10.05.2011 - Җәмгыять

Истәлек лаеклы сакланырга тиеш

Уфаның “Марафон” спорт клубының максаты — Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салганнарның, ата-бабаларыбызның дошманны тар-мар итүдә күрсәткән батырлыкларын, аларның истәлекләрен кадерләп саклау. Герой якташларыбызның исемнәрен барыбыз да белергә һәм бу исемнәр рәсми парадларда гына түгел, спорт акцияләрендә дә яңгырап торырга тиеш. Безнең клуб нәкъ шул максатта 9 майда Уфада үткәрелгән җиңел атлетчылар эстафетасында ел саен “Тынычлык ярышы”н үткәрү башлангычы белән чыкты. Уфада туып үскән, Советлар Союзы Герое снайпер Наталья Ковшова истәлеген мәңгеләштерү максатында ел саен ноябрь азагында йөгерүчеләр арасында ярыш оештырабыз. Шәһәр җитәкчелеге 20 ел элек безнең бу башлангычыбызны хуплады. Соңрак Наталья Ковшова туган йорт урынында ике тактаташ урнаштырылды, “Сипайлово” микрорайонындагы урамнарның берсенә аның исеме бирелде. “Марафон” клубы әгъзалары республиканың башка шәһәр һәм районнарындагы хезмәттәшләренең башлангычларын да күтәреп ала. Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган якташыбыз Григорий Овчинников истәлегенә багышлап, Бөре районында оештырылган “Аксаково — Бәләбәй” ярышларында, яисә 30 чакрым арада “Тирлән — Белорет” узышуларында катнашабыз. Безнең узышчылар, моннан тыш, Бөек Ватан сугышы тарихына кереп калган биеклекләр — Волгоградтагы Мамаев курганы, Мәскәү өлкәсенең Дмитров районындагы Яхрома шәһәрендә (монда 1941 елның декабрендә безнең гаскәрләр контр һөҗүмгә күчә) Пулково янында, Ладого күлендәге “Тормыш юлы” буйлап оештырылган патриотик ярышлардан да  читтә калмый.

Чаңгы мизгелен ачканда ветераннарыбыз башлангычы белән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев призына Уфада беренче чаңгы старты үткәрелә башлады. Мондый патриотик стартларда балалар, яшьләрнең һәм спортчылар, ветераннарның берлектә узышуы төрле буын кешеләре арасындагы элемтәне генә ныгытып калмый, иң мөһиме — яугир якташларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү символы, яшьләрне әхлакый тәрбияләү чарасы да булып тора. Нәкъ шуның өчен дә Марсель Котлыгалләмовның “Кызыл таң”да басылып чыккан мәкаләсе безне битараф калдырмады. Без аны 17 апрельдә клубның гомум җыелышында тикшердек һәм очучы-штурмовик Муса Гайса улының истәлеген мәңгеләштерү — “Уфа” халыкара аэропортына аның исемен бирү турындагы тәкъдимне тулысынча хуплыйбыз. Франциядә, мәсәлән, Каршылык күрсәтү герое, генерал һәм президент Шарль де Голль исемен Париж янындагы илнең төп халыкара аэропорты “Орли”га бирелгән, АКШта Нью-Йоркта Джон Кеннеди исемендәге аэропортны да мисал итеп китереп була.

Данлыклы очучы Муса Гәрәевның исеме “Уфа” аэропортына бирелсә, аның исеме республикабызда гына түгел, илебезгә, бөтен дөньяга билгеле булыр иде. “Милли музей”да Муса Гәрәевка багышланган стенд булдырылган. Анда аның очучы курткасы, шлемы, хәрби очыш сумкасы, фотоаппараты, очышлар журналы һәм башка документлар саклана.

Анатолий Крюков,

“Марафон” клубы рәисе урынбасары.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»