07.05.2011 - Җәмгыять

Җир улының җирдәге эзе

Вафатына ун елдан артыграк вакыт үтсә дә, бу кеше турында җылы истәлекләр йөрәк түрендә саклана. Социалистик Хезмәт Герое Рәис Бәдгытдин улы Асаев күкрәгендә йөрткән Алтын йолдыз кебек балкып яшәде, башкарган эшләре белән замандашлары күңелендә якты эз калдырды.

Ул 1931 елның 6 маенда Благовар районының Камышлы авылында туган. Совет власте яңа икътисади сәясәт /НЭП/ игълан иткән чорда барлыкка килгән бу авыл. Благовар станциясенә якын булганлыктан, җир кешесе Бәдгытдин Асаев һөнәр алыштырып, хезмәткә тимер юлга урнаша, берничә елдан инде гаилә Чишмә поселогына күченә. Совет Армиясенә Рәис Асаев биредән чакырыла. 1955 елда хәрби бурычын үтәп кайткан егет хезмәт юлын Яңа Уфа нефть эшкәртү заводында электр монтеры булып башлый, шушы ук белгечлек буенча берникадәр “Уфаэлектрострой” трестында да эшләп ала.

Ул чордагы замандашларының күбесе кебек, Рәискә дә урта белемне эштән аерылмыйча алырга туры килә. 1957 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, яшь белгечне юллама буенча эшкә Чишмә районының Ленин исемендәге колхозына җибәрәләр. 1964 елда гаять зур бу хуҗалык икегә бүленеп, “Луч” колхозы оештырыла. Шул вакыттан Рәис Асаевның язмышы тулысынча шушы хуҗалык белән бәйләнә. Бер ел үткәч, киләчәге өметле баш агроном Асаевны “Луч” колхозы рәисе итеп сайлап куялар. Ул бу хуҗалыкка гомеренең соңгы мизгеленә — 2001 елның мартына кадәр җитәкчелек итте.

Рәис вазыйфасын кабул итеп алгач та Рәис Асаев үзен иң беренче чиратта аграр тармакта яңалыкка омтылучы җитәкче итеп таныта. Алтмышынчы еллар уртасында авыл хуҗалыгында продукция җитештерүне кискен арттыру буенча тәүге адымнар ясалды. Шушы максатта басучылыкка интенсив технологияләр үтеп керде, терлекчелектә яңа ысуллар кулланыла башлады. Әлеге яңалыклар “Луч”та да үз урынын тапты. Нәтиҗәдә, продукция җитештерү күрсәткечләре буенча хуҗалык алдынгы урыннарга чыкты.

1970-1980нче елларны “Луч” колхозының чын мәгънәсендә күтәрелеш чоры дип билгеләргә мөмкин. Басулар мул уңыш белән куандырды, 1974 елда файдалануга тапшырылган сыер маллары симертү комплексы ит җитештерү буенча республикада әйдәүче урыннарны биләде. Шуңа да “Луч” колхозының Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия социалистик ярышында күп тапкыр җиңүче булып танылуы гаҗәп түгел. Аерым елларда хуҗалыкта бөртеклеләр уңышы гектардан 40 центнердан артты, шикәр чөгендере 300 центнер бирде, сыер малларыннан тәүлеклек артым бер килограммнан күбрәк тәшкил итте. Иң мөһиме — әлеге күрсәткечләр даимигә әйләнеп, үсеш тотрыклы барды.

Бу хезмәт уңышларында Рәис Асаевның өлеше зур иде, әлбәттә. Гомумән, авыл хуҗалыгын тирәнтен белүе, хезмәтенә бирелгәнлеге белән ул район һәм республика агрокомплексы җитәкчеләре һәм белгечләренең ихтирамын яулады. Җир кешеләре арасында аның абруе гаҗәеп дәрәҗәдә олы иде.

Әйткәндәй, әлеге үзенчәлек аның җәмәгать эшчәнлегендә дә чагылыш тапты. Ул күп тапкыр Чишмә район Советы депутаты, КПСС район комитеты бюросы әгъзасы булып сайланды. 1993 елда Рәис Асаевка янә зур ышаныч күрсәтелде — ул  Русия Федерациясенең Дәүләт думасы депутаты булып сайланды.

Рәис Бәдгытдин улының Башкортстан дәрәҗәсендәге җәмәгать эшчәнлеге тулысы белән дип әйтерлек аграр тармак мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле. 1985 елдан башлап ул Республика колхозлар советына, аннары Аграр берлектә җитәкчелек итте, 1992 елның декабреннән исә Башкортстанның Аграр партиясе рәисе булып торды. Әлеге вәкаләтләргә ярашлы, Рәис Асаев Русия Аграр партиясендә актив эшчәнлек алып барды. Ул, шулай ук, СССР колхозчылар съезды делегаты булды, һәрчак авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре мәнфәгатьләрен, крестьян ихтыяҗларын яклап чыгыш ясады. Бер сүз белән әйткәндә, ул тулы мәгънәсендә дәүләт дәрәҗәсендә фикер йөртеп кенә калмыйча, уй-ниятләрен ил күләмендә дә тормышка ашыра алды. Гомумән, республикабызның авыл хуҗалыгы тармагы өчен байтак эшләп калырга өлгерде Рәис Бәдгытдин улы.

Әйтергә кирәк, җир улының фидакарь хезмәте, аграр тармакны үстерү өчен тырышлыгы иң югары дәрәҗәдә лаеклы бәяләнде. Авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен Рәис Асаевка 1990 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Моннан тыш, ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары, күпсанлы билге һәм медаль белән бүләкләнде. 2001 елда Рәис Асаев Чишмә районының шәрәфле шәхесе булып танылды.

Рәис Бәдгытдин улы тормыш иптәше Резида Гайнислам кызы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Аларның һәркайсы тормышта һәм хезмәттә үз урынын тапкан.

Җир улы буларак, Рәис Асаев үзен авыл хуҗалыгына багышлады һәм гомеренең ахырына кадәр аңа хезмәт итте. Шуңа да аның тормыш юлы яшь буынга үрнәк булып кала.

Фәнүр Гыйльманов.

Чишмә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»