тагын да күтәрелеп китте. Мине онытмыйча искә алган җитәкчебезгә яраткан гәзитем аша рәхмәтемне җиткерәсем килә, — ди туксан яшенә аяк баскан ветеран.

Фуат Галәветдинов.

Мәчетле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»