07.05.2011 - Җәмгыять

Фашист мәлгунь акчасына халык мине сатмады!

Еллар узган саен җаннарын аямыйча ил азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарыбызның сафы сирәгәя. Шөкер, үлем утын кичеп, сугыштан соңгы елларда фидакарьлек күрсәтеп зур абруй яулаган, бүген дә  заман гаме белән яшәүче, яңа гасыр борчуларын үз йөрәге аша үткәрә белүче аксакал шәхесләребез арабызда бар әле. Шуларның берсе — инде тугыз дистәсен тутырган легендар партизан, ике “Кызыл байрак” һәм ике “Кызыл йолдыз”, Iнче дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы”, Чехословакиянең “Хәрби тәре”, 1нче һәм  2нче дәрәҗә “Партизаннар сугышы” орден һәм медальләренә, ЧССРны азат иткән өчен Кызыл йолдызга лаек, ЧССР герое, РСФСРның атказанган юристы, Чехия һәм Словакиядәге 16 шәһәрнең һәм Уфаның Почетлы  гражданы Даян Баян улы МУРЗИН.

Инде туксан яшен тутырган Даян абый белән аның күңеленә язылып калган иң кадерле истәлекләре, онытылмас мизгелләр турында сөйләшергә ниятләгәч, ачык йөзле, хуш күңелле бу кеше үз башынан үткәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп китте:

— Мин 1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районының Иске Балыклы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. Без гаиләдә 10 бала — бер кыз, тугыз малай үстек. Балачактан укытучы булырга хыялландым. Аеруча математика фәнен яратып укыдым. Мәктәптән соң Кушнаренко педагогия училищесына белем алырга киттем. Аны тәмамлап, үземнең иң зур морадыма ирештем — авыл мәктәбендә мөгаллимлек итә башладым. Иң кадерле яшь чаклар иде ул! Аеруча зур горурлык хисе белән йөрдем мин үз хезмәтемә.

 

Ләкин адәм баласының эшләр эшен дә, җыяр ризыгын да язмыш үзе хәл итә бит. Шул вакыт совет-фин сугышы башланды, һәм  мин үз теләгем белән доброволецлар сафына язылдым. Уфада хәрби әзерлек узган көннәр хәтеремдә нык уелып калган. Аннан безне Ленинградта укыттылар, арытаба Финляндиягә җибәрделәр. Ләкин без укып әзер булуга, фин сугышы тәмамланды. Мин Ригадагы хәрби училищега укырга кереп калдым. Менә шунда Бөек Ватан сугышы башланды да инде.

— Даян Баянович, Сез сугыш башланган иң беренче сәгатьләрне үз күзләрегез белән күргәнсез. Тетрәндергеч мизгелләр хәтерегездән чыкмый торгандыр?

— 20 июньдә взвод командиры Харченко безгә 21-22 июньнәрдә сугыш башланачагын әйтте. Без барыбыз да бер мәлгә югалып калдык. Ике немец коммунисты, чик аша чыгып, фашистларның Советлар Союзына һөҗүм итәчәген әйткән булган икән. 21 июньдә төне буе без тулы хәрби әзерлек белән окоплар янында басып тордык, беркем дә күзен йоммады, һәр кыштырдауга колак салдык. Һәм кинәт күктә самолет гөрелтесе ишетелде... Алар, карчыга сыман, Киевка, Мәскәүгә һәм Ленинградка юл алды. Иртәнге сәгать 6да безнең өскә танклар килә башлады. Бу куркыныч мизгелләр  әле дә сискәндерә мине: самолетлар үкерә, танклар гөрелди, пулялар сызгыра, яралылар ыңгыраша.

Без көн буе оборонада тордык, бик күп сугышчыларны югалттык, көчләр тигез түгел иде шул. Гитлерчыларны туктатырлык түгел иде, алар безне сытып, таптап, алга узды. Без дошман тылында торып калдык. Менә миңа дошман пулясы килеп тиде, һушымны югалтып егылдым. Мине ике солдатның, плащ-палаткага салып, каядыр өстерәп алып киткәнен сизеп калдым. Болай итеп без әллә кая китә алмаячагыбызны, фашистлар кулына эләгәчәгебезне яхшы аңладым. Һәм алардан мине калдырып китүләрен үтендем. Алар мине канау янына яшереп куйды. Анда күпме ятканымны белмим, соңыннан бер латыш кешесе, мине табып алып, больницага озаткан. Беренче тапкыр Газраил  яныма әнә шулай килде. Әгәр дә теге латыш булмаса, мин сугышның беренче көннәрендә үк канауда үлеп калган булыр идем.

— Даян абый, партизанлык юлы ничек башланды, Сез ни рәвешле  отрядка барып кушылдыгыз?

