10.05.2011 - Җәмгыять

Президентның ихлас котлавы

Хәзерге вакытта Языково авылында кызы Әнисә каравында гомер итүче Зөфәр Хәмәдияр улы Нәбиуллин фронтка 1941 елның августында алына да, төгәл биш ел үткәч кенә туган авылы Иске Күчәрбайга әйләнеп кайта. Ржев янындагы канкойгыч алышны үткән, Литваны азат итүдә катнашкан, Кенигсбергны алган яугир ике сугышчан орден, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Ветеран өчен Җиңү көненнән дә зур бәйрәм юк. Әйткәндәй, ул аны 5 майда ук билгели башлый, ни өчен дигәндә, бу — аның туган көне, быел Аллага шөкер, 89 яшен тутырды. Шатлык өстенә куаныч дигәндәй, яугирне Бөек Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан Русия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев хат аша шәхсән үзе котлаган. Ә инде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның котлау бүләген сугыш ветеранына Языково авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рифхәт Асаев тапшырды. Президент Рөстәм Хәмитов Зөфәр Хәмәдияр улын олы бәйрәм белән тәбрик итеп, аңа ихлас теләкләрен җиткерә. Сүз дә юк, котлауларны алгач, ветеранның күңеле күтәрелеп китте.

Языково авыл биләмәсендә хәзерге вакытта 14 сугыш һәм 117 тыл ветераны яши. Алар барысы да Бөек Җиңүнең 66 еллыгы белән котлау открыткалары алачак.

Фәнүр Гыйльманов.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»