13.11.2010 - Җәмгыять

Соңгы чоңгыл

1994 елның 25 октябрендә Дүртөйле районының Сергеевка авылы янында ике кеше югала. 33 яшьлек Александр Пряничников белән 38 яшьлек  Юрий Миньков Уфаның 17нче дәваханәсендә табиб булып эшлиләр һәм ял көннәрендә шушы төбәккә балык тотарга килә торган булалар. Бу җомгада да авыр эш атнасыннан соң дуслар юлга чыга, үзләре белән кармаклар, ятьмә, алмаш киемнәр алалар. Яшел төстәге “Нива” Сергеевкага борыла, шуннан соң ике дус суга төшкәндәй юк була.

Хәер, бу шулай булып чыга да. 3 ноябрьдә, уналты елдан соң, балыкчыларның сөлдәләрен судан тартып чыгардылар. Халык әйтсә — хак әйтә, дигәнгә ничек ышанмассың?! Кеше бернинди хәбәрсез   югала икән, ул суга төшкәндәй гаип булды, диләр. Яшәү чыганагы булган су шундый куркыныч сыйфатка да ия, ул үзенең кочагына кыскан кешене тиз генә җибәрми, төпкә өстери. Ә аннан котылу чарасы юк. Пряничников белән Миньков та уналты ел елга тоткынлыгында утыралар. Ул чакта, 1994 елда, аларны җирдән дә, күктән дә эзлиләр, махсус техника, вертолет белән тирә-як урман-кырларны, авылларны айкыйлар, тик шунысы гаҗәп: водолазлар чакырып, елга төбенә төшәргә генә башларына килми.

Ә, бәлки, вакытлары җитмәгәндер. Исегездә булса, 1994 елда  Дүртөйле шәһәре хакимияте башлыгы Рәзил Мусин капкасына куелган граната шартлавыннан һәлак булды. Республика хокук сакчыларының яхшылардан яхшылары барлык көчен шушы эшне  тикшерүгә юнәлтте, том-том документлар  тутырылды, йөзләрчә шаһиттан сорау алынды. Зур түрә фаҗигале һәлак булганда гади табибларның югалуына бәлки әллә ни әһәмият тә бирелмәгәндер. Әйткәндәй, бу вакыйга турында матбугат та шауламады шикелле. Тикшерү эше ун ел буе “висяк” булып асылынып торганнан соң ябыла һәм, законга ярашлы, әлеге икәүнең туганнарына үлү турында таныклык  тоттырыла. Кеше юк икән, проблема да юк, ә аның кайдалыгы инде беркемне дә кызыксындырмый, еллар узып срок чыкканлыктан, “эш” киштәгә кунаклый.

Туганнар дигәннән, 1994 елда Пряничниковның хатыны һәм бәләкәй  кызы кала, ә Миньков җәмәгате белән аерылышкан була. Машина табылгач, тәүгесе ирен танырга килүдән баш тарта. Бу вакыт эчендә Миньковның якыннары үлеп бетә, аны танырга чакырырга кеше дә калмый, хәер, таныр нәрсә дә булмый...

Дүртөйле районының “Аучы-балыкчы” җәмгыяте хезмәткәрләре  Агыйделнең сул яры буеннан үтеп барганда елганың көзге тонык суында машинага охшаган нәрсә шәйлиләр. Аны 1994 елдан бирле дүрт метрга саеккан елгадан  махсус техника белән тартып чыгаралар. Вакыйга урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырыла, алар арасында РФ Прокуратурасының Башкортстан Республикасы каршындагы Тикшерү комитеты идарәсенең Дүртөйле районара тикшерү бүлегеннән мөһим эшләр буенча тәштифчесе Артур Рәҗәпов та була.

— “Ж 2630 БА” номерлы машина салонында ике кеше сөлдәсе, баш сөякләре табылды һәм Уфага суд-медицина экспертизасына җибәрелде, — диде безгә Артур Дамир улы. — Шушында ук теткәләнгән киемнәре, резина итекләр, балык тоту өчен җайланмалар бар иде.

Салкын октябрь кичендә нәрсә булган соң? Машина ни сәбәпле су төбенә киткән? Бу сораулар тикшерүчеләргә дә тынгы бирми. Машина ачкычының кабызгычта булуын, тизлек рычагының өченче передачада торганлыгын (бу “Нива”ның ярыйсы ук зур тизлектә баруы турында сөйли), ярның  текәлеген исәпкә алып, алар караңгыда аны күрмичә елгага чумган дип фаразлыйлар. Су басымы югары булганлыктан, ишекне ачып чыга алмаганнар.

— Шушы урында Агыйдел уртасында бер утрау бар, анда агачлар үсә. Юлдан килгәндә шушы утрау җир белән тоташкан кебек, яр текә булгач, арада елга барлыгы әллә ни шәйләнми. Бәлки, балыкчылар шушы агачлар тирәсенә барып җитәргә ашыккандыр, һәм елганы абайламыйча килеп төшкәннәрдер, — дип фаразлары белән уртаклаша Артур Рәҗәпов.

 Әлбәттә, тикшерүчеләр бу фаҗиганең җинаять нәтиҗәсе булу ихтималлыгын да бөтенләй кире какмый. Кием калдыклары буенча экспертиза тәгаенләнгән. Шулай да, алар фикеренчә, күп детальләр   бәхетсез очракка ишарәли.

Тормышта  мондый очраклар һәммәбезне сагалап торуы мөмкин. Бүген исәнбез, иртәгә кайда буласыбызны бер Аллаһ кына белә. Александр белән Юрий да — җир җимертеп дөнья көтә торган яшьтәге кешеләр, дөньядагы иң шәфкатьле һөнәр ияләре, киләчәккә якты планнар корып, зур хыяллар белән янып яшәгәннәрдер. Бер мәгънәсез хата аларны елга төбенә алып киткән, япь-яшь гомерләрен өзгән. 

Ни аяныч, якты дөньядан киткәч бәхетсез җаннарны тагын да фаҗигалерәк сынаулар көткән. Гәүдәләренең уналты ел буена су эчендә череп ятуларына риза булмыйча, алар үзләренчә сигнал “җибәргәләгән”. Бу урында елга тирән, халык су керми, ләкин суднолар сирәк-саяк үткәли. Шуларның берсе машинаның түбәсен куптарып узган. Нәрсәгәдер тиеп үткәнен сизгәндер дә соң судно йөртүче, ләкин игътибар бирмәгән. Бер балыкчының кармагы машинаның арткы күчәренә эләгеп калган. Ул аны тарта-тарта өзеп чыгаргандыр да, сүгенә-сүгенә кайтып киткәндер. Ә елга төбендәгеләрнең бәргәләнгән җаннары, тынычлык табалмыйча, тагын сыкрап калгандыр...

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»