— Бераз терелгәч, мин  үз армиямне эзләп китәргә булдым һәм “Ватан өчен” дигән партизаннар төркеменә эләктем, шунда торып калдым. Мине разведка взводы командиры итеп билгеләделәр. Һәм без фашист тылында партизаннар сугышын җәелдердек. Фашистның танау төбендә иң кыю диверсион гамәлләр кылынды. Гитлер армиясенең кораллары, аэродромнары, корал складлары, күперләр һәм юллар шартлап, тузаны күккә очты. Менә шунда мин икенче тапкыр яраландым. Мине Горький госпиталенә дәваланырга салдылар.

Сәламәтләнеп чыккач, мине Украинадагы дошман тылына җибәрделәр. Монда да партизаннар хәрәкәте көчәеп китте. Аннан Мәскәүгә разведчиклар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Соңыннан мин Молдавиягә эләктем һәм Молотов исемендәге яңа партизан отрядын оештырдым. Безнең отряд Карпатта тагын да ныграк ярсып, ерткычланган фашистлар белән канлы көрәшкә ташланды.

1944 елда партизаннар отряды алдына катлаулырак бурыч куелды. Мине башта штаб начальнигы, аннан соң Ян Жижка исемендәге данлыклы партизаннар бригадасының командиры итеп билгеләделәр. Безнең 700 партизан фашистларга көн дә, төн дә күрсәтмәде ул чакларда.

Ләкин анда Газраил, кабат яныма килеп, күзләремә туры карады. Без мәкер корбаны була яздык. Гитлерчылар безнең арага үз кешеләрен керткән. Менә шулай итеп Дворжек исемле дошман безнең арага килеп сыенган булган. Ул безгә, имеш тә, Прагада безнең белән ЦК вәкиле очрашырга ниятли, дип белдерде. Күңелдә икеләнүләр булса да, без Ян Ушьяков һәм тагын да берничә кеше белән бу очрашуга киттек. Көзге эңгер-меңгер иде. Күрәм: каршымда, кулын сузып, озын гәүдәле кеше тора, мин —ЦКдан, ди. Ә аның артында — немең автоматчылары. Тиз генә автоматны алдым да чаптым, алар минем аякларыма атып калды. Немецлар мине тереләй алырга тели иде.  Ике аягыма да пуля тиде. Алда — биек яр, шарлавык. Шунда сикерми чарам калмады. Ярга чыгып булмый — аталар, агым мине түбән таба агызып алып китте. Соңгы көч белән судан сөйрәлеп чыгып, урманчы йортына барып керә алдым.

Бу вакытта безнең штабны гитлерчылар шартлаткан иде инде. Партизаннарны һәр йорттан эзәрлекләү башланды. Урманчылар, минем яраларымны бәйләп, ташландык аю өненә күтәреп илтеп куйды. Өн янында иснәнеп йөргән фашист этләре, бәхеткә, эзне таба алмады. Ачудан гитлерчылар, шунда булмагае, дип уйлап, 15 метр ераклыктагы эскертне ут төртеп яндырды. Бу юлы да Газраил мине үзенә буйсындыра алмады.

Аякларым яралы килеш аю өнендә дүрт көн яттым. Бик эчәсе килгәндә өн янындагы карны ялый идем. Берзаман аякларым гөбе кебек шеште, авыртуга чыдарлык түгел. Кыр сумкасыннан компосны алып ватып, пыяла ярчыгы белән эренле яраны кисеп җибәрдем, шаулап канлы эрен китте. Һәм шул вакытта аңымны җуйганмын “Пан капитан! Пан капитан!” — дигәнгә күзләремне ачсам, янәшәдә яшәүчеләр өйләренә алып кайтып, яраларымны юып, фашистлардан мине сарайдагы кар базына яшергәннәр.

— Шулкадәр авыр кичерешләрдән соң Сез ничек тагын да сугышырга көч таптыгыз?

— Бездә, совет солдатларында, патриотлык хисе ташып тора иде. Без немец аяк астында, оккупацияләнгән җирләрдә гитлерчыларның халыкны  вәхшиләрчә таптаганын үз күзләребез белән күрдек. Безнең якыннарыбызга да немец пычрак кулын сузмасын, дип, җан көченә тырыштык. Үлемне җиңәргә дә әнә шул көч булышкандыр. Бераз рәтләнгәч, мин гитлерчыларга каршы көрәшергә тагын да зуррак көч тулышуны сиздем.

— Сезне Гитлер үзенең шәхси дошманы дип игълан иткән диләр?

