07.05.2011 - Җәмгыять

Җиңү солдатлары өй туйлый

Туймазы районының Ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин бу көннәрдә инде сафлары сирәгәйгән фронтовикларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска, хәл-әхвәлләрен сорашып, җылы сүзләре белән күңелләрен үстереп җибәрергә тырыша. Хөкүмәт программасына ярашлы, яңа торак белән тәэмин ителгән карт солдатларны котлаудан ул аеруча зур канәгатьлек тойгысы кичерә.

Комаров урамында заманча проект буенча салынган йорттагы яңа фатирына күченгән Мәсәлим абый Закиров безне подъезд алдында ук каршы алды. Кинәнеп сөйләшә-сөйләшә, әкренләп кенә аның фатирына күтәреләбез.

— Бер ай элек кенә күченеп, монда яши башладым, — ди Мәсәлим абый. — Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Торак сертификаты бирүләрен сорап, гаризаны былтыр язган идем. Моңарчы мин үз йортымда яшәдем. Ләкин биш дистә ел элек салынган агач өй нык искерде. Яңа фатирга ия булганыма сөенеп бетә алмыйм. Монда бөтен уңайлыклары, җылы суы, ваннасы бар, хәтта счетчиклар да куелган. Бер бүлмәле булса да, фатир иркен, гомум мәйданы 42 квадрат метр. Хәзер миңа йомшак мебель аласы гына калды. Шунысы гына үкенечле, 52 ел бергә гомер кичергән карчыгым каты чирләп, дүрт ел элек вафат булды. Мин күп еллар хокук саклау органнары системасында эшләдем. Отставкага чыккач та иҗтимагый тормыштан аерылмаска тырыштым. Менә әле безне уку йортларына, хезмәт коллективларына очрашуларга чакыралар.

Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән, фронтта артиллерист булып хезмәт иткән Мәсәлим Каррам улының яшьләргә сөйләр сүзләре күп.

1927 елгы Мәсәлим 1944 елда Белоруссия фронтына эләгә. 82нче армиянең 19нчы дивизиясе составында сугыша. Артиллерист Закиров Җиңү таңын Польша җирендә каршылый. Әмма аның фронт юллары моның белән генә тәмамланмый. Эшелонга төяп, аларның бригадасын Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Чыныккан сугышчылар, Монголиядәге Хинган тавын үтеп, японнарга һөҗүм итә.

  — Маршал Малиновский безнең командующий иде. Япон гаскәрләрен кыйраткач, мин данлы Порт-Артурда хезмәт иттем, — ди Мәсәлим абый. — Һәр бәйрәм саен орудиеләрдән залп белән салют бирә торган идек. Минем хәрби хезмәтем шулай җиде елга сузылды. 1951 елның августында гына туган якларга кайтып төштем. Озак ял итмәдем, милициягә эшкә урнаштым.

Шанлы фронт юлларын үткән, күкрәге орден-медальләр белән бизәлгән яугирнең улы Венер үз язмышын армия белән бәйләгән. Мәскәүдәге хәрби академияне уңышлы тәмамлап, полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әлеге көндә ул танк бригадасы командиры сыйфатында Белоруссиядә хезмәт итә.

— Улымның уңышларына бик тә сөенәм. Сагынып китсәм, барып та кайтам. Белоруссия җирендә минем дә эзләрем калган бит, — ди Мәсәлим Каррам улы.

Комаров урамындагы шушы йортта сугыш ветераны, тиздән тугызынчы дистәсен түгәрәкләргә җыенган Миңсылу апа Әхмәтҗанова да өй туйлау бәхетенә ирешкән.

— Мин Сәрән авылында туып-үстем. Сугыш башлангач, авылда ир-ат калмагач, фермада ветеринар булып эшләдем. Өстәвенә, авылда комсорг идем. Бервакыт җыелыш үткәрергә Кандрадан райком секретаре Вариков абый килде. Фронттагы хәлләр турында сөйләде. “Менә бездән ярдәм сорыйлар”, ди. Мин әйтәм, төннәр буе йокламыйча бәрәңге киптерәбез, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлибез, дим. “Ул гына җитми. Кем сугышка барырга тели?” ди. Кем теләсен инде — берсе дә дәшми. Райком секретаре миңа төбәп сүз куша: “Халитова, син — комсорг, беренче булып гаризаны сиңа язарга туры килер”. Нәрсә дип әйтәсең, авыл активисткасы бит мин. Миннән соң тагын дүрт кыз гариза язды. Бу 1942 елның июне иде.

Авылдашым Зөбәрҗәт белән бергә бардык, бергә хезмәт иттек. Башта Уфада өч ай укыттылар. Без аэродромнарны хезмәтләндерүче аерым хатын-кызлар батальонына эләктек. Тәүге чыныгуны Украина фронтында алдык. Безнең бурыч — ачык һавада вышкада торып, нинди самолетлар очканын күзәтү һәм шул хакта үзебезнекеләргә хәбәр итү. Немец, француз, инглиз яисә совет штурмовиклары, бомбардировщиклары очуын хәтта мотор тавышыннан аера белә идек. Без дә оста разведчиклар булып киттек. Постта торганда бер тапкыр да ялгышмадык.

Туган якларына әйләнеп кайткач, Миңсылу МТСка эшкә керә. Белемле булганлыктан, кичәге разведчик кызны хисапчы-кассир итеп алалар. Шунда ул Үрмәкәй авылы егете, фронтовик Рәхимҗанны очрата. Яшь йөрәкләр бер-берсенә тартыла. Өйләнешеп, бергә матур дөнья көтәләр.

— Тугыз бала тәрбияләп үстердек, бүген аларның 7се исән-сау, — ди яу юлларын үткән апа. — 18 оныгым, 15 туруным бар. Тик картәтиләре генә якты дөньядан иртәрәк китеп барды. Безне онытмаганнары, кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. Олыгайган көнемдә бәхетле тормыш кичерәм. Миңа “Жигули” машинасын да бирделәр. Менә субсидия акчасына шушы матур фатирны алдык. Югыйсә, авылдагы өйдә бернинди коммуналь уңайлыклары да юк иде. Хәзер яңа фатирда рәхәт. Әле авылга кайтырга әзерләнгән идем. Анда бит үзем утырткан җиләк-җимеш бакчасы бар. Мине төпчек кызым Римма карый. Тагын шунысына куанам: оста куллы табиблар миңа күз нурын кире кайтарды. Биш ел күрми утырган идем. Рәхмәт, хәзер күзләрем яхшы күрә, гәзит битләрендәге мәкаләләрне дә укыйм.

Туймазыда сугыш ветераннарының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча күп эш башкарыла. Урындагы хакимиятнең торак бүлеге начальнигы Ольга Шепель телгә алуынча, РФ Президентының указы дөнья күргәннән соң районда 114 фронтовик һәм тол хатын яңа фатир алып куанган. Быел исә 11 яугиргә торак сертификаты тапшырылган. Торак бүлегендә тагын 100 кешенең гаризасы кабул ителгән. Аларның да бөтен уңайлыклары булган яңа фатир алуга өметләре бар.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»