10.05.2011 - Җәмгыять

“Динәм булмагач, бәйрәм дә күңелсез...”

Кызганычка каршы, Бөек Җиңүнең 66нчы язында ул ялгызы торып кала: каты авырудан озак еллар җәфаланган сөекле хатыны икесе өчен дә иң кадерле бәйрәм якынлашканда, 27 апрель иртәсендә, аның үз кулында җан бирә. 1942 елның декабрендә танышкан, ике ел хатлар алышканнан соң, 1944 елның ноябрендә кавышкан һәм законлы никахка кергән Динәсе белән алар, элекке фронтовиклар буларак, 65 тапкыр бергәләшеп, куанышып Җиңү көнен каршылый.

— Икебезгә дә Русия Президенты Дмитрий Медведев кул куйган котлау хаты килде — берүземә ике хат алдым менә. Динәм генә аларны күреп куаналмады. Ул булмагач, безнең өчен иң зур бәйрәм булган Җиңү көненең дә яме юк шул инде, — ди Хөсәен Зәйнулла улы, Мәскәүдән хатынын җирләгән көннәрдә килеп төшкән котлау хатларын күрсәтеп.

Динә белән Хөсәеннең язмышы, фронт мәхәббәте романнарга торырлык. 1922 елның 26 августында Татарстанның Апас районында туган Динә Гарипова өлкән шәфкать туташы сыйфатында Брянск өлкәсендәге Ново-Зыбково шәһәрендә хәрби госпитальдә хезмәт итә. 1942 елның декабрендә нәкъ шушы госпитальгә Әлшәй районының Гайниямак авылында туып-үскән 24 яшьлек лейтенант Хөсәен Саматов килеп эләгә.

— Бу егет минеке — аңа якын ягыласы булмагыз! — дип кисәтә иптәш кызларын Хөсәенгә бер күрүдә гашыйк булган 19 яшьлек Динә.

Вәгъдәләр бирешеп аерылышкан гашыйклар ике ел буена сынау тота, хатлар аша сөю учагын сүрелтми. Ниһаять, 1944 елның ноябрендә Польша җирендә сугышкан һәм чираттагы батырлыгы өчен кыска вакытлы ял алуга ирешкән кавалерия офицеры Саматов сөеклесе янына очып кайта. Командирлар рөхсәте белән законлы никахка керәләр. Җиңү көненнән соң Динәсе туп-туры иренең туган авылы Гайниямакка кайтып төшә. Ике ел сөеклесенең әти-әнисе белән бергә тора, җәяүләп йөреп, күрше Чехово авылындагы санаторийда эшли һәм зур түземлек белән Хөсәененең демобилизацияләнүен көтә. Туган якка кайту һәм сөеклесен кочу бәхете Хөсәенгә 1947 елда гына тәти. Кайту белән үк хәрби офицерны һәм коммунистны урындагы Сталин исемендәге колхозга рәис итеп тәгаенлиләр.

Саматовның үҗәтлеге белән зур татар авылы Гайниямакта медпункт ачыла. Аны 12 ел дәвамында тирә-юньдәге бердәнбер табиб булган хатыны җитәкли. Тирә-як авыллар өчен дә уңайлы булган медпункт һәм андагы тәҗрибәле хәрби табиб, медицина хезмәте лейтенанты Динә Саматова меңнәрчә кешенең гомерен саклап кала. Аеруча, сугыштан соңгы авыр елларда нык таралган йогышлы авыруларга каршы аяусыз көрәш алып бара Динә Гариф кызы. Әйткәндәй, данлыклы әнисенең сәламәтлек саклау өлкәсендәге изге эшен 30 елга якын олы кызлары Диләрә дәвам итә. Диләрә Хөсәен кызы Уфаның 21нче дәваханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли. Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы.

Саматовларга килгәндә, алар 1971 елдан башлап Әлшәй районы үзәге Раевкада яши. Хөсәен Зәйнулла улы күп еллар буена район финанс бүлеге мөдире урынбасары була, ә Динә Гариф кызы — “Ашыгыч ярдәм” станциясе фельдшеры. Хәрби госпитальдә алган тәҗрибә аңа шушы эшендә, аеруча, нык ярдәм итә. Динә Саматованы бүген дә бик күпләр бары тик яхшы яктан искә ала: “Искиткеч кеше, оста табиб иде!” — диләр.

Саматовлар ике кыз тәрбияләп үстерә. Икенче кызлары, Рушания, укытучы — Уфа лицейларының берсендә директор урынбасары булып эшли. Апасыннан калышмый — шулай ук Русиянең мәгариф отличнигы. Әйткәндәй, Рушания Хөсәен кызының бердәнбер улы безнең коллегабыз. Элекке оста тележурналист, бүген Башкортстан Президенты хакимиятенең җаваплы хезмәткәре Айрат Морзагалиев исеме күпләргә таныш. Өч бөртек кенә оныклары — Айрат, Тимур һәм Таһир картәтиләренең аерым горурлыгы. “Шәп егетләр!” — ди бер сүз белән элекке кавалерист яраткан оныклары турында.

Күптән инде Әлшәйнең шәрәфле шәхесе булырга лаеклы Хөсәен Зәйнулла улы тыйнак кына итеп үзенең 93нче гомер язын һәм гаиләсе белән якынайткан 66нчы Бөек Җиңү көнен каршылый. Үзенә рәсми исемнәр дә, уңайлы фатирлар да даулап йөрми. Чын яугир һәм ихлас күңелле, итагатьле кеше Хөсәен Саматов.

Рәүф БАРЫЕВ.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»