— Румыния һәм Венгрия чигендә канкойгыч сугышлар бара иде. Фюрер үзе басып алган илләрдә немец солдатлары күпләп кырылуына шакката. Моны аңлау өчен Гитлер үзе Прагага килгән. Бөтен кешене җыеп, отчет таләп иткән. Аңа безнең отрядның кыю, актив эшчәнлек алып баруы турында сөйләгәннәр. Гитлер ярты миллионлы немец армиясен куркуда тоткан “Кара генерал”ның (кара сакал йөрткәнем өчен мине шулай атаганнар) башы өчен 3 миллион рейхсмарка вәгъдә иткән. Мине тоту өчен гестапо армияне генә түгел, оккупацияләнгән территориядәге барлык халыкны җәлеп итмәкче булганнар. Моравиядә, Чехиядә, Словакиядә  самолетлардан минем сурәт төшерелгән меңләгән листовка ташладылар. Ләкин халык ул акчаларга мине сатмады. Партизан отрядын коткару өчен безне Чехословакия чигеннән чыгарып торганнар иде. Гитлерчылар партизаннар отряды урнашкан авылны җир белән тигезләгән һәм “Кара генерал”ның бандасын юк иттек, дип уйлаганнар. Ләкин бу шатлыклары озакка бармады. Безнең отряд фашистның борын төбеннән танк армиясе командующие генерал Мюллерның үзен тотып алуга иреште. Без, Мюллерның гомерен сакларга вәгъдә итеп, аңардан шәхси сорау алдык һәм кыйммәтле мәгълүматларга ия булдык. Безнең отряд генерал Власовны тоту буенча да уңышлы операция үткәрде. Әнә шулай итеп, партизаннар отряды фашистларны дер калтыратып тотты. Безнең бригада  хәрби техникасы белән 68 эшелонны, меңнәрчә фашистны, 86 стратегик мөһим күперне юкка чыгарды.

— Даян абый, Сез үткән сугыш юлы каһарманлык җыры кебек.  Андый җырларда данланган баһадирларның мәхәббәте дә үзенчәлекле була.

— Берзаман без урманда яраланган радистканы таптык. Ул Настя исемле иде, фамилиясе — Ермакова. Ә терелгәч, ул безнең отрядка хезмәт итәргә килде. Сугыштан соң без Анастасия белән гаилә кордык һәм Башкортстанга кайттык. Ходай безгә ярты гасыр буе бер-беребезне хөрмәтләп яшәргә насыйп итте, Игорь исемле ул тәрбияләп үстердек. 1994 елда хәләл җефетем вафат булды. Шуннан башлап мин оныкларым хәстәрендә гомер итәм.

— Сугыштан соңгы елларыгыз хәтер сандыгында ниләр саклый?

— Укытучы һөнәрен яраткач, байтак еллар үземнең туган районда мәгариф бүлегендә эшләдем, соңыннан юрист белгечлеге алдым, озак еллар хокук саклау органнарында эшләргә туры килде, следователь, БАССРның эчке эшләр министры урынбасары, Интернациональ дуслык музее директоры булуым хакында беләләр инде.  Фидакарь хезмәтемне күрделәр, лаеклы бәяләделәр. Гомерем буе үзебез яулап алган һәр тыныч көннең кадерен белергә тырыштым.  Яшьләргә дә теләгем шул: яшь чакта белем алсыннар, хезмәт тәмен белеп яшәсеннәр, заманның төрле бозык агымнарына эләгергә тырышмасыннар иде.

— Даян Баянович, Башкортстанның каһарман улы булу белән бергә, Сез бит чехиянең дә милли герое. Чехлар белән аралашасызмы?

— Минем анда дусларым бик күп булды, озак еллар хатлаштык. Җиңүнең 65 еллыгына мине Чехиягә чакырып хөрмәт иттеләр. Чехлар мине үзләренең каһарманы итеп, зурлап тора.  Мин алар бүләк иткән Алтын йолдызны бик кадерләп саклыйм.

— Даян абый, менә тагын Җиңү бәйрәме якынлаша. Замандашларыгызга нинди теләктә каласыз?

— Мин һәр Җиңү бәйрәмен зур дулкынлану белән каршы алам. Замандашларымның сафы сирәгәеп бара инде. Ходайдан ныклы тазалык кына сорыйм.  Сез килгәч, менә башымнан үткән вакыйгалар кабат искә төште. Яныма журналистлар, укучылар күп килә. Алар белән очрашып, узган данлы елларны тагын да бер кат күңелемнән кичерәм. Минем турыда күп яздылар, китаплар да чыкты. Ләкин ул хисләрне яңарту да кирәктер. Килеп, минем тормышым, хәл-әхвәлләрем, уй-хисләрем, фикерләрем, кичерешләрем белән кызыксынган өчен рәхмәт сезгә. “Кызыл таң” гәзитен укып барам, заманны борчыган мәсьәләләрне кыю яктырта ул, һәрчак шундый булыгыз! Барысын да Бөек Җиңү бәйрәме белән ихлас котлыйм! Күкләр һәрчак аяз, күңелләр көр булсын, туганкайларым, имин яшәгез!

Ләйсән КӘШФИЕВА әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»