10.05.2011 - Җәмгыять

Анатолий белән Ринат, Флүр һәм ике Айрат...

Бу исемнәрне Кушнаренко районында һәркем белә, дисәк тә дөрес булыр. Алар — илдә сугыш булмаса да, Ватан өчен башын салган геройлар. Айратларның икесе әлегедәй күз алдында.

Айрат Мортазин Чыршы Тартыш авылыннан иде. Бер мәктәптә укыдык. Кызларга күтәрелеп карарга да оялган тыйнак, гел елмаеп торган гади авыл малае. Колхозда тир түккән ата-анасы, аңа кадәр Ватан алдындагы бурычларын үтәп исән-имин кайткан абыйлары Айратны армиягә тыныч күңел белән озатты. Ике елдан елмаеп кайтып керер, гаилә корып, оныклар белән сөендерер дигән өметләре нык иде Назыйф абый белән Сәрия апаның. Әмма улларына туган йортка тимер табутта кайтып керергә туры килде. Ул көндә авыл өстендә торган елаш, хәсрәтне беркемнең дә онытасы юктыр. Иң өзгәләнгәне күрше карчыклары булды: “Ник мин түгел, Ходаем?!” дип иңрәде алар.

Айрат Галәвевның кечкенә чагын хәтерлим. Урамнан үткәндә сөеп калмаган кеше булмагандыр — шулкадәр матур бала иде. “Кара чутыр” диләр андыйларны безнең авылда. Ул егет корына кергәч, күп кызларның йокылары качты.

Айрат спорт юлын сайласа да, махсус тәгаенләнештәге отрядта хезмәт итү аны ныграк җәлеп итә. Шушы “Булат” отряды составында ул берничә тапкыр Төньяк Кавказда командировкада булып исән кайта. Әмма соңгысында Чечняның Урыс Мартан районындагы Алхазур авылы янында каты алышта башын сала.  Бердәнбер улын өзелеп яраткан әнисе Әнгыймә апа, сеңлесе Айгөл, хатыны һәм балалары гына түгел, Айратны белгән һәркем өчен бу югалту — әле дә төзәлмәс яра. Ә Айгөл исә кайгысына чорналып елап кына йөри торган булып чыкмады — үзе эшләгән Кушнаренко мәдәни-спорт комплексында “Үлгәннәр истәлегенә, исәннәр хөрмәтенә” дигән хәйрия концерты оештыруга иреште.

Кушнаренко районында алтмышка якын яугир-интернационалист яши. Аларның яшьлек таңнары чын сугыш болыты белән каплана. Куркуларын җиңеп атакага ташланганнары да, чик буенда хезмәт иткәннәре дә бар аларның. Хәйрия концертына егетләрнең күбесе килде, геройларның әти-әниләре, авылдашлары да җыелды.

Альбина Йосыпова район үзәгендә яши. Аның 1976 елда туган улы Флүр 2003-2009 елларда хокук саклау органнарында эшләгәндә Чечняда берничә тапкыр командировкада була. Соңгы яуда башын сала. Ана күңеле бу югалту белән килешми, билгеле, ниндидер ялгышлык килеп чыккандыр, улым исәндер, дип өметләнә ул. 

Әфган сугышында башларын салган Айрат Мортазин, Анатолий Кисамов, Ринат Гыйзетдинов якыннары йөрәгендә бүген дә тере. Алар район үзәгендәге мәйданда обелиск булып та яши. Бәйрәм көннәрендә обелиск алдыннан чәчәкләр өзелми. Гомумән, районда халык кыска хәтерле түгел.

— Безнең буын өлешенә төшкән сугышларда катнашкан егетләрне бергә җыю максатында хәйрия концерты үткәрү күптән планда бар иде, — ди бу хакта район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Флида Мөхәммәтҗанова. — Айрат Галәвевның сеңлесе Айгөл бу вазыйфаны үз өстенә алырга теләген белдергәч, эшкә ныклап тотындык. Биш балалы яшь ана кулыннан килерме икән дип шикләнүчеләр булса да, афәрин, ул барысын да сокландырып бу эшне яхшы башкарып чыкты.

Айгөл Бәшәрова мәдәни-спорт комплексында эшли. Ә бу көнне ул сәхнәгә үзе белән бергә “Ләйсән” кызлар вокаль ансамблен генә түгел, ә хокук саклау органнарында эшләүче егетләрдән торган коллективны да алып чыкты. Авыр җинаять эшләре йомгагын чишкән, кайвакыт төнен дә, көнен дә махсус формасын салалмаган егетләр сәхнәдә үзләрен ярыйсы ук ышанычлы тотты. Ә тамашачы исә киресенчә — аларның чыгышын аерым бер дулкынлану белән кабул итте һәм басып кул чапты. “Чуар беретлар кардәшлеге” дигән махсус тәгаенләнештәге отряд ветераннары берлеге рәисе Александр Зиминны да халык җылы кабул итте.

— Безнең егетләр дөньяның төрле тарафларында хатын-кызлар һәм балалар гомере сагында торды, — диде ул. — Әмма еш кына бу операцияләр катгый яшерен төс ала иде. Шулай да гаделлек һәм тынычлык өчен башын салган егетләрнең исемнәре онытылмый. Аларның батырлыгы үрнәгендә яшь буынны тәрбиялибез. Якташыгыз Айрат Галәвев истәлегенә Стәрлетамак шәһәрендә ел саен кул көрәше буенча ачык турнир үткәрелә. Ул укыган физкультура институты бинасына тактаташ куелган.

Бүгенге геройлар — кичәге малайлар. Үзебезнең балалар. Бу һәр сугышта шулай булган. Хәйрия концертын оештыручылар, анда чыгыш ясаучыларның теләге бер — башка бер тапкыр да безнең балаларның яшьлек таңын кара болыт капламасын иде.

Резида ВӘЛИТОВА.

Кушнаренко районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»