07.05.2011 - Җәмгыять

Илеш лачыны

Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күгебез өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында дошман белән аяусыз көрәшкән яугирләр буынына рәхмәтлебез һәм безнең изге бурыч — аларның батырлыгын онытмау, исемнәрен мәңгеләштерү, шулай ук Җиңү солдатларының традициясен дәвам итеп, лаеклы алмашчылары булу. Якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев Илеш горурлыгы булып, халык күңелендә урын алган.

“Уфа” аэропортына М. Гәрәев исемен бирик!” дигән мәкалә белән танышып чыкканнан соң, Муса Гайса улы турында язмый кала алмадым. Мин, Герой белән авылдаш буларак, аның белән ихлас күңелдән горурланам. Илебезнең батыр улы эчеп үскән суның тәмен дә, ялан тәпи йөгергән яланның ямен дә, сулаган һаваның сафлыгын да беләм. Иләкшиде авылында М. Гәрәевны көчле, шул ук вакытта тыйнак, аз сүзле, сабыр һәм йомшак күңелле кеше буларак хәтерлиләр.

Ни өчен Геройны халык ярата һәм “безнең Муса” дип атый? Башкортстаныбызны данлаганы өчендер, бәлки. Күп еллар дәвамында илнең Югары Советында республиканы данлап яклаганы һәм сайлаучыларның теләк-тәкъдимнәрен исендә тотып, республика Югары Советының эшлекле депутаты булган өчен дә. Тыныч тормыш көннәрендә дә үзенә карата зур таләпчәнлек куеп хезмәт итүе белән халык ышанычын, сөюен яулады. Ул һәрвакыт гади һәм тыйнак кына түгел, ә тирән белемле, киң эрудицияле, җитди карашлы һәм принципиаль, кешелекле, чын зыялы булды. Һәркем белән уртак тел таба белүе дә аны халык арасында үз кеше итте. Күпсанлы бүләкләргә һәм хөрмәтләүләргә лаек булган данлыклы очучы-штурмовикка “йолдыз” чире кагылмады. Ул үзенең батырлыгы хакында мактанырга, артык сүз куертырга яратмады.

Бүгенге көндә данлыклы авылдашымның туган Бишкурай урта мәктәбендә хәрби дан музее уңышлы эшчәнлек алып бара. Әлеге музей башлангыч хәрби әзерлек укытучысы, отставкадагы майор Мансур Вәлиев инициативасы белән 1975 елда  ачыла. Биредә урнашкан экспонатларның күпчелеген Муса Гәрәев үзе тапшырган. Герой, музей ачылу тантанасында да катнашып, мәктәп коллективына һәм укучыларына рәхмәт белдергән. Биредә тантаналы чаралар, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, укучылар һәм килгән кунаклар өчен экскурсияләр оештырыла. Мәктәп укучылары М. Гәрәевның биографиясен өйрәнә, тикшеренү эшләре алып бара, район һәм республика конференцияләрендә катнаша. Яшь буын илебезнең, районыбызның легендар улын онытмый.

Әгәр Уфа аэропорты М. Гәрәев исемен йөртсә, илешлеләр генә түгел, бөтен республика халкы шат булыр һәм горурланыр иде, дип уйлыйм. Ул — мондый хөрмәткә иң лаек шәхес.

Дилбәр Тимерханова,

Балалар иҗат үзәге директоры.

 



Